Логотип «Мәйдан» журналы

Син кайда идең?.. (чын хикәят)

Нәрсә бу? Нинди халәт диңгезендә йөзә Сәвия?!

Ул үзен танымады. Инде 70 яшен тутырып килгән, күптәннән икеләтә әби булган Сәвия, бию көе ишетсә биеде, җыр сузсалар кушылып җырлады.
Күптән, бик күптән аның белән мондый хәлнең булганы юк иде. Күңеле кузгалу сәбәбен гомер сәхифәләрен күңеленнән үткәреп эзләргә тырышып карады.
...Бу туган көнендә дә, һәрвакыттагыча, онытмаганнар, якын иткәннәр килер әле диеп, тыйнак кына чәй өстәле әзерләде. ("Мәй"ле чәй өстәлләрен ул, гомумән, өнәмәде. Моңа әллә инде иренең эчемлек яратуы сәбәп булды.) Күптәннән сакланган гадәт буенча, Сәвиянең көтеп торуын сизенеп, бергә эшләгән, бер эш диеп янып йөргән ахирләре килеп төште. Өстәл артында дусларының сүз бәйләмнәре тезелеп кенә барды. Кечкенә радиодан агылган көйгә ияреп биеделәр дә. Чү... Җыр. Ул һәрвакытта җыр сүзләренә игътибарлы булды. Әллә инде "бердәнберем" диеп йөргән кешесе аның хисләрен таптап үткәнгә.
Сәвия акрын гына җыр башлады. Тавышы моңлы иде әле, яшь вакытта сәхнәләрдә күмәк җырларда катнашты ул, ә аулак өйләрдә кулыннан гармун төшмәде: башлаучы да, оештыручы да булды. Бүген дә Сәвия күңеленең шундый күтәренке халәттә булуына бары тик шул җыр гына, искә төшеп күңелен пешергән яшьлек истәлекләре генә гаепле. Дуслары таралышып беткәч, табын артында җырлаган һәр җырны барлап, исенә төшереп озак утырды: "Яшь гомер", "Рамай", "Шахта", "Син кайда идең?" ...Әһә, менә бит кайсысы. "Син кайда идең?" Иң яраткан көем, дип, Сәкинә дусты сузды бу җырны. Сәвия күңелен болай җилкендерермен дип түгел, яратканга гына җырлады лабаса. Үзе дә сизмичә, Сәвиянең күңелен актарып атты. Бу хәл турында беркемгә дә сөйләгәне булмады аның. Ә уйларында әлеге очракны еш яңартты...
...Ире белән тормыш дигәннәре барып чыкмагач, Сәвия, ике баласын ияртеп, туган якларына юл тотты. Сайлаган һөнәре — укытучы, һәр җирдә дә кирәкле һөнәр — туган авылыннан ерак та түгел бер авылга эшкә билгеләделәр. Өй дә бирделәр... Сәвиянең күз алдына тыйнак кына җыештырылган ике бүлмәле авыл өе килеп басты.
Ике сабые да изрәп йоклый, Сәвия дәресләргә әзерләнеп утыра. Шулчак ишекне шыгырдатып ачып, бусагада мәһабәт гәүдәле әзмәвердәй ир пәйда булды. Ул, сүз сөйләп вакыт уздырырга теләмәгәндәй, ишек яңагына сөялеп, пышылдап диярлек моңлы җыр сузды:
Син кайда идең,
Кайларда йөрдең,
Ничек мин сине
Күрмәдем икән?..
Сәвия үзен ничек тотарга да белмәде. Йөзе бер агарып, бер кызарды булса кирәк. Карашын җыр иясенә күтәрергә дә куркып, тикшерә башлаган дәфтәрен әле ачты, әле япты.
Дөньялар гиздем,
Зур юллар кичтем,
Чакырды мине
Синең күзләрең...
Бер куплетка икенчесе ялганды. Җырчы ашыга иде, ахры: Сәвиягә башын күтәреп сүз әйтергә вакыт бирмәде. Ә хатынның коты алынган иде: ике бала атасы, хатыны Фидания иң якын, ышанычлы дустына әйләнеп бара. Ә бу төнге кунак, әнә, нәрсә ди, нинди җыр җырлый?! Юк-юк, моның булуы мөмкин түгел...
Тик сиңа гына
Җырлармын, диеп,
Мин йөрәгемдә
Бер җыр йөреттем...
Кара син аны, җырын да сайлый белгән бит! Тавышы да искиткеч, тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Ләкин юк, юк... һич аңламассың: авыл халкын көнләштереп яшәп яткан гаилә бит, югыйсә.
Бүген син минем
Каршыма килдең,
Мин дә бит сине
Эзләдем, дидең...
Җыр җырланып бетте, бүлмә эченә авыр тынлык эленде — бер яктан да ни кул, ни күз ишарәсе булмады. Сәвия бу тынлыкның сынау минуты икәнлеген яхшы аңлады. Ир көтә, күпме гомер ялгыз яшәүче, назга сусаган яшь хатынның сабыры сынар да, ак беләкләре белән аның муенына сарылыр, дип өмет итә иде. Төн караңгы, шаһитлар юк ич!..
...Ак беләкләр өстәлдән аерылмады, сарылмады — ир сүзсез генә ишек япты.
...Иртәгәсен, берни дә булмаган кебек, тормыш дәвам итте. Дусты Фиданиягә дә бу хакта берни сөйләмәде.
Авыл авыл инде — сак, шикчән. Сәвия гаиләсе дә игътибар үзәгендә булды. Беркөн аның ишеген кагучы ир хакында имеш-мимешләр йөрмәде түгел, йөрде. Ләкин Сәвия белән Фидания арасындагы дуслык ул гайбәт сүзләргә бирешмәде: бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә ике гаилә гел бергә иде. Фиданиянең өченче балага авырлы булуын да ире түгел, ә иң беренче булып Сәвия белде... Уйлары шунда җиткәч, Сәвия авыр көрсенеп куйды: дустын мәңгелеккә югалтты бит ул. Яңа туган сабый да, әнисеннән соң озак та тормыйча, гүр иясе булды.
Бу югалту әзмәвердәй ирне көянтә итеп бөкте. Фидания кайгысын бераз оныту теләге белән, юк, алай гына түгел, иргә бераз уйларга вакыт биреп, Сәвия дә туган якларына юл тотты. Әти-әни янында озак иркәләнергә туры килмәде аңа. Ирнең ашыгыч өйләнүе турындагы хәбәр таш итте хатынны: "Ничек шулай тиз оныта алган?!" — Сәвия күкрәгендәге яшерен өмет җепселенең шартлап өзелүен тойды. Фиданиянең мәрхүменә кырык көн дигәндә, никах та укылды.
Туй... Әйе, түрдә мәһабәт ир белән балдызы янәшә утырды. Хатынын һәм баласын югалту кайгысыннан бөгелгән ир әле тураерга да өлгермәгән иде. Фиданиянең туганнары бик тиз тоттылар. Балдызың, калдырма ялгызын, янәсе. Үз туганы балаларын ким-хур итмәс, диештеләр алар. Ир, күңелендәге хисләренең колы булып, янә Сәвия янына килде. Ләкин соң  иде шул инде, Сәвия күңеленең бер почмагында көйрәгән яшерен күмер уты башка һич үрләмәслек булып сүнгән иде...
Ир китте, ачып чыккан ишеген япмый да китеп барды. Сәвия аның артыннан ишекне үзе, үз куллары белән япты. Шулчак, Ходай әмере булдымы, түр стенага беркетелгән, ике-өч көнгә бер генә телгә килүче нәзберек кара тәлинкә — радиоалгыч кабынды. Шытырдауларны күмеп, бер җыр яңгырады:
...Мин дә бит сине
Сагындым, дидең,
Кайларда йөрдең,
Син кайда идең?
Туган көнендә, әнә, шушы җыр янә хәтерен терелтте Сәвиянең, ничә еллардан соң күңелен кузгатты. Никтер, моңсу, бик моңсу иде...
 

Роза ХӘМИДУЛЛИНА

"Мәйдан" журналы архивыннан

 

Комментарийлар