Логотип «Мәйдан» журналы

Шулпа салынган камырдан манты рецепты

Розалия Килмәтовадан манты рецептын тәкъдим итәбез.Камыр өчен: 2 стакан он, 1 йомырка, 4 аш кашыгы шулпа, тоз.Эчлек өчен: 400 грамм сыер ите, 300 грамм бәрәңге яки кабак, 4 суган, 50 грамм атланмай, у...


Розалия Килмәтовадан манты рецептын тәкъдим итәбез.


mantyj


Камыр өчен: 2 стакан он, 1 йомырка, 4 аш кашыгы шулпа, тоз.

Эчлек өчен: 400 грамм сыер ите, 300 грамм бәрәңге яки кабак, 4 суган, 50 грамм атланмай, укроп, тәменчә тоз, борыч.

Йомырка сытып, шулпа, тоз, он кушып камыр басабыз. 20 минут каплап торгач, зур җәем җәеп, аны 10×10 үлчәмдәге шакмакларга кисәбез.


Суганны ваклап, бәрәңгене шакмаклап турыйбыз, укроп сибәбез. Итне вак итеп турап, тоз, борыч, май салып барысын бергә болгатабыз.


Әзер кисәкнең уртасына эчлек салып, матур итеп мантыларны ясыйбыз. Майланган савытка мантыларны тезеп, 40 минут буе парда пешерәбез.


Табынга биргәндә өстенә каймак яки атланмай сибәбез.


Тәмле булсын!

 
Фото: Розалия Килмәтова

Интертат

Комментарийлар