Логотип «Мәйдан» журналы

Шикәрле печеньелар

Бик җайлы, гади һәм оста пешекче булуны сорамый торган рецепт. Чәй янына да, каһвә белән дә искиткеч тәмле печеньелар.Кирәкле ингредиентлар: 1 кап ак май (маргарин белән дә бик тәмле була!), 1 кап эре...



Бик җайлы, гади һәм оста пешекче булуны сорамый торган рецепт. Чәй янына да, каһвә белән дә искиткеч тәмле печеньелар.



shikerle-pechene
Кирәкле ингредиентлар: 1 кап ак май (маргарин белән дә бик тәмле була!), 1 кап эремчек, чеметем генә тоз, ярты чәй калагы сүндерелгән сода, он, шикәр комы.


Маргарин яисә ак майны, өй температурасында тотып, бераз йомшатырга кирәк. Аннан эремчек белән икесен бергә агач кашык ярдәмендә изәсең, бер масс га җиткерәсең. Тоз, сода салып, он белән йомшак камыр ясыйсың. Берәр сәгатькә суыткычка куеп торсаң яхшы. Тик ашыкканда камырның ярты өлешеннән шундук печеньелар ясый башларга да була. Бер норма камырны икегә бүләсең. Һәр кисәктән тагын 16 кисәк ясап, һәрберсен уклау белән җәясең. Сай тәлинкәгә шикәр комы салып куярга кирәк. Шушы камыр түгәрәкләрне тәлинкәгә куеп, бер ягын шикәрлисең. Шикәр ябешмәсә, камырны әз генә үсемлек мае белән майлап алырга була. Яисә шикәрне камырга кул белән дә сибеп чыгарга була. Түгәрәкнең шикәрле ягын эчтә калдырып бөклисең. Ярымтүгәрәкне тагын шикәргә манчып, тагын бөклисең. Шушы конвертларны пергамент кәгазь җәелгән табага тезә барасың.















Мич 200-220 градуста, җитәрлек дәрәҗәдә кызган булырга тиеш. Йөзе килүенә карап, 10 минутлап пешә. Артыграк тотсаң, кызарыбрак китсә, үзенә бертөрле, артык кызармаса, мичтән тиз чыгарсаң, үзенә бертөрле тәмле була.







Фото: Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА

«Интертат»

Комментарийлар