Логотип «Мәйдан» журналы

Шкафка көя ияләшмәсен, дисәң...

Моның берничә сере бар.

chto-by-mol-ne-zavelas

 

 

 

Шкафтагы киемнәрне көя кисмәсен һәм алардан һәрчак тәмле ис кенә килеп торсын дисәгез, берничә киңәшкә колак салыгыз.
Беренчедән, шкафтагы киемнәрне һәм тукымаларны аена бер тапкыр җилләтеп торырга, шкафны җентекләп уксуслы су белән сөртеп чыгарга кирәк. Микробларга каршы көрәшүче бу чара арзанга да төшәчәк.Ә менә ябык шкафларда һәрчак хуш ис саклансын һәм көя чыкмасын өчен башка чара кирәк. Кемнәрдер эфир майлары булган мамык дисклар файдалана. Тик аларның исе бар кешегә дә ошамый. Ә менә киштәдәге киемнәр арасына мунча сабыны тыгып куйсагыз, алардан хуш ис кенә килеп торыр. Өстәвенә, андый урынга көя ияләшмәс.

 

 

 

 

Фото: социаль челтәрләрдән

 

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/

 

Комментарийлар