Логотип «Мәйдан» журналы

Шомлы еллар кайтавазы

Әнкәйне зинданга илтеп япканнарАны төнлә килеп алып киткәннәр. Мин үземнән дүрт яшькә олы апам белән сәндерәдә йоклап калганмын. Тавышсыз-нисез генә башкарылган эш булгандыр. Без Сәрби әбиебезнең тәрә...

Әнкәйне зинданга илтеп япканнар
Аны төнлә килеп алып киткәннәр.
Мин үземнән дүрт яшькә олы апам белән сәндерәдә йоклап калганмын. Тавышсыз-нисез генә башкарылган эш булгандыр. Без Сәрби әбиебезнең тәрәзә каршына утырган килеш: «Авыл халкын ач үлемнән саклап калды. Ит изгелек – көт явызлык», – дип такмаклый-такмаклый елап утырган тавышына уянып киттек. Шул китүдән әнкәй суга төшкәндәй эзсез югалды. Мин ул вакытта сабый идем. Әнкәйне кая, ни өчен алып киткәннәр? Бу сорауларга җавап эзләргә башым җитми иде. Олы урам малайлары белән уйнаганда, җиргә сеңеп беткән бер йортта яшәүче Нәси карчыгының авызыннан минем хакта «ристан малае» дигән сүз ишеткәч, Сәрби әбидән «ристан» сүзенең мәгънәсен сораганым истә. Чөнки ул сүзне беренче ишетүем иде. Сәрби әбинең, моны кем әйткәнен белгәч: «Кеше хәсрәтенә сөенеп яшиләр икән әле, оятсызлар. Сабый күңелен яраларга да телләре бара», – дип ярсыганы хәтеремдә калган.
Әнкәйне алып киткән вакыт көннәр язга авышкан март айларына туры килгән сыман хәтердә калган. Төннәр шыксыз, караңгы. Кичен ишегалдына чыксаң, якындагы урман буенда ач бүреләрнең улавы ишетелә. Шундый куркыныч, тизрәк ишекне ябып, өйгә шыласың. Өй эче караңгы, сукыр лампага салырлык та кәрәчин юк. Ашау ягын әйткән дә юк инде. Әнкәй булмаса да, алай ачка үләрлек түгел иде әле безнең хәлләр. Сәрби әби бирешми, хәлле карчык, мүкләк сыерыбыз, базыбызда бәрәңгебез бар. Якындагы Бикә тегермәненә барып, сыер маена алыштырып, он да алып кайткалый. Умачлык оныбыз була. Сәрби әбигә рәхмәт, ачка үтерми безне. Ә менә әнкәй ни хәлдә икән? Язгы ташкыннар да үтеп китте, җирләр яшәрә башлады. Әнкәйдән бернинди хат-хәбәр юк. Ниһаять, алып китүләренә ай ярым тирәсе булганда, без зарыгып көткән хат кисәге кертте хат ташучы. Хат бик кыска. «Минем турында кайгырып тормагыз, Ходайның язганы шул булгандыр, бер әйләнеп кайтырмын әле, – дигән әнкәй. – Идел елгасында балык тоту судносында эшләтәләр, зур-зур балыклар эләгә, эчләренә китереп тибәбез дә, шуннан май атылып чыга, иписез-нисез шул майны ашыйбыз да тамак туйган кебек була», – дигән юлларны укыгач, әнкәйнең исән-сау булуына бик сөендек.
Соңыннан мәгълүм булды, әнкәйне, авыл кешеләренең шикаяте аркасында тикшерү ясап, зинданга илтеп тыкканнар икән. Әнкәй колхоз амбары мөдире булып эшләгәнлектән, тикшерергә дә, шикләнергә дә җирлек булгандыр шул. Сугыш еллары, авылда ачлык. «Балаларыбыз ачка шешенә башлады, гаиләбез белән ачка үләбез, зинһар, бераз гына ашлык бир, үтермә безне», – дип ялварып килгән өч хатын язган булып чыкты ул шикаятьне. Билгеле, амбар булгач, бура төбендә булса да, бераз ашлык булмый калмый. Ул аларны буш кул белән кире борып җибәрмәгән, кызганып, хәлләренә кергән. Балалары ачтан үлмәсен дип, бераз ашлык биреп җибәргән. Тикшерү барышында унөч пот ашлыгы җитмәгән әнкәйнең. Менә шушы җинаяте өчен әнкәйне төрмәгә япканнар да инде. Башкаларны ачтан үтермим дип, үзе төрмәгә килеп эләккән.
 
Өйдә безгә эш җитәрлек
Хайван караганда, бакча утаганда, бәрәңге өйгәндә, печән хәзерләгәндә дә без Сәрби әбигә зур терәк идек. Кышлык печәнне Бикә урманыннан бәләкәй арба белән ташып, түбәгә күтәрүчеләр дә без. Сәрби әби – бик кырыс карчык. Берәр нәрсә аныңча булмаса, төшереп алырга да күп сорамый. Чөнки башка чарасы юк аның. Яшәргә кирәк бит.
Әтиегез кайда булды соң, диярсез. Ни кызганыч, без әтисез үстек. Әти, төрле ирләр белән типтереп йөри торган бер җилбәзәк хатын белән әсәрешкәннәр дә, безнең күз алдыбыздан югалу сылтавы белән, Ташкент якларына китеп югалган. Мин ул чакта яшь ярымлык сабый булганмын. Әти шул хатын белән гомерен уздырган да. Соңгы туфрагын да читтә тапкан. Әткәй дә бар безнең дип уйлаганым булмады. Чөнки мин аны белмим дә, белергә теләмәдем дә. Безне ташлап киткән бит ул.
Ләкин әнкәй сагындыра, түзәр әмәл юк. Кемнәрнеңдер колагына керепме – Хамисәне судка алып кайталар, суд авыл клубында була икән, дигән сүзләр таралды авылда һәм, чыннан да, озак көттерми алып кайттылар әнкәйне авылга, ләкин сак астында. Өйгә кереп чыгарга рөхсәт иттеләрме-юкмы, анысын хәтерләмим. Шунысы хәтердә калган – авыл клубы халык белән шыгрым тулы иде. Зур җинаятьчене саклаган кебек, милиция әнкәйне бер минутка да күзеннән ычкындырмады. Судта әнкәйне дәүләт милкенә кул сузучы дип тә, күп кенә түбәнсетү сүзләре дә әйттеләр. Ничекләр шуңа түзде икән әнкәй? Соңыннан хөкем карарын укыдылар. «Суд карары нигезендә Хәмитова Хамисәне биш елга ирегеннән мәхрүм итәргә» дигән сүзләрне ишеткәч, мин үксеп елап җибәрдем дә, яшемә буылып, урамга чыгып йөгердем. Без әнкәйне читтән генә күреп калдык, аны авылдан бик тиз алып киттеләр.
 
Моңсу, ямансу көннәр
Әле моңарчы менә әнкәй кайтыр дип өметләнеп көтә идек. Ә хәзер моңсу, ямансу көннәр яңадан башланды. Әнкәй хатларын зарланып язмады. Тик сезне генә сагынам, балакайларым, дип яза иде ул. Әнкәйне сагынуым шулхәтле көчле, төннәрен уянып, мендәргә капланып елый идем. Әгерҗедә яшәүче әнкәйнең бертуган сеңлесе Ләбибә апа көннәрдән беркөнне безгә килде дә мине Казанга, әнкәй янына алып барачагын әйтте. Шатлануымның иге-чиге булмады. Казанны түгел, Әгерҗене дә барып күрмәгән авыл малаена бу күктән төшкән зур бәхет иде. Мин әнкәйне күрәчәкмен бит! Ләбибә апага зур рәхмәт. Хәзер ул вафат инде, урыны оҗмахта булсын. Шулай итеп, без аның белән Казанга, әнкәй янына юл тоттык. Әнкәй Казандагы төрмә начальнигының дуңгызларын карый икән. Ул аларны ашатып кына калмый, көн саен сабын белән юып, чистартып тора. Йорт хуҗасы, төрмә начальнигы булса да, әнкәйгә шулкадәр ышанган, вакыт-вакыт урамга чыгып керергә, хәтта базарга барып кайтырга да рөхсәт биргән. Кичләрен әнине төн кунарга төрмәгә алып китәләр. Без әнкәй янында Ләбибә апа белән ике кич кундык. Өчәүләп Печән базарына барып кайтырга да рөхсәт бирделәр.
Хәзер Казанга баргач, ул урамнардан еш узарга туры килә. Әнкәй эшләгән урамга җиткәч, мин ирексездән туктап калам да озак басып торам, күңел тула.
Әнкәй яныннан китү бик авыр булды. Авылда гел аннан хат көтеп яшәдек. Аңа биш ел биргән булсалар да, соңыннан Сталин амнистиясе нигезендә аны ике ел ярымга калдырганнар иде. Без әнкәйне түземсезләнеп көтәбез, ул кайтыр көннәрне санап торабыз. Күрше-күлән, туган-тумача һәрвакыт хәлебезне белеп тора. Кем керсә дә, сүз күбрәк әнкәй турында була.
 
Кышкы салкын көннәрнең берсендә
Гадәттәгечә, күрше-күлән җыйнаулашып әнкәйнең авыл халкына кылган игелекләрен искә төшереп утырабыз. Капка шыгырдап ачылып ябылды да кемнеңдер аяк тавышы салкын карны шыгырдата-шыгырдата ишеккә якынайды. Бераздан ишектән әнкәй килеп керде дә ишек төбендә басып калды. Без аны Әгерҗегә кайтып төшкәч, хәбәр бирер дип көткән идек. Әнкәй исә поезддан төшкән дә туры өйгә, безнең янга ашыккан, күрәсең. Егерме чакрым араны атлап кына түгел, йөгереп кайткандыр ул.
Вокзалга кайтып төшүгә, ул күңелсез бер вакыйгага тап булган. Аның өстеннән шикаять язуны оештырган хатынның кече улын ике милиционерның төрткәләп вагонга алып кереп китүләрен күреп калган ул. Егетнең ашлык урлауда гаепләнеп, суд карары нигезендә төрмәгә җибәрелүе булган икән. Әнкәйне төрмәгә утырткан хатынның газиз бер баласы иде. Аның җаны телгәләнгәндер улы өчен. Очраклы хәлме бу? Ходай язмышымы? Әнкәй төрмәдән кайта, ә аның улы зинданга китә. Җитмәсә, вокзалда ук очрашалар.
Әнкәй, төрмәдән кайткач, үзен газап утына салган бу өч хатынга ачу сакламады, озак еллар алар белән аралашып яшәде. Ул авылда мәет юу, мәет озату кебек изге гамәлләрне башкарып йөрде, әлеге хатыннарны да юып-кәфенләп Аллаһ хозурына озатты. Яшьлегендә төрмә газаплары күргән әнкәйгә безнең белән озак еллар бергә яшәргә насыйп булды. Туксан сигез яшендә безгә бәхиллеген калдырып, якты дөнья белән хушлашып, мәңгелек йортына китеп барды ул. Урыны оҗмахта булсын!
 

Комментарийлар