Логотип «Мәйдан» журналы

Шулпа турында онытмагыз!

Озак, 6-8 сәгать дәвамында кайнаткан сөяк шулпасы искиткеч дәвалау көченә ия. Ул аш итеп кенә әзерләнгән, 2-3 сәгать кайнаткан шулпа гына түгел.Сөяк составында организм өчен бик кирәкле элементлар күп...

Озак, 6-8 сәгать дәвамында кайнаткан сөяк шулпасы искиткеч дәвалау көченә ия. Ул аш итеп кенә әзерләнгән, 2-3 сәгать кайнаткан шулпа гына түгел.
Сөяк составында организм өчен бик кирәкле элементлар күп. Озак итеп кайнатканда алар тулысынча шулпага чыгып бетә. Сөяк шулпасы борын-борыннан артритлар, аутоиммун авыруларга каршы дәва буларак киңәш ителә. Шулпа күп диеталарда кулланыла.
Сөяк шулпасы пролин, глицин, глютаминга бай була. Ә бу матдәләр бөтен аксымнарның нигезендә ята. Алар коллагенда күп, шулай ук нейромедиаторларны, энзимнарны булдыруда катнашалар.
Ялкынсынуларга бирешү, авырып торучанлык, күп дарулар кабул итү, витаминнар җитешмәү, спорт белән шөгыльләнү, йөклелек чоры, көндәлек мәшәкатьләр бу аминокислоталарны күп таләп итә. Алар организмда җитешмәгән очракта иммунодефицит барлыкка килә. Сөяк шулпасы барлык файдалы минераллар һәм витаминнарга бай.
Шулпадагы глицин ялкынсынуга каршы ярдәм итә. Тикшеренүләр аның эчәклекне бактериаль инфекциядән саклавын ачыклаган. Глицин йокыны яхшырта. Вакытында тыныч йоклаган кешедә ачыгу билгеләре булмый. Шул сәбәпле, шулпа, даими ашыйсы килеп, күп ашап, симерү бәласеннән дә коткара.


Фото: ok.ru


https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Shulpa-turinda-onitmagiz-669948/

Комментарийлар