Логотип «Мәйдан» журналы

Шомырт чәчкәләре

Кечкенә улым беркөнне шомырт чәчкәләре тотып кайтып керде.

— Әнием, болар сиңа, — ди.

Шунда ук аны шелтәли башладым.
— Улым, ник өздең син аларны? Үссеннәр иде, — дим. Тик шулвакыт ниндидер сихри һәм күңелемә үтә дә якын булган бер ис бөтен барлыгымны биләп алды. Тукта, нигә йөрәгем бу кадәр җилкенә соң әле?..
 
Минем, мәктәпне тәмамлап, сынауларны үтеп йөргән көннәрем. Табигатьнең яшеллеккә төренеп, бөреләнеп, чәчәк атып килгән вакыты. Мин, дөньяны тик шомырт чәчкәседәй ак төсләрдә генә күрүче, елмаеп-көлеп иң матур хисләрне йөртүче бер кыз, мәктәпкә барам. Кулымда — шомырт чәчкәләре. Без авыл балаларының ул вакытта кыйммәтле роза, канәферләргә бөтенләй дә исебез китми иде. Шуңа имтиханнарга да урман чәчкәләрен алып бара идек.
Класска сыйныфташларым җыелганнар. Тик минем күзләр бары берәүне генә эзли. Шулвакыт йөрәгем җилкенеп-җилкенеп тибә башлады. Әнә ул күзләр. «Мин монда» дигәндәй, елмаеп торалар. Әллә шомырт чәчкәләренең исе тәэсир итте, мин тәнем аша ниндидер җылы дулкын йөгереп үтүен тойдым...
Казанга китәргә йөргән көннәрем. Кичке эңгер-меңгерне ярып сызгырган тавыш ишетелде. Шундук тәрәзәгә ташландым. Җылы елмаеп, Ул, әйе, Ул басып тора иде.
Ә кулында — шомырт чәчкәләре. Мин, урамга чыгып киткәндә, әтиемнең артымнан: «Озак йөрмә, иртәгә юлга чыгасы», — дигән тавышын ишеттем.
Капка төбендә бераз сөйләшеп утырдык. Тик ничектер әңгәмәбез аңлаешсыз булды, сүзләр бәйләнмәде. Ул миңа: «Үкенечкә калмасын», — диде. Әлеге сүзләрнең мәгънәсен мин бик соңлап, инде балаларым үсеп җитеп, гомерем көзенә кереп барганда гына аңладым. Шул чагында аңлаша алмавыбызга, хәтта хат-хәбәр алышырга вәгъдәләр дә бирешмичә аерылуыбызга, бәлки бердәнбер булган бәхетемне алдан күрә белмәвемә үкенгән мизгелләрем еш була. Ә ул чагында, әтиемнең сүзләрен исемә төшереп, ашык-пошык кына саубуллаштым да өйгә кереп киттем.
Казанда иң дәрәҗәле уку йортында белем ала башладым. Ә Ул армия сафларына алынды. Соңрак «марҗа кызына өйләнгән икән» дигән хәбәре ишетелде. «Өч баласы бар, әниләренә дә бик сирәк кайта икән, йөрәге авыру, диләр». Бу хәбәр дә миңа соңрак килеп иреште.
Мин дә күзле-башлы булдым. Әллә Ходай биргән беренче мәхәббәтемне югалтканга, әллә язмышыма шулай язылганга, тормышым сикәлтәле булды. Ул күзләр белән без кабат очрашмадык. Ә язлар килә дә китә. Язлар килгән саен, шомырт чәчкәләре генә минем күңелемдәге, инде ерак язларда калган сихри хисләремне уята.
 

Илсөя МИНҺАҖЕВА

"Мәйдан" журналы архивыннан.

 

Комментарийлар