Логотип «Мәйдан» журналы

Шундый инде без менә

Әле без әллә кем түгел,Кешедән дә ким түгел!Безгә артык җебегәннәрҺәм әрсезләр тиң түгел. Тыйнак шул без.Тыйнаклыклар,Белмим, каян киләдер?Шуның белән мактанабыз,Кимсенәбез нигәдер. Көрәштә,...

Әле без әллә кем түгел,
Кешедән дә ким түгел!
Безгә артык җебегәннәр
Һәм әрсезләр тиң түгел.
 
Тыйнак шул без.
Тыйнаклыклар,
Белмим, каян киләдер?
Шуның белән мактанабыз,
Кимсенәбез нигәдер.
 
Көрәштә, гадәттәгечә,
Җиңәбез тыйнак кына.
Батырларны җиргә алып
Салабыз җыйнак кына.
 
Каравыл кычкырмыйбыз без,
Түзәбез тыйнак кына.
Мәҗлесләрдә — уйнап-көлеп,
Өйләнсәк — туйлап кына.
 
Җырласак та, туйласак та,
Йөрмибез уйнап кына.
Уйнап йөрер заманмы соң?
Карагыз уйлап кына.
 
Тыйнак кына яшибез дә,
Китәбез тыйнак кына.
Без бу җиргә хуҗа да бит,
Дөньяда — кунак кына.
 
Аптырыйсыз. Әйтерсең лә,
Андыйлар бер без генә.
Әйбәтме, әйбәт түгелме —
Шундый инде без менә!
 

Роберт МИҢНУЛЛИН


Фото: https://inkazan.ru/






«Мәйдан» №6, 2021 ел.






Комментарийлар