Кара «Волга» асфальт юлдан төшүгә, тузан болыты туздырып бара башлады. Балчык өеп, өстенә комташ сипкән юлны «КрАЗ»лар, «БелАЗ»лар йөреп, буразна ясап бетергәннәр – юлның юл дияр җире калмаган иде.
– Нәрсә, Сәрдар Сәлимович, тагын бер җилләнеп алырга булдыгызмы? – диде шофер егет, юлдан күзен алмыйча гына.
Төзелеш начальнигы сүрән генә елмайгандай итте:
– Минем характерны беләсең ич. Каршы килеп булмады инде.
…Төзелешкә гомерен багышлаган Сәрдар Солтанов аның бөтен нечкәлекләрен белә. Эштәге һәр вакыйга, файдалануга тапшырылган һәр объект нәрсәсе беләндер аның хәтеренә сеңеп калды. Ул комсомолның удар төзелешенә ашкынган бер төркем яшьләр белән декабрьнең чатнама суык бер кичендә япан кырга – шәһәр буласы урынга килеп төшүләрен әле дә хәтерли.
Яңа гына утыз яшен тутырган җитәкченең кул астында – йөрәкләре энтузиазм белән тулы яшьләр. Ник бер зарланган, авырлыклардан куркып шыңшыган кеше булсын?! Аның җитәкчелегендә илдә иң зурларның да зурысы саналган комбинат төзелде, күркәм шәһәр салынды. Аңа бу каланың һәр йорты таныш, һәр ташы якын… Һай, бу гомер дигәнең, ни арада утыз ел үтеп тә киткән. Ул монда шәһәрнең хөрмәтле кешесе исеменә лаек булды, депутат итеп сайланды, орден-медальләр алды. Кола яланда калыккан шәһәрнең беренче казыгын каккан кеше буларак, аны монда һәркем белә. Аның белән беренче секретарь үзе дә ике куллап күрешә. Кыскасы, Сәрдар Солтанов Идел ярында урнашкан бу шәһәрдә тулысынча утрак тормышка күчкән иде инде.
Буш вакытларында балыкка йөрде, бакчасында мәш килде. Ә әдәби һәм тарихи китаплар – аның күптәнге хоббие. Уйласаң, алтмыш яшен тутырган кешегә тагын ни кирәк? Ләкин тормыш бер урында гына тормый, алга бара.
Соңгы вакытта илдә азык-төлек программасына кагылышлы байтак кына үзгәрешләр барлыкка килде. Тора-бара республикада ашлама заводы салу ихтыяҗы килеп туды. Сәрдар Солтановны боларның барысы да читләтеп үтәр сыман иде. Ләкин ул уйлаганча килеп чыкмады. Көтмәгәндә аны Мәскәүгә чакыртып алдылар. Солтанов – мондый чакыруларга күнеккән кеше. Егерме меңнән артык төзүчене берләштергән трест җитәкчесе буларак, аңа башкала юлын күп таптарга туры килде. План үтәлмәсә дә, артык чыгымнар китсә дә (нигә яшерергә, андый хәлләр дә була), Мәскәү аңлатма сорады. Сәрдар Солтановның чигә чәчләре юкка гына чалармаган. Шулай да ул бу юлы чакыруларының сәбәбен алдан ук чамалады. Өлкә комитеты секретаре бер килүендә аңа:
– Яңа төзелешкә җитәкче итеп без сезнең кандидатурага тукталдык, – дигән иде.
Мәскәү аны бу юлы җылы каршылады. Министр үзе дә кайчандыр бездә эшләп киткән кеше иде. Республика хәлләре белән кызыксынды.
– Сезнең уңышларны күзәтеп барам. Ни дисәң дә, унбер ел эшләгән җир, – дип, салпы якка салам кыстыргандай итте. Шуннан соң гына төп мәсьәләгә күчте.
– Яшьләр бар, алар барсын, Алексей Петрович, – диде Сәрдар Солтанов аңа каршы. – Картаела. Күрәсез ич: чәчләр генә түгел, сакал-мыек та чаларып бара.
– Сакал-мыек чалару аксакаллык билгесе ич, Сәрдар Сәлимович, – диде министр, әңгәмәдәшенең күзләренә туры карап. – Яшьләрне йөгертерсең. Без сиңа моннан производство буенча урынбасар гына тәгаенлибез. Әфганстанда эшләп кайткан тәҗрибәле иптәш. Калганын үзең сайлап куярсың.
Сәрдар Солтановның каратут йөзендә бер үзгәреш тә сизелмәде. Министр аңа урынбасар булып киләсе кешенең исем-фамилиясен атагач кына, үз колакларына үзе ышанмагандай кабат сорады.
– Гамбәр Гыйзделович Сираҗиев. Безнең министрлык кешесе. Әйбәт рекомендацияле иптәш, – диде министр тагын бер тапкыр.
«Шайтан алгыры, шул үзе», – дип уйлады Сәрдар Солтанов, таныш фамилияне ишеткәч. Каян килеп чыгасы иткән! Шул Әфганстанда гына эшләсә булмаганмы? Теге вакытта да, башбаштакланып, ул аның канына байтак тоз салган иде. Инде шул гына җитмәгән… Производство буенча урынбасар ул уен эш түгел. Оешма исеменнән китә торган кәгазьләргә кул куя торган кешенең берсе.
Әмма министрга ризалык бирелгән, кире чигенергә урын калмаган иде.
…Төзелеш начальнигы, беркавым үз уйларына чумып барганнан соң, фикерен дәвам итте:
– Үзәк Комитет авыл хуҗалыгына игътибарны арттырып дөрес эшләде. Уйласаң, ни өчен чит илдә гектарыннан алтмыш-җитмеш центнер уңыш алалар да, ни өчен бездә шуның яртысы белән генә калалар? Ә бит җирне барыбер эшкәртәсең, күпме тир түгәсең. Нәтиҗәсе син көткәнчә булмый. Сәбәбе шул ашламага бәйле, минемчә, ашламага.
Әхмәт менә ничә ел инде Сәрдар Солтановны йөртә. Эчкерсез һәм кешелекле. Ул, кайчан карама, машинасы тирәсендә кайнаша. Нинди генә яңгырлы, пычрак көн булмасын, «Волга»сы һәрчак көзге кебек ялт итеп тора. Начальнигы да кайчагында аның сүзләренә колак сала.
– Ашлаган җир аш бирә, дөрес анысы. Тик безнең бабайлар гомер-гомергә тирес белән эш иткәннәр шул, Сәрдар Сәлимович, химикатлар белән түгел.
Һе, алар яшәгән чорда фән алга киткән булсамы?
Шофер егет, кайнарланып, фикерен расларга тотынды:
– Әнә, мисал эзләп ерак барасы да түгел. Корткычларга каршы көрәшәбез, мул уңыш үстерәбез дип, самолеттан химикат сиптерәләр дә, бар табигатьне корытып китәләр. Алардан соң ник бер тургай сайрасын да, ник бер тартай кычкырсын.
– Анысы инде чаманы белмәү бәласе. Артыкка китсә, майлы калҗа да маемлата.
– Юк инде, Сәрдар Сәлимович, химия химия инде ул, тирес түгел.
Төзелеш начальнигы дәшмәде. «Тормышта кешенең үз фикере бар икән, әйдә, үзенчә уйлый бирсен, замана җиле барыбер үзенекен итә», – дип уйлады ул күңеленнән генә.
Завод төзү хәбәре Әхмәтне чынлап торып хафага салган иде ахры:
– Сәрдар Сәлимович, нишләп соң әле ул ашлама заводын да безнең республикада саласы иттеләр? Нефть эзләп болай да ничаклы җирне бозып бетерделәр. Шәһәр өстенә шәһәр салынды. Бәрәңге утыртырга кишәрлек тә калмый болай булса.
– Менә шул сөрү җире кимегәнгә күрә дә, аның уңдырышлылыгын арттырырга кирәк инде, Әхмәт энем.
– Юк инде, Сәрдар Сәлимович, ни генә дисәгез дә, химия химия инде ул, тирес түгел.
Төзелеш начальнигы сизелер-сизелмәс кенә көлемсерәп куйды:
– Ничә ел шәһәрдә яшәсәң дә, барыбер авыл кешесе булып калгансың икән син, Әхмәт энем.
– Җирнең астын өскә китереп, ермачлап бетерсәләр, сезнең өчен барыбермени, Сәрдар Сәлимович? Безне туендырган, киендергән Җир-анабызны рәнҗетсәләр, сезнең аз гына да күңелегез рәнҗемиме?
– Сугыш корбаннарсыз гына булмый инде.
Әхмәт ачу белән тизлекне арттырды. Тәгәрмәч астыннан күтәрелгән тузан болыты тагын да ныграк куерды. Көн җилсез булганга, ул ерак китә алмады, юл кырыенда үскән арыш башакларына килеп сарылды. Алар болай да тузанга батырып алган кебек иде. Башаклар ихтыярсыздан башларын түбән иделәр. Әхмәт йөрәгендә купкан давылны никадәр генә тыярга тырышмасын, ул барыбер тышка бәреп чыкты:
– Шәһәр кешесе бервакытта да җир кадерен белмәде инде ул. Гомергә шул тимеренә ябышып ятты.
Сәрдар Солтанов үпкәләмәде, сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды.

* * *
Ашлама заводына урын сайлаганда, бөтен якларын исәпләп, проект институты тарафыннан берничә вариант тәкъдим ителде. Беренче вариантка: «Шишкин урманнарын кистермибез!», – дип, җирле халык каршы төште. Икенче урында гидрогеологик тикшерүләр күрсәткәнчә, җир асты сулары өстәрәк булып чыкты. Ахыр чиктә, ашлама заводы өчен поселок-шәһәрчектән унсигез чакрым ераклыкта урнашкан калкулык сайланды. Моннан өч ай элек республика җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә бу вариант һәркемгә ошады. Экологларга да бәйләнер урын калмады.
– Поселок бар. Торак өчен йортларны арендага алырбыз. Беренче чиратта, ашлама заводын төзергә кирәк, – диде заказ бирүче.
Илдә эреләндерү шаукымы кузгалганчы, район үзәге булган, XIX гасырда ук салынган химия заводлары әле дә эшләп торган бу шәһәрчектә баштагы чор өчен андый мөмкинлекләр бар иде. Шулай да, төзүчеләр үз таләпләрен алга сөрделәр.
– Безгә индустриаль база кирәк. Безгә измә ясый торган узел гына җитми, бетон заводы да кирәк. Туксан чакрымнан бетон ташып, завод төзеп булмый, – диделәр.
– Бу артык чыгымнар таләп итәчәк. Поселокта тимер-бетон заводы бар. Бәлки…
Сәрдар Солтанов ул заводның куәте белән үткән атнада ук танышкан иде, шуңа күрә:
– Ул үз хаҗәтләренә дә бетон әзерләп өлгертә алмый, – дип, заказчыны ярты сүздән бүлде. – Белгәнемчә, ул әле бөтенләй башка министрлыкка карый… Аннан соң безгә бетон заводы гына җитми, автомашиналар өчен гаражлар, механизмнар өчен мастерскойлар һәм тагын бик мөһим мәсьәлә: безгә бүгеннән үк су турында уйларга кирәк…
«Кирәкләр» бик күбәеп киткәч, киңәшмәдәгеләр шаулашып алдылар, кеткелдәп куючылар да табылды.
– Сәрдар Сәлимович, сез безгә күз ачып йомганчы барын да берьюлы эшләп могҗиза күрсәтмәкче буласызмы?
– Көлмәгез, иптәшләр, су – чыннан да, җитди мәсьәлә. Төзелеш мәйданында ачылачак ашханәгә су кирәкме? Кирәк! Савыт-саба юар өчен, суны авылдагы коедан ташып булмас бит инде. Измә ясар өчен дә, йөзләрчә кубометр су кирәк булачак. Ә бетон заводы төзесәк…
Шәһәр исемен йөрткән поселокта да техничка апалар яңгыр суы җыеп идән юалар. Кабатлап әйтәм, суүткәргеч трассага бүген үк тотынырга кирәк. Аннары мин, арендага йортлар алу мәслихәтрәк булыр, дигән фикер белән килешмим, иптәшләр. Безнең эштә диспропорция килеп чыкмасын өчен, завод корпуслары белән бергә киләчәктә, горурланып, шәһәр исемен йөртәчәк поселокта да күпкатлы йортлар калкырга тиеш. Инде килеп, республика җитәкчеләренә дә үтенечебез бар. Алар безгә әнә шул югарыда санап үтелгәннәрне башкарып чыгуда эшче көчләр белән ярдәм итсеннәр иде. Ул көчләр якын-тирә авыллардан булырмы, башка өлкәләрдәнме – анысы барыбер…
Завод буласы урында кырмыска оясына таяк тыкканнар диярсең. Бер якта җирнең уңдырышлы катламын кырдырып өяләр. Селитра цехы булачак урында экскаваторлар «җир кимерә». Алар янында тау-тау кызыл балчык өемнәре хасил булган. Экскаваторларның терсәкле торыклары кеше кулы кебек, бер бөгелә, бер турая, икенче караганда, нидер эзләгәндәй, җир астына «чума». Алар шулай дөнья яралганнан бирле төрән тирәнлегеннән артык беркем тимәгән җир катламын сандык кебек зур чүмечләре белән умырып алалар да, «КрАЗ»ларның, «БелАЗ»ларның чумандай дәү кузов-әрҗәләренә китереп салалар. Бульдозерлар җир кистергән җирдә заводның административ-көнкүреш бинасы калкырга тиеш…
Машинадан чыгуга, Сәрдар Солтановны берничә егет уратып алды.
– Начальник, ә, начальник, – дип башлады сүзен җирән чәчле егет, бигрәк тә «начальник» сүзенә басым ясап. – Урын-җир начар, ашатулары – ташка үлчим. Менә бүген дә әбәт вакыты җитте, ашарга китергән кеше юк. Ә сез, беренче чиратта, эшче халыкка шартлар тудырырга тиеш.
Солтанов сәгатенә карады. Сәгать унике тулып килә иде.
– Нәрсә, Вәгыйз Вәлиевич, әле һаман ашарга китермәделәрмени? – диде ул, көн ярыйсы ук эссе булса да, аягына резин итек кигән (күрәсең, ул әле генә котлован чокырыннан чыккан иде) прорабка мөрәҗәгать итеп.
– Юк шул, – диде бу хәлгә үзе дә аптыраган егет, кулларын як-якка җәеп. – Сәгать унда ук автобус җибәргән идем, югыйсә.
Ашханә өчен вагоннар әзерләп куйсалар да, төзелеш мәйданында су булмау сәбәпле, ул эшләп китә алмый тора. Ничарадан бичара дигәндәй, пешкән аш-суны әлегә, зур бидоннарга салып, поселоктан, савыт-саба юар өчен суны коедан ташыйлар иде. Шуңа күрә Сәрдар Солтановның беренче соравы су турында булды:
– Подземщикларның эшләре ничек анда?
Җир асты эшләрен башкару осталары, «времянка» гына булса да, артезиан коесыннан су торбалары сузып киләләр иде.
– Алны-ялны белми эшлиләр алар, Сәрдар Сәлимович. Җитәкчеләре торба салучыларын ике сменага күчерде.
Ул арада эшчеләр гозерләрен яудырырга тотындылар:
– Әбәт вакытында утырып домино уйнарга да урын юк.
– Кызыл почмак эшләми.
– Бераз гына түзегез, егетләр. Акрынлап барын да җайларбыз.
– Күпме түзәргә була?
– Ач кешенең ачуы яман…
– Ә минем, ашамагач, күз алларым караңгылана. Кешеләрне аермый башлыйм.
– Алай удар төзелеш булгач, талонга бирелә торган азык-төлекнең күләмен арттырсыннар!
«Талон» сүзен ишетүгә, Сәрдар Солтановның ихтыярсыздан теше сызлагандай була, йөрәген нидер чәнчеп ала. Уйласаң, адәм көлкесе бит, коммунизм төзергә хыялланган ил, Октябрь революциясенең 70 еллыгы якынлашып килгәндә, талонга калды. Әллә юри шулай эшлиләр, әллә илдә корткычлар тулып ята, белмәссең! Алланың каһәре төшкән нинди ил соң бу?! Аның икътисады койрыкта сөйрәлүенә берара татарларны гаепләделәр. Янәсе, «татарское иго» илнең үсешен тоткарлаган (татарлар килгәнче үзара яу чапкан вак-вак кенәзекләр берләшергә сәбәп булган дип әйтү юк). Берара илгә бәреп кергән немецларны сүктеләр. Әйе, монысында күпмедер дәрәҗәдә хаклык бар барын.
Әмма бит җиңелгән Германия җиде-сигез ел эчендә дөньяның иң алдынгы илләре рәтенә басты. Ә без һаман кемнедер гаеплибез, дошман эзлибез, яктылык дип, янган учакка омтылган күбәләктәй, кирәк-кирәкмәгән сугышларга барып керәбез. Ил халкының тормышын яхшыртасы байлык җилгә оча.
– Мин бетонщик түгел, мин сварщик! – диде җирән чәч, тагын телгә килеп. – Миңа һөнәрем буенча эш бирсеннәр.
Сөйләшүләренә караганда, оргнабор җибәргән халык бик чуар иде. Араларында эленке-салынкы гына эшләүчеләр дә, саескан кебек бер төзелештән икенчесенә «сикереп» йөрүчеләр дә бардыр. Кырык ата баласында кырык төрле холык: алар арасында сугыш чукмарлары да, хулиганнар да очрый. Солтанов – гомере буе төзелештә эшләгән кеше. Белә: килүчеләрнең күбесе (бигрәк тә авылныкылар) – хезмәт сөючән, тырыш кешеләр. Юкка-барга бугаз киереп йөрмиләр, эшлиләр дә эшлиләр. Аларны күрә белергә генә кирәк.
Сәрдар Солтанов, штабка керүгә, өстенә энәдән-җептән чыккан костюм кигән, кар кебек ак күлмәгенә килешле генә галстук таккан кешегә игътибар итте, һәм… кинәт аның тәне эсселе-суыклы булып китте. Бу пөхтә егет Гамбәр Гыйзделович Сираҗиев иде.
Төзелеш начальнигы аны болай ук тиз килеп җитәр дип уйламаган иде. Шулай да хисләрен «йөгәнләп» өлгерде. Сираҗиев иске дуслар сыман үзе килеп күреште.
– Исәнмесез, Сәрдар Сәлимович! Менә туган як тартты. Кайттым әле. Югыйсә, Иранга атом электр станциясе төзергә җибәрмәкчеләр иде, – диде ул, ачылып.
Ә, асылда, Сираҗиевның зам гына түгел, сам буласы килә. Номенклатурный хезмәткәр буларак, ул шуңа өметләнгән иде. Бу вазифага ул эченнән сыкрап кына ризалашты. Шулай да министрга үпкәсен сиздермәде. Ярар, зам икән зам инде. Әлегә… Калганын тормыш үзе күрсәтер. Сәрдар Солтановның пенсия яшендә икәнен ул яхшы белә иде.
– Нигә хәбәр итмәдегез? Машина җибәргән булыр идек, – диде Солтанов. – Безнең диспетчер машинасы тәүлек буе дежур тора.
– Кайгыртуыгыз өчен рәхмәт! Кичә кич мине аэропорттан поселокка партия өлкә комитетының промышленность бүлеге мөдире алып килде. Кунакханәгә дә аның белән бер бүлмәгә урнаштык. Шулай булгач, сезне борчымадым инде.
«Эредән сиптерә» дип уйлады Сәрдар Солтанов күңеленнән генә. Һаман шул һавалануын, тәкәбберлеген югалтмаган. Теге вакытта да дәүләт акчасына дача салдырган өчен янган иде. Дөресрәге, яна язып калган иде. Дачасын алдылар да шелтә белдерделәр һәм… номенклатурный работник бит, тагын да югарырак эшкә күчерделәр. Чара күрделәр, янәсе…

* * *
Төзүчеләр иртән поселоктагы диспетчерлык пунктына җыела. Алар килгәндә, баш механик, калын кашларын сикертә-сикертә, диспетчер кызга мәзәк сөйләп утыра. Механизатор егетләр аны вагоннан «суырып» чыгаралар да, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, кирәкле детальне дауларга тотыналар.
– Архип Салахиевич, миңа яңа золотник кирәк.
– Архип Салахиевич, агрегатның датчигы начар эшли, электрик җибәрегез әле.
– Архип Салахиевич.
Мыеклы механик, чүмәлә кадәр гәүдәсен әле бер якка, әле икенче якка борып, аларны тыңлый. Ул механизаторлар әйткәннең барысын да хәтерләп тә бетерми торгандыр, шулай да, чыраена эшлекле кыяфәт чыгарып, тегесенә дә монысына да:
– Ярар! Ярар! – дип вәгъдә биреп кала. Гәрчә «вәгъдә – иман!» дисәләр дә, икенче көнне тагын шул ук хәл кабатлана.
Вахта машинасында бару – үзе бер тамаша. Беренче рәттә утырган бригадир Костя белән Фәнис кызып-кызып футбол турында гәпләшә.
– Әнә голландиялеләр, бәләкәй генә ил булса да, чемпион булдылар,-ди Фәнис.
– Чөнки аларның капитаны Круи тотальный уен күрсәтте, – ди Костя, алар өчен горурланып.
– Бразилия рәттән өч тапкыр чемпион булды.
– Ә безнекеләр? – дип сорау куя үзе дә кайчандыр туп типкән Анатолий.
– Безнекеләрме?!
Әйтерсең, янган учакка лаканы белән салкын су сиптеләр. Тантаналы кыяфәт мизгел эчендә мыскыллы төс ала:
– Безнекеләр футбол уйный белми. Бер чит ил журналистыннан: «Безнең футболчылар ничек уйный?» – дип сораганнар икән, ә ул, мыек астыннан гына елмаеп: «Сезнең футболчылар да әйбәт йөгерә», – дип җавап биргән, ди.
– Дөрес әйткән. Безнекеләр футбол кыры буйлап йөгерәләр, ә уйный белмиләр.
Оттырсак, сәбәбен ачыклыйсы урында хөкемдарларны гаеплиләр.
Көләргә яратучыларга да сәбәп табыла. Бара-бара мотор гөрелтесенә оеп киткәннәрне борынына чиртеп уяталар.
– Әй, Сәлахетдин, төнлә йоклатмыйлармы әллә сине?
Тегесе дә югалып калмый, кирәгенчә җавап бирә:
– Гаилә зур бит, малай, эшлим.
Кайберләре, почмакка кача-поса гына, кәрт уйныйлар. Алда утыручыларга аларның сүзе өзек-өзек кенә булып ишетелә.
– Тапты нәрсә куярга! – ди берсе, кулдашына ачуланып. – Җиңелрәген бир!
– Күрмим бит!
– Күрмәсәң, күзлек ки!
Ачулы тавыш аларны кисәтә:
– Ну-у, алай сөйләшеп уйнагач, булмый инде ул.
Берсе күршесенең кәртен карарга дип үрелде, ахры, икенчесе, корт чаккандай, автобус яңгыратып кычкырып җибәрде:
– Мин синекен карамыйм бит, нәрсә минем кәрт өстенә ятасың?!
Адым саен оттырып барган ир, ачуыннан (әйтерсең аның уйный белмәвенә Татарстан радиосы гаепле!), талгын гына иртәнге концерт тыңлап барган шоферга аты-юлы белән кычкырды:
– Выключай! Ну его…
Автобус шоферы «әйдә, бу бәндәнең күңеле булсын инде» дигәндер, транзисторының тавышын кысты, аннары сүндереп үк куйды. Аның бу гамәлен өнәмәүчеләр:
– Давай кабыз!
– Без башкаларның музыкасын тәүлегенә җитмеш сигез сәгать тыңлыйбыз! – дип шауларга тотындылар.
Бу хәлгә Алмазның җен ачулары чыкты. Без башка халыкларның музыкасын авырыксынмыйча тыңлыйбыз. Ә кемдер безнең ярты сәгатьлек концертны да күпсенә. Ул кискен генә урыныннан күтәрелде дә, шоферга дәште:
– Мөнир! Ну-ка, радионың тавышын тулы куәтенә ач әле. Күрмисеңмени, механизаторларның күбесе мөкиббән китеп концерт тыңлап бара.
Алмаз вазифасы буенча вахта машинасында өлкән кеше. Автобус шоферы кабат транзисторын кабызды.
Икенче автобуста бер атна эшләп, бер атна ял итүче Гүзәл Кала механизаторлары бара. Бүген смена алышынган көн. Дөнья хәлләре, атна эчендә булган яңалыклар турында гәпләшәләр. Шукланырга, көтмәгәндә берәр «этлек» эшләп иптәшләрен көлдерергә яратучы Рәшитнең бүген су капкандай дәшми баруын күргәч, Исмәгыйль башкаларга күз кысып сорап куя:
– Әй, Рәшит, нишләп сөйләшмисең әле син бүген? Сөмсерең коелган. Авырыйсыңмы әллә?
Бульдозерчы егет, ачуташ капкандай, чыраен сытып, башын кискен генә бер якка кыйшайтып ала. Сөйләп торудан ни мәгънә дигән кыяфәттә кулын селтәп куя. Шулай да мишәр акценты белән телгә килә:
– Авырмас ереңнән авырырсың монда!
Исмәгыйль һаман төпченә:
– Нәрсә булды соң ул кадәр?
Рәшит кесәсеннән бөкләнеп беткән кәгазь кисәге чыгара.
– Менә бу хьатны кайсыгыз язды, хьайваннар? Шоның аркасында хатын атна буе мине талады.
Исмәгыйль тагын телгә килә:
– Ә нигә соң син аны хатыныңның кулына тоттырдың?
– Кем тоттыргьан? Үзе тапкьан. Ял көнне шулай спецовканы кидем дә, хьатын белән бакцага киттек. Берзаман минем тешем сызлый башлады ведь. Бакца үеннән цыгып килүче хатынга кыцкырдым инде. Хьәлимә, үләм, мин әйтәм, теш сызлагьанга цыдар хьал юк. Спецовка кесәсендә анальгин бар идее, шоны алып бир әле, зинһар, дим. Ә ул спецовка кесәсеннән шоны тапкан да укыган. Берзаман бармагьы белән генә мине чакьыра бу. «Рәшит, кил әле, кил», – дир. «Хьазер анальгин бирәм мин сиңа», – ди. Мин әле эшнең нәрсәдә икәнен белмим ведь. «Нәрсәгә исең китте анда шулчаклы», – дип киттем хьатын янына. Ә ул: «Әйтәм аны командировкага барырга атлыгып торасың, хьайван! Кем хьатыбу, ә? Кем хьаты?! – дип кулындагы кәгазен минем борын төбендә селкергә тотынды. «Син нәрсә сүлисең? Саташасыңмы әллә?» – дип, хьатын кулындагы кәгазьне укый башлагьан идем, үзем дә телсез калдым. Ә ул минем исемгә атап, әле етмәсә, шондый килештереп язылгьан мәхәббәт хаты булып цыкты. Вона ведь нәрсәләр язгьан мында…
Рәшит кулындагы кәгазен җәеп җибәрде дә, укырга тотынды:
– «Бер атна киләсең дә бер атна югаласың. Кая йөрисеңдер. Киләсе атнага өйләнешәбез дигәч, мин авылдагы туганнарга хәбәр биргән идем. Хәзер нишләргә дә белмим инде. Нигә шулай алдарга…» Фәлән-фәсмәтән… Кьалгьанын укьып тормыйм. Егетләр шашып сөйгән кызына да шулкьадәр язмас.
– Ну, анальгин бирдеме соң хатының?
– Әһә, бирде! Тот! Ул дулый башлагач, теш сызлавы да онытылды. «Син анда теләсә нинди хьатыннар белән себерелеп йөрисең, бар врачлардан чирле түгеллегеңә справка алып кьайт», – дип янына яткырмады. Атна буе иске диванда аунадым.
Егетләр автобусны дер селкетеп шаркылдадылар. Рәшит кулындагы кәгазен ачу белән һавада селкеп алды.
– Йә, әйтегез, кьайсыгызның эше бу?!
Егетләр, без бернәрсә дә белмибез, дигән кыяфәттә, иңбашларын сикертеп куйдылар. Рәшитнең йодрыгы тагын һаваны айкап узды:
– Ну белсәмме!..
Исмәгыйль, кызыксынган булып, Рәшит кулындагы кәгазьгә үрелә. Үзе сизелер-сизелмәс кенә елмая.
– Юк, малай, бу тигез, матур почерк белән язылган. Чыннан да, кызлар кулына охшаган.
Рәшит көйдергеч карашы белән Исмәгыйльгә күзен сирпеп ала.
– Син дә шул хатын-кыз сүзен сүләмә әле, пажалысты, яме! Тыцканга үлем, мацыга көлке, ди. Сезгә шул авыз ерыргьа сәбәп кенә булсын. Вона минем урында булсагьыз нишләр идегез микән?
Һәм ул бала башы кадәр йодырыгын тагын һавада селкеп алды:
– Ну, танысаммы?.. Ну белсәмме!..

* * *
Урта мәктәптә укыган чагында ук инде шофер һөнәренә өйрәнгән Айдар эшкә урнашып йөри иде…
Кадрлар бүлегеннән кәгазьләр күтәреп чыгып килгәндә, аңа кәефләнеп алган өч егет очрады. Егетләр кемнедер көтәләр идеме, каядыр китәргә җыенганнар идеме, мотлак бер фикергә килә алмыйча таптанып торалар иде. (Ә асылда, алар идарәгә аванс яздырып алырга килгәннәр иде дә, баш бухгалтер урынында булмагач, акча мәсьәләсе хәл ителмәде.)
– Әй, егет, дипломат сатып аласыңмы? – диде уртада басып торучы тәбәнәге, кулындагы товарын Айдарга сузып. – Алты шешә аракы сыя!
Күләме турында ул ни өчендер тантана белән әйтте.
Әйтерсең, шушы бәләкәй генә дипломатка алты буханка ипи дә, алты килограмм шикәр дә түгел, нәкъ менә алты шешә сыйдыру искитәрлек нәрсә иде.
Аракы турында ишеткәч, Айдар йөзен чытты. Колхозда шофер булып эшләгәндә дә, ул аның белән мавыкмады. Салмыш кешеләрдән ераграк булырга тырышты.
– Ә нигә кирәк ул миңа? Мин эчмим бит.
Тәбәнәк буйлыга аның янында басып торган чандыры «ярдәмгә» килде:
– Син эчмәсәң, без эчәбез.
Айдар ул чагында җирән чәчлесенең Сучков, тәбәнәк буйлысының Жора, ә чандыр егетнең Тарзан кушаматлы Тәфкил икәнен каян белсен? Язмыш аларны (кирәк бит!) шул көнне үк «кавыштырды». Айдарны тулай торакта оргнабор юлламасы белән килгән Сучковлар белән бер бүлмәгә урнаштырдылар. Бүлмәдәш егетләр Тәфкилне Тарзан дип таныштыргач, Айдар эчтән генә көлеп куйды. Ни гәүдәсе, ни мускулы… Бу чандырның Тарзан дип әйтерлек нәрсәсе бардыр, шайтан белсен. Шул көлеп әйтсәләр генә инде. Сучков башкалардан тугыз-ун яшькә өлкәнрәк кеше, акча алган көнне сумка тутырып ашарына ала. Андый көнне, азык-төлек арасына «ияреп», берничә шешә аракы да кайта. Яхшатланып, бүлмәдәш егетләрне сыйларга тотына, шулай «бәйрәм» башлана. Айдар аларның еш кына кәефләнеп утыруларына эче пошып:
– Атна саен эчү туйдырмыймени сезне, егетләр? – дип тә карады. Үзенең эчүгә исе китмәгәч, ул башкалар да шулай булырга тиеш дип уйлый иде.
– Ә без төзүчеләр көнен генә билгеләп үтәбез ич, – диде Тәфкил шуны да белмисеңмени дигән кыяфәт белән.
Айдар бермәлгә ни әйтергә белми аптырап калды. Соң әле үткән айда гына булган иде бит төзүчеләрнең һөнәри бәйрәме. Эчкерсез егет шикләнеп кенә сорап куйды:
– Ә ул шулай ай саен буламыни?
Егетләр, бер-берсенә карашып, мәгънәле генә елмаештылар. Жора дигәне «ачыклык» кертүне кирәк тапты:
– Аена ике тапкыр: берсе аванс алгач, икенчесе – получка көнне.
Егетләр бу юлы елмаешып кына калмадылар, бүлмәне дер селкетеп шаркылдадылар. Айдар, үзенең «мокыт»лыгыннан бурлаттай кызарып, кызыл почмакка телевизор карарга кереп китте.

* * *
Төзүчеләр торба салуны, насослар өчен генә урын калдырып, яр буеннан ук диярлек башларга булдылар. Эшчеләргә җилдән-яңгырдан сакланырга, кием алыштырырга бытовка-вагончыклар китерелде. Аларның берсенә кыз-кыркын, икенчесенә ир-атлар урнашты. Тагылмалы арбаларга көйләнгән сварка агрегатлары, җир казу механизмнары, башка кирәк-яраклар… Япан кырда бәләкәй генә шәһәрчек хасил булды. Югарыдан караганда, ул дулкынланып утырган басу киңлегендә кечкенә генә утрауны хәтерләтә иде.
Бульдозерлар беренче булып эшкә тотынды. Аларның авыр пычагы туфракка килеп кергәндә, җирнең шифалы сутын суырып, үсемлекләргә яшәү көче биргән тамырлар шытырдап өзелә. Билчән, эт эчәгесе кебек үләннәрнең тамыры әрлән балчыгын да үтеп киткән. Әгәр траншея чокыры казылмаса, алар, һичшиксез, кабат үсеп китәрләр иде дә, тик бульдозерлардан соң эшкә керешкән экскаваторлар рәхимсез. Аларның сандык кебек дәү чүмече оңкылдап-шапылдап килеп төшкән саен, җир селкенеп, дерелдәп куя. Әллә нинди «уф!», «ух!» ка охшаган авазлар чыгара. Ул, әйтерсең, ыңгыраша һәм кемнәндер ярдәм сорап ялвара иде. Әмма Җир-ананың зарын тыңлаучы юк, һәркем үз эше белән мәшгуль. Торбаларга изоляция ясаучы кызлар, таң беленүгә, сумала эретергә көйләнгән тимер мичләренә ягып җибәрделәр. Егетләр, эретеп ябыштыру агрегатларын кабызып, чәчелгән карандашлар кебек кайсы кая тәгәрәшеп яткан торбаларны җыеп ялгарга тотынды.
Калку гәүдәле, аксыл бөдрә чәчле Костя үзенең җитезлеге белән башкалардан аерылып тора иде. Үзе дә эшли, бригадасындагы кешеләрне дә эшләтә белә. Аның Татарстанда туып-үсеп тә, татарча «рәхмәт» дигән сүзне дә әйтә белмәгәннәрдән аерылып торган бер күркәм сыйфаты бар. Костя татарча белә. Ул Кытайның Тибет провинциясендә уйгурлар, татарлар, кыргызлар арасында яшәгән. Кытайда туып-үскән Константин, хунвейбиннар котыра башлагач, СССРга күчәргә мәҗбүр булган.
Акча исен сизеп, оргнабор юлламасы белән бу якларга килеп чыккан Сучков вагон идәнендә бер почмакта аунап яткан боксерлар тукмый торган «груша»ны күргәч, аңа әллә ни игътибар итмәгән иде. Эштән соң вагон эченнән «гөрс!», «гөрс!» гөрселдәгән тавыш ишеткәч, бригадирларының ни өчен еш кына спорт һәм спортчылар турында сөйләргә яратканын, аның белән сүзгә килмәвең хәерлерәк икәнен аңлады.
Сучковның бергә килгән иптәшләреннән аерылганга эче пошты. Дистәдән артык механизатор арасыннан үз итеп сөйләшердәй кеше тапмады. Барысыннан да бигрәк аңа иң ошамаганы: бригада кешеләренең күбесе эш турында сөйләшә, эш өчен борчыла. Әйтерсең, дөньяның бар кызыгы шушы юан-юан су торбаларына килеп тоташкан. Әмма «миңа үз һөнәрем буенча эш бирегез!» дип, тинтерәткән Сучков, сварщикларны җыеп трассага җибәргәндә, авыз ачып каршы әйтә алмады.
Шулай итеп, яңа урында беренче эш көне үтте. Изолировщица кызлар, чыр-чу килеп, чәй кайнатырга тотынды. Сучков ялгызы, кармагын күтәреп, елгага төшеп ктте. Кызлар аның артыннан:
– Чиләгеңне тутырмыйча кайтма! Бригадага җитәрлек булсын! – дип кычкырып калдылар.
Сучков аларга борылып:
– Әйдә, кайсыгыз минем белән бара? Балык тоту серләренә өйрәтәм! – дип кыстап караган иде, аңа иярүче табылмады.
Липецкидан килгән Зинаида гына:
– В другой раз! – дип хәйләкәр елмаеп кулын болгады.
Яр буе үзе бер күңелле манзара. Елга буйлап икешәр-өчәр баржа таккан катерлар узып тора. Палубасына пассажирлар төягән, репродукторларын бар куәтенә ачып куйган пороходлардан музыка агыла. Кичке эңгер-меңгердә анда-санда балыкчы көймәләре шәйләнә. Биек ярдан караганда, алар уч төбендә кебек кенә күренәләр. Үз дәверендә күпне күргән елга, акыл утырткан ак сакаллы картлар сыман, талгын гына үз җае белән ага да ага…

* * *
Трассада эшләүнең бер җайсыз ягы бар. Ашау мәсьәләсе, бигрәк тә башлангыч чорда, проблемага әйләнә. Йә үзең белән коры-сары алып йөрергә кирәк, йә ашханә эзләп вахта машинасы белән авылдан авылга чабасың. Анда да сине көтеп тормыйлар, кырда эшләүчеләргә җитәрлек итеп кенә әзерлиләр, килгән-киткәнгә калдык-постык кына тия. Кичәге аш булса да сүз әйтмисең. Юкса, бөтенләй ач калуың бар. Якын-тирә авыллардан килеп эшләүчеләрнең рәхәт. Өйләреннән алып килгән катык-сөт белән ипи ашыйлар да, шуңа канәгать булып йөриләр. Алар шуңа күнеккән. Ашханә эзләп, авылдан авылга йөрүләре бигрәк тә Сучковның үзәгенә үтте. Бүген дә колхоз ашханәсендә сыйфатсыз ризык белән тамак ялгарга туры килде. Төштән соң бер торба ялгарга өлгермәде, борып, эче авырта башлады. Ул да түгел, мәчеләр мырлаган тавышлар чыгарып, ашказаны «зарланырга» тотынды. Әйтерсең, аның карынына кәбестә шулпасы түгел, күпергән чүпрә тутырганнар иде. Ул, мондый хәлләрнең ахыры ни белән бетәсен чамалап, тиз генә битлеге белән краги бияләен троба өстенә куйды да, кызу-кызу адымнар белән якындагы урманга элдерде.
Монтажчы Поляков, иптәшенең иңбашына җиңелчә генә орынып, Сучковка ымлады:
– Кеше сүзен тыңламасаң шулай ул. Мин аңа, токмачлы аш ал, анысы свежий, дидем. Тыңламады. Аңа әчегән кәбестә шулпасы кирәк булды.
Иптәше җиңелчә генә кулын селтәп куйды:
– Аңа әйттең ни дә, әйтмәдең ни. Кеше сүзенә колак салмый бит ул.
Озак сөйләшеп тора алмадылар. Бригадирлары Костя, кулларын болгый-болгый, берьюлы берничә торба күтәргән торбасалгычка күрсәтеп, нидер кычкырды.
Агачларның яфракка төренгән чагы булганга, Сучков урман эченә кереп тормаска булды. Якындагы куак артына посып кына чүмәшергә иде исәбе.
Кабалана-кабалана чалбар каешын ычкындыра башлаган егет, көтмәгәндә, куак артында тәмәке пыскытып торган Зинаидага тап булды.
– Син нәрсә, кызый, урманга ут төртергә уйладыңмы әллә?
Зинаида аңа каршы «ә» дип тә, «җә» дип тә җавап бирмәде, «синең ни эшең бар?» дигән кыяфәттә Сучковка күзен сирпеп алды да, оста гына итеп, папиросын басып сүндерде, аннары кесәсеннән бәләкәй генә флакон чыгарып, авызына бөркеде.
Егет аның артыннан:
– Кешеләргә сиздерәсе килми үзенең, каһәр! – дип, салкын гына елмайгандай итте. Кызның тәҗрибәле тәмәкечеләр шикелле кылануыннан аның нинди «кош» икәнлеген Сучков чамалап өлгерде. Күңелендә кычкырып әйтергә ярамаган дәрт, комсыз теләк уянды. Килгән көнне дә ул аны ымсындырып: «В другой раз!» дигән иде. «Каптырырга кирәк, бу чибәркәйне» дип, күңеленә салып куйды.

* * *
Сәрдар Солтанов, төзелештә чәч агарткан кеше буларак, юлсызлыкның нәрсә икәнен яхшы белгәнгә, аның күрсәтмәсе буенча беренче көннән үк бетон юл сала башлаганнар иде инде. Анысы әйбәт кенә бара.
– Безгә бүгеннән үк тимер юлга да тотынырга кирәк, – диде ул бер көнне планеркада. – Завод сафка басканда ул да әзер булырга тиеш.
Әмма шпалларга, рельсларга заказ бирелмәгән булып чыкты. Төзелеш начальнигы тәэминатчыларны кызган табага бастырмакчы иде дә, тегеләре бик шома гына:
– Моңарчы ПТО нәрсә караган? Заявка бирергә кирәк иде, дип, бар гаепне ПТО инженерларына аудардылар.
– Ә безне заказчы үз вакытында сызымнар, сметалар белән тәэмин итмәде, – диде яшь кенә ПТО начальнигы, әледән-әле төшеп йөдәткән күзлеген төзәткәләп. – Тимер юл сызымнары үткән атнада гына безгә килеп иреште.
– Һәм сез кул кушырып утырдыгызмы?
– Без берничә тапкыр заказчы исеменә телефонограмма җибәрдек. Аның күчермәләре бездә саклана. Барсы да журналда теркәлгән.
Сәрдәр Солтанов, «сөзеп», күзлекле егеткә текәлде.
– Да-а, болай булса, сезнең белән эшләве «күңелле» булачак икән. Әйтегез әле, сез ПТО эшендә күптәнме?
– Беренче ел.
– Күренеп тора. Әгәр заказчы селкенми икән, ул чагында үзегез институт исеменә хат язарга кирәклеген белмисезмени? Андый эшләргә партком секретарен дә тартырга мөмкин. Мөмкин генә түгел, хәтта кирәк, – диде ул «кирәк» сүзенә басым ясап. – Чөнки Үзәк комитет карарларын тормышка ашыруда алар да җиң сызганып хезмәт итәргә тиеш. – Бу юлы «алар» сүзенә басым ясалды. – Киләчәктә сез боларны исегездә тотыгыз! – Аннары тәрәзә янында утырган егеткә төбәлде: – Мирхәтим Сәгыйтович, сызымнар бар икән, сезгә кичекмәстән җир эшләренә керешергә кирәк.
– Беренче чиратта, безгә трассаның юнәлешен билгеләргә геодезистлар кирәк булачак, – диде җир эшләре өчен җаваплы участок башлыгы. – Шунсыз эш башлап булмый.
– Ибраһим Исмәгыйлевич, ишеттегезме? Бу синең службага карый.
Штангачы кебек таза гәүдәле баш инженер утырган урынында җиңелчә генә кыймылдап алды. Урындык гәүдә авырлыгыннан «зарланып» шыгырдап куйды.
– Ишеттем. Иртәгә геодезистлар җибәрермен.
– Сораулар юкмы?
Яңарак кына су трассасы сузарга җаваплы итеп билгеләнгән прораб Алмаз башлангыч сыйныф укучысы кебек кулын күтәрде.
– Тәкъдимнәр мөмкинме?
Төзелеш начальнигы ризалыгын белдереп баш какты.
– Сәрдар Сәлимович, тимер юл салуны Түгәрәк Кыр станциясендәге СМПга тапшырып булмыймы? Тимер юл ул машина юлы түгел, анда миллиметрлар белән эш итәргә кирәк. Бу – бер, икенчедән, кирәкле материалларны да тимер юл министрлыгы аша алар үзләре кайтартырлар иде.
Сәрдар Солтанов бер мәлгә күзләрен Алмазга төбәп уйланып торды.
– Дөрес, алай итәргә дә була. Тик әле бит беркемнең дә СМП белән элемтәгә кергәне юк. – Ул елмайгандай итте. – Ә бәлки, инде алар, бишьеллык планнарын өч елда үтәп, ял йортына киткәннәрдер.
Төзелеш мәсьәләләрендә сай йөзгәнгә, моңа кадәр әңгәмәгә кушылмый утырган партком секретаре бу урында сүз кыстыруны кирәк тапты:
– Илдә коммунизм төзегәндә ял итеп буламыни, Сәрдар Сәлимович? Төзеп бетергәнче, эшләргә дә эшләргә инде.
Төзелеш начальнигының йөзе ачуташ капкан кеше кыяфәтенә керде. Чөнки партком секретареның сүзләре ат дагалаганда бака ботын кыстырган шикелле килеп чыкты. Коммунистлар партиясенең моннан чирек гасыр элек халык алдында тантаналы төстә биргән вәгъдәсе буенча безнең ил әллә кайчан инде коммунизмда яшәргә тиеш иде югыйсә. Бу партком секретаре шуны белми микәнни соң? Ә бәлки, халык ул вәгъдәләрне онытты дип уйлый торгандыр? Онытты ди сиңа, бар!
– Сүзләрегез үзегезгә дә кагыла, Серафим Петрович. Кстати, тулай торакта кызыл почмак эшли башладымы әле? Ниндидер сәбәп белән бикләгәннәр, дип ишеткән идем. Яңа телевизор куйганнармы? Юк икән, сез моны лично контрольгә алыгыз.
Шпаллар, рельслар мәсьәләсендә кемгәдер Мәскәүгә барырга кирәк иде.
– Сәрдар Сәлимович, рөхсәт итегез, үзем барып кайтыйм, – диде төзелеш тузаны арасында йөрсә дә, әле һаман көязлеген югалтмаган Гамбәр Гыйзделович.
Хәзер алар бүлмәдә икәүдән-икәү генә калганнар иде.
– Әле генә двигательләр юллап кайттыгыз. Уралга барасыгыз бар. Сезгә әйтүе дә уңайсыз инде.
Сираҗиев, чынлап та, эшкә сусаган идеме, юл йөрергә иренми генә түгел, киресенчә, атлыгып тора иде.
– Зыян юк. Кирәк булгач, сатулашып торып булмый бит инде, Сәрдар Сәлимович. Ә Уралга мин аннан кайткач та өлгерермен.
– Яхшы, алайса, барыгыз. Командировка срогы бер атна булса, җитәрме?
– Җитәргә тиеш.
Төзелеш начальнигы, урыныннан торып, бүлмә буйлап йөреп килде дә Сираҗиев янына – стена буендагы урындыкка утырды.
– Гамбәр Гыйзделович, сер булмаса әйтегез әле, двигательләр мәсьәләсен сез ничек шулай тиз хәл итә алдыгыз? Заявкалар да соңарган иде, югыйсә.
Сираҗиев, хәйләкәр генә елмаеп, кесәсеннән бер уч төсле ручкалар чыгарды:
– Менә кемнәр минем ярдәмчеләр. Башта директор йә замы янына кереп, «зинһар, ике-өч кенә данә» дип кул куйдырып чыгасың да, реализация бүлегенә кергәнче, карасын туры китереп, шул ике-өчнең йә уң, йә сул ягына кирәкле санны өстисең дә куясың. Сизми дә калалар.
Сәрдар Солтанов, урынбасары чыгып киткәннән соң, беркавым уйланып утырды. Элек этә-төртә эшләткәндә дә таманга туры килә торган иде, ә хәзер ничек мөстәкыйльләнгән. Бигрәк тә, Мәскәү дигәндә атлыгып тора. Башкалада берәр чибәре…
Солтанов уйланып утырган җиреннән җиңелчә генә маңгаена чәпелдәтеп алды. Ах, нишләп соң әле без кешеләр турында гел начар яктан гына уйлыйбыз, ә? Әгәр берәрсенең күгәргән җирен күрсәк, «сугышкандыр» дибез, эшкә килмәсә, «эчкәндер» дибез. Ә ул кешенең бите-күзе егылып күгәргән булуы ихтималын, эшкә килмәве авырып китүе аркасында икәнен уйлап та карамыйбыз. Сираҗиевның бит гаиләсе анда – башкалада. Адәм баласы барлы-юклы гомерендә гаилә җылысын тоеп яшәргә тиештер, ләбаса. Һәм ул урынбасарының командировка срогын тагын биш көнгә озайтты.

* * *
Тамчы, тама-тама, ташны тишә, ди. Сучков Зинаиданы балыкка барырга кыстый торгач, тәки күндерде. Бүген эштән соң алар, парлашып, яр буенда утыралар. Зинаида ташу вакытында дулкыннар ярга чыгарып ташлаганмы, каяндыр тәгәрәп төшкәнме, зур гына бер таш өстенә чүмәшкән. Сучковның бөтен игътибары калкавычта. Катерлар узганда купкан дулкыннар, ул үтеп киткәч кенә, ярга бәрә башлый. Сучковның калкавычы да дулкыннар арасында калып, балык чирткәндәге сыман, бер батып, бер калкып ала. Балык дип алданырга да мөмкин. Ярга килеп бәрелгәндә чиста дулкыннар, чигенгәндә, болганчыкка әйләнә. Шулай әкрен генә ярларны дулкын ашый. Ә барыбер биредә искиткеч матур манзара!
– Балыкчылар – сәер халык инде, – ди Зинаида көлемсерәп. – Кайчан балык эләгер микән дип, сәгатьләр буе бер хәрәкәтсез утыр инде, ә! Белмим, ни кызыгы бардыр?
– Балык тотуның кызыгын, аның тәмен үзе балык тоткан кеше генә белә, Зиночка.
– Тәме ничек була соң инде аның?
– Тәмеме? Аны ничек аңлатырга микән соң инде? Балыкчы кармакка эләккән балыгын судан тартып чыгарганда бар кайгыларын оныта. Аның бөтен игътибары әнә шул, чәбәләнә-чәбәләнә, кармакка ияреп килгән балыкта! Ул, ычкынмакчы булып, як-якка бәргәләнә. Балыкчы бу минуттта башка берни турында да уйламый, берни ишетми, берни сизми. Хет сум итен кисеп алсыннар! Барыбер сизмәячәк!
– Әйтерең бармы? Синең бот итеңне киссеннәр дә, син шуны сизмә инде, ә! Булмасны!
Зинаида урыныннан торды. Эш юктан эш булсын дигәндәй, яр буеннан вак ташлар җыеп алды да, берәм-берәм елгага ыргыта башлады.
– Нишлисең? Балыкларны куркытасың бит! Тукта!
Хатын, теләмичәрәк кенә, учында калган ташларны аяк астына сипте. Шулчак аның күзе вак ташлар арасында ялтырап яткан бака кабырчыгына төште. Ул, искәрмәстән, кычкырып җибәрде.
– Әнекәй генәм! Күр әле нинди матурлар!
– Кычкырма! Нигә шулчаклы акырасың? Әле генә калкавычым селкенә башлаган иде. Син кычкыргач, кармакка эләккән балык куркып качты.
Зинаида тәмам үпкәләгән укучы кыяфәтендә авызын турсайтты.
– Таш ыргытырга да ярамый. Кычкырып та сөйләшмә. Нәрсә эшләргә генә ярый соң монда?
– Ярар, үпкәләмә инде. Хәзер свежий балык белән сыйлармын үзеңне. – Һәм ул чиләк төбендә чупырдашкан берничә балыкка ымлады. – Бар әле, акыллым, карап кил әле, әнә теге куаклар тирәсендә коры утын юк микән.
Зинаида алардан арырак текә яр астында үсеп утырган куакларга таба китте. Куаклар тирәсендә коры-сары күренмәгәч, чыбыкларны аралый-аралый, эчкә үтте. Ул анда озак тормады, атылып чыкты да, кул изәп, Сучковны чакыра башлады.
– Саша, кил әле монда, кил!
Ул шулкадәр түземсезләнеп кул изи иде, әйтерсең лә, әгәр егет хәзер үк килмәсә, нәрсәнедер мәңгегә югалтачак иде.
Сучков кармак сабын комга кадап куйды да, куаклар янында кыбырсып басып торган Зинаида янына юнәлде.
– Нәрсә бар? Нәрсәгә шулкадәр исең китте?
– Әйдә, күрсәтәм.
Алда тирә-ягын куакларның җәелеп үскән ботаклары каплаган сукмак шәйләнә. Як-якларына мул гына булып үлән үскән. Күрәсең, монда белгән кешеләр генә йөри иде. Ботакларны аралап, ун-унбиш адым үттеләр микән, текә ярга сыенган, өстен камыш белән каплаган бер бәләкәй генә куыш күренде. Ул шулкадәр яшереп эшләнгән: елга ягыннан аны тал куаклары яшерсә, текә ярдан караганда, куакларның куе яфракларыннан гайре бернәрсә дә күренми иде. Куышның эченә дә иелеп кенә керергә мөмкин. Бер почмакка фанер тартмалардан суккалап куелган өстәл ишарәте. Бер якта – җирдән ике карыш чамасы биеклектә киртә юанлыгы агачлардан эшләнгән ике-өч кеше сыярлык утыргыч. Куышта булган бар байлык шулар иде. Җир идәндә бихисап балык тәңкәләре ялтырап ята. Әле тегендә, әле монда кыштырдап йөрүче бөҗәкләрне исәпләмәгәндә, бүтән җан иясе юк иде. Сучков куышның көймә белән елга уртасына кереп җылым салучы балыкчыларның яшерен склады икәнен чамалады. Ул мыек астыннан гына елмаеп, Зинаидага карады.
– Шушымыни инде синең табышың? Мин сине бер капчык алтын тапкансыңдыр дигән идем.
Зинаиданың йөзе кош тоткан сабыйныкыдай иде, үпкәләмәде.
– Ә нигә? Кызык бит! Мин мондый шалашны беренче мәртәбә күрәм.
– Сезнең якта урманнар юкмыни?
– Мин аны каян белим. Мин бит шәһәрдә тудым, шәһәрдә үстем.
Сучковның да табигатьне белүе чамалы гына. Ул бу турыда бүтән сүз куертмады. Алар, коры-сары җыеп, кабат кармаклары янына килделәр. Сучков пәкесе белән чатлы таяк кисеп алган иде. Ул аларны чиләк эләрлек ара калдырып җиргә батырды да, Зинаидага учак ягарга кушты. Үзе кабат балык тотарга әзерләнә башлады. Торып киткәндә ялгыш аягы белән аударган ахры, Сучковның савытында санаулы гына суалчаннары калган иде. Әмма ул аларны да файдалана алмады. Ул арада каяндыр болытлар килеп чыкты, күк йөзен каплап алды. Яңгыр җиле исә башлады. Көтмәгәндә, аларның баш өстендә генә, күзләрне чагылдырып, яшен яшьнәде, күк күкрәде. Усал җилләр тагын да куерак болытлар куып китерделәр, күк йөзен кояш тотылгандагы шикелле караңгылык каплады.
Сучков, сирәк-мирәк кенә булса да, балыкка баргалый. Мондый хәлләрне беренче мәртәбә генә күрүе түгел. Тиздән яңгыр коясын чамалап, кармакларын җыя башлады.
– Нәрсә, кайтабыз да мыни? – диде учак янында маташкан Зинаида тәмам кәефе кырылган кыяфәттә. Нәрсә өчен генә килде соң ул монда? Аның исәбе бөтенләй башка иде, ләбаса. Менә ничә ай инде аның ир заты күргәне юк. Аның билләренә ирләр кулы тигәне юк…
– Яңгыр килгәнен күрмисеңмении? Әйдә тизрәк!
Зинаида, иреннәрен турсайтып, куаклык тирәсеннән өзгән чәчәкләрен селки-селки, текә ярдан күтәрелә башлады.
– Тукта, кая барасың?
Әллә аңа әйттеләр, әллә бүтәнгә, Зинаида «ә» дип тә, «җә» дип тә җавап бирмәде, текә ярдан күтәрелмәкче булып үрмәләде.
Сучков аны җәһәт кенә куып җитте дә, кулыннан эләктереп алды, кире түбәнгә – комлыкка тартып төшерде.
– Вагоннарга кайтып өлгерә алмыйбыз. Әйдә, тизрәк куышка!
Ул кармакларын бер якка ыргытты да, Зинаиданың кулын тоткан килеш, икенче кулына чиләге белән сумкасын эләктереп, куаклыкка йөгерде. Алар тал куакларына якынлашканда эре яңгыр тамчылары тып-тып җиргә төшә башлады. Куак ботакларын аралап, куышка килеп җиткәндә, шыбырдап яварга, аннары чиләкләп коярга тотынды.
Куыш эченә яңгыр үтми. Рәхәт. Тик шунысы: шәбәрүдән куркып, куышка күче белән озынборыннар кереп тулган иде. Нишләтәсең, аларның да яшисе килә.
Сучков, җайлап утыргач, сумкасын кулына алды.
– Әйдә, капкалап алабыз…
Ул сумкасыннан бер шешә вино, кабымлыклар алып, өстәлгә куйды. Ике стакан тартып чыгарды. Бу нигъмәтләрне ул балык шулпасы әзер булгач кына чыгармакчы булган иде дә, нишлисең, табигать аның планнарын үзгәртте.
Сучков шәраплы стаканын күтәрде.
– Әйдә, танышу хөрмәтенә!
Зинаида кыстатып тормады, тәҗрибәле ирләр шикелле, башын артка ташлап, савытын бушатты.
– Йә, сөйләп җибәр, каян килеп эләктең син монда? – диде Сучков, капкан ризыгын чәйни-чәйни.
– Оргнабор юлламасы белән.
– Һы, татарларны күрәсең килде инде алайса.
– Липецкида да бар алар. Ә син үзең монда ничек килеп чыктың?
– Качканарда төзелеш тәмамланып килә иде. Менә, монда төзелеш башланганын ишеттек тә килдек.
– Семьяң анда калдымы?
Сучков кискен генә йөзен сытты, әйтерсең, аның сөяленә бастылар. Алименттан качып йөрим, дип әйтә алмый бит инде ул. Сорау җавапсыз калды.
– Йә, әйт инде. Нигә яшерәсең? Курыкма, яр буенда балык тотып утырдык дип, хатыныңа хат язмыйм бит инде мин.
– Аның нәрсәсен сөйлисең инде. Чөнки кызык түгел. Үткәннәрне актарып, кәефемне кырасым килми. Бигрәк тә, синең кебек матур кызлар каршыда утырганда.
Зинаида канәгать иде (дөньяда мактаганны яратмаган хатын-кыз бар микән?). Ул тигез, керәч кебек ап-ак тешләрен балкытып елмайды.
– Рәхмәт.
Сучков Зинаида янына күчеп утырды, тәвәккәлләп, аның биленә кулын салды. Зинаида бу юлы да карышып тормады. «Нишлисең? Ал кулыңны, оятсыз!» дип, Сучковның кулына да сукмады. Гәрчә, ир андый хәлнең булуын истә тотып, кулын тартып алырга әзер иде. Карышу галәмәте сизелмәгәч, ул аны кочаклап алды. Зинаида шуны гына көтеп торгандай, чәчләрен тузгытып җибәрде… ике кулы белән берьюлы Сучковның муенына сарылды. Күптән хатын-кыз заты күрмәгән ир, комсызланып, аны үбәргә тотынды… Ул үзен тыеп торырлык халәттә түгел иде инде…

* * *
Бүген якшәмбе. Төзүчеләрнең күбесе ял итә. Биш катлы тулай торак яртылаш бушап калган. Якын-тирә авыллардан килеп эшләүчеләр өйләренә таралышкан. Айдар, туган авылы ерак булгач, атна саен кайтып йөри алмый, андый мөмкинлек аңа форсат чыкса гына, анда да айга бер, кайда бер генә эләгә. Ә оргнабор юлламасы белән килгән Сучков, Тәфкил, Жораларның ялгыз башы – юк юлдашы. Аларны көтеп торган кеше юк. Аларга нәрсә, үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын. Бүген егетләрнең чираттагы «бәйрәм көннәре». Айдар китапханәдән кайтып керде. Дүрт кешелек бүлмә аракы исе, тәмәке төтене белән шыплап тулган. Кем әйтмешли, хет балта элеп куй. Төтен исе киемгә сеңә, күзләрне әчеттерә. Ничек тончыкмый торганнардыр, шайтан белсен. Айдар кием алыштырган арада, егетләр башта ни урысча, ни татарча ниндидер көй мөгрәп алдылар, икенче көйгә күчеп карадылар. Аларның нинди көй шыңшыганын сорасаң, үзләре дә, консерваторияне кызыл дипломга тәмамлаган музыка белгече дә аера алмас иде. Ниһаять, туктадылар. Тәфкил, бармакларын лач-лоч төкерекләп, дүрт өемгә карта бүлә башлады. Айдар күлмәген алыштырды да, көн болытлап торганга, чөйдәге курткасына үрелде. Тәфкил, аның бу гамәлен өнәмичә, кырын карап, күзләрен алартып алды.
– Син нәрсә, карта өләшә башлагач та чыгып качасың? Әйдә, берәр партия уйныйбыз.
– Кинога соңга калам.
– Соңгы сеанска барырсың.
– Юк, бер кыз белән сөйләшкән идек инде, бармыйча ярамый.
– Сине яратса көтәр.
Сучков, әңгәмәгә нокта куймакчы булып, кискен генә кулын селтәп алды.
– Көтмәсә көтмәс. Кызлар беткәнмени? Әнә, вагоны белән килеп торалар, алар буа буарлык. – Аннары үз итеп Айдарның колагына иелде. – Әйдә, мин сине Липецкидан килгән Зинаида исемле кыз белән таныштырам. – Сучков баш бармагын тырпайтып алды. – Во! – Аннары куллары белән һавада хатын-кыз фигурасы ясап күрсәтте. – Күрсәң, исең китәр! Безнең белән трассада изолировщица булып эшли.
Айдар да аның колагына иелде:
– Ә без таныштык инде.
Сучков ихтыярсыздан сызгырып куйды.
– Вот те на! Кайчан? Кайда?
– Дискотекада.
Сучков тагын бер тапкыр сызгырып куйды, хәтта учы белән ботына шапылдатып сугып алды.
– Не ожидал! Ә без сине мыштым гына йөри дип уйлыйбыз.
Аракы сөреме белән исәңгерәгән Тәфкил аларның сүзен әллә ишетмәде, әллә ишетеп аңламады. Айдарның киенүен үзен санга сукмау дип кабул итте.
– Айдар, син мулла малае что ли, тәмәке дә тартмыйсың, аракы да эчмисең, или бездән җирәнәсеңме?
Вәт теленә тилчә чыккан нәрсә! Үзенең айга бер, кайда бер юынганын белми, ни дигән була бит! Хурланып үләрсең!
Ә Жорага кешедән көләргә сәбәп кенә булсын.
– Юбка гына киясе калган инде аның, – дип ихахайлады.
Мондый кимсетүгә кем чыдап торсын инде. Айдар да җавапсыз калмады.
– Кырыкка җитеп, һаман өйләнә алмый йөрисең. Бәлки, синең үзеңә кирәктер ул юбка.
Чак кына сугышып китмәделәр. Жора, буе капка тәләкәсе кадәр генә булса да, үзе кыдрач, үзе бәйләнчек булып чыкты. Баштарак:
– Давай мы тебя Алексеем назовем, – дип, Айдарның теңкәсенә тиде. Янәсе, Айдар дип әйтергә аның теле әйләнми, телен сандалга салып чүкисе нәрсә.
Атна-ун көн үттеме-юкмы, алар тагын юктан гына чәкәләшеп алдылар. Эштә машинасын ремонтлаганда, Айдарның аягына ялгыш авыр чүкеч төште. Бу хәлне күреп торган механик:
– Бар, табибларга күрен, – дип, аны кайтарып җибәрде.
Айдар, әзрәк ятып торсам үтәр әле дип, медпунктка бармады, кайтты да, караватына сузылып ятты. Алай да аякның сызлавы басылмады. Ә барасы калган икән. Шулчак, әүмән-тәүмән килеп, «капка тәләкәсе» Жора кайтып керде. Күрәсең, ул получка буласын сизеп, эшкә бармаган, хезмәт хакын башкалардан алда эләктергән иде. Пыялаланган күзләре белән бүлмәне айкап чыкканнан соң, аның карашы Айдарда туктап калды.
– Ә-ә, синмени әле бу колхозник… Э-э, мулла малае…
Ул сүзләрен шундый мыскыллы тон белән әйтте ки, болай кимсетеп сөйләшсә дә, элек татар авылына килгән урядниклар гына шулай сөйләшкәндер.
– Тартырга бир әле!
Айдар аларга ияреп тартырга өйрәнгән иде инде. Яткан килеш кенә кесәсеннән папирос алып, өстәлгә ыргытты. Папирос (кирәк бит!), өстәлне үтеп, идәнгә тәгәрәде. Жора авызын кыйшайтты. Үрелеп алуны ул үзе өчен күтәрә алмаслык түбәнлеккә санады. Ничек инде! Мыскыл иткән кебек! Кем диген бит әле!
– Син нәрсә, колхозник, эткә сөяк ыргыткан кебек кыланасың, ә? Артыңа чуан чыктымы әллә?
Айдар, гаепле кеше сыман, әкрен генә җавап кайтарды:
– Чуан чыкмады, аяк авырта.
– Менә мин аның авыртканын оныттырыйм әле, а ну-ка, бие!
Айдар бер хәрәкәтсез урынында ята бирде.
– Бие, диләр сиңа!
– Аяк авырта, дим ич!
Авыл малайларын ничек теләсә шулай мыскыл итә торган Жораның җен ачулары чыкты. Ул, үз күзләренә үзе ышанмагандай, башын чайкап куйды. Күзләрен ерткычларча хәйләле кысып, бертын егеткә текәлеп торды. Айдар һаман кымшанмый ята бирде. Жора ачуына чыдый алмый тешләрен шыгырдатты.
– Күрсәтермен мин сиңа! – Һәм ул куеныннан хәнҗәр чыгарып, өстәлгә кадады.
– Давай үп!
– Үзең үп!
– Нәрсә-ә!
– Кәбестә!
Котырган үгезнеке сыман күзләре тонган исерек ир кискен генә пычакны суырып алды һәм, ямьсез тавыш белән сүгенеп, Айдарның өстенә килә башлады. Мондый хәлләр пычакка кадәр үк барып җитмәсә дә, еш кабатланганга, Айдарның Жорага күптән үпкәсе кабарган иде инде. «Гел генә бу исерекбашның кубызына биеп булмас бит инде. Кайчан да булса, чик куярга кирәк бу диванага», – дип уйлады. Ул, пычакка каршы торырдай әйбер эзләп, як-ягына каранды. Кул астында андый әйбер юк иде. Аның карашы өстәл өстендәге төпчек савытына төште. Сварщик егетләр аны саллы тимердән үзләре эшләп алып кайтканнар иде. Тик, аңа үрелер өчен, башта торырга кирәк. Ә Жора якынайганнан якыная бара. Ул инде Айдарның аяк очына килеп җитте. Менә хәзер кинәт кенә селтәнер дә… Айдар чалкан яткан килеш кенә кушаяклап Жораның эченә китереп типте. Исерек ир башта дуга сыман урталай бөгелде, аннары, гөрселдәп, идәнгә тәгәрәде. Кулындагы пычагы чылтырап идәнгә очты. Жора, исерек булса да (вәт кабахәт!), кармаланып кабат пычагына үрелде. Айдар да, эшләр болай киткәч, кискен генә урыныннан сикереп торды, өстәлдә яткан тимер кисәген кулына алды.
Нәкъ шул минутта ишек ачылып китте, һәм бусагада Сучков күренде. Ул хәлне шундук аңлап алды, ишекне шартлатып япты да, бар көченә кычкырды:
– Хәзер үк туктагыз! Тилеләр!
– Молокосос! Колхозник! – дип үкерде исерек ир. – Үтерәм мин сине!
Ул арада Сучков, сумкасын бер якка ыргытып, аның кулларын артка каерып өлгерде. Жораның пычагы кабат идәнгә тәгәрәде. Айдар да төпчек савытын кире өстәл өстенә томырды. Сучков бу юлы да үзенең «өлкәнлеген» күрсәтте.
Аның өчен бүлмәдәш егетләрнең каптагы шырпылар кебек «стандарт» (кирәк икән, сыз да җибәр) һәм бер сүздә булуы кирәк иде. Нинди хәл булмас бу дөньяда. Сучков, Айдарны яклаган булып, Жорага бармак янады.
– Шулай ярыймыни? Яшь бит әле ул. – Үз итеп, Айдарның җилкәсенә кулын салды. – Бүлмәдәш иптәшләреңнән читләшү килешми инде. Үзең күреп торасың ич, без эш калдырып эчеп ятучы алкашлар түгел, ләбаса. Акча алган көнне унөч грамм гына ярый инде ул. Күрмисеңмени, хәзер хатын-кызлар да алай гына эчә. Аның тәртибе шулай. – Һәм ул сумкасыннан ике шешә аракы алып өстәлгә куйды, сумка төбеннән бер буханка ипи белән бер таяк колбаса тартып чыгарды, ягымлы елмаеп Айдарга дәште: – Айдар, син хатын-кыз түгел ләбаса, әйдә, утыр.
«Син хатын-кыз түгел ләбаса». Айдарның әтисе дә, ир-ат эшенә өйрәткәндә, шулай дияргә ярата. Тик менә әйбәт кенә укытып йөргән җирдән йөрәге авыртып, инвалидлыкка чыкты. Хәзер өйдә мал-туар арасында гына чуала. Ирлегенә шикләнү шикеллерәк яңгыраган мондый сүзне нинди ир-ат күтәрсен инде. Айдар әнә шулай, бергә торган иптәшләреннән читләшмим дип (кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың), кешеләрдән калышмыйм дип, «уймак кадәр генә», «унөч грамм гына» дия-дия, бүлмәдәшләренә иярде. Аракы эчкәч, дөньяның бар мәшәкате онытыла. Авылда калган әти-әни дә истән чыга. Үзеңне чуерташ ташып йөрүче самосвал шоферы итеп түгел, ә күкнең җиденче катында йөзүче космонавт кебек хис итәсең. Эчкәч, чыннан да, рәхәт икән ләбаса. Хәзер сиңа диңгез тубыктан. Хәзер синең хыялларың да җиңел генә тормышка ашар, үзенн

Фото: visualhistory

Фото: visualhistory

ән-үзе кулыңа килеп керер сыман тоела. Теләсәң, күктәге йолдызларны җыеп кесәңә тутыр. Теләсәң, күз атып йөргән кызыңа сүз куш. Дөрес, авылда да Айдарга ошаган кызлар бар иде барын. Бигрәк тә, Гүзәлия дигәне. Әй, ул, кочакларга теләп, кулларыңны суза башласаң, кырыкмыш тай шикелле читкә сикерә торган иде. Авыл кызлары кырагайрак шул, оялчанрак. Юк инде, аларның берсе дә Зинаида кебек ут борчасы булмас, аларның берсе дә аның кебек ярата белми торгандыр. Ә Зинаида ялындырып тормый, очрашу белән синең кочагыңа сеңә, күк төсле күзләрен сиңа төбәп кычкырып көлә. Пешкән чия төсле иреннәре белән колак яфракларыңны иркәли. Аның боз тауларын эретердәй кайнар сулышын тоюга, син, сихерләнгәндәй, аңа омтыласың… Ихтыярсыздан, тыелгысыз булып, кайнар хисләр дулкыны кузгала… Күңел тизрәк аулакка омтыла…

 

Дәвамын журналның ноябрь (№11, 2017) санында укый аласыз.


Комментарий язарга