Бер кеше дә үз илендә

Пәйгамбәр булмый, диләр,

Торган, эшләгән җирләрдә

Булсак та әллә кемнәр, –

Авылга кайтып төшүгә

Без – шул авыл малае.

Фәлән Фәләнович дими

Сиңа авыл агае.

Министрмы, галимме син,

Дан казанган шагыйрьме,

Генералмы, очучымы,

Дөньялар гизгән ирме –

Син барыбер шул авылдан

Чыккан бер гади бала.

Даннарың, дәрәҗәләрең

Юлда ук коелып кала.

Монда инде синең янга

Кермиләр бүрек салып:

Бик гади дә, бик гали дә,

Горур да монда халык.

Дипломатлык та җитәрлек,

Ансыз соң ярыймени?!

Тыңлый ул синең сүзеңне, –

Беркатлы сабыймени:

Тыңлый, күзеннән кичерә

Синең һәр хәрәкәтең.

Төшермисеңме, дигәндәй,

Авылыбыз дәрәҗәсен.

Сыный, гел күзәтә шулай

Һәр авыл үз баласын.

Кайда йөрмә, авылыңның

Тоясың шул карашын.

Шул караш чит-ят җирләрдә

Гел тансык, гел кирәкле.

Җылыта ул, эретә ул,

Зур итә ул йөрәкне.

                                 1982

 

Фәнис ЯРУЛЛИН

Фото: https://vk.com/

«Мәйдан» №7, 2020 ел.


Комментарий язарга