Логотип «Мәйдан» журналы

«Шигырьләргә күчәр моңым бар...»

Тургай моңыТамчы-тамчы сәйлән булыпТүбәдән нурлар тама.Зифа таллар алтын, көмешБәрхеттән чулпы тага. Чыпчыклар чыр-чу киләләрНихәл, дип, күрше-күлән.Кар суында битен юыпЯшәрә бәбкә үлән. Көл...

Тургай моңы


Тамчы-тамчы сәйлән булып
Түбәдән нурлар тама.
Зифа таллар алтын, көмеш
Бәрхеттән чулпы тага.
 
Чыпчыклар чыр-чу киләләр
Нихәл, дип, күрше-күлән.
Кар суында битен юып
Яшәрә бәбкә үлән.
 
Көләч кояш күзләп тора
Гөрләвекләр агышын.
Зәңгәр киңлектә ишеттем
Бүген тургай тавышын.
 
Сайрый. Оча. Нурлар коча
Күккә ашып бер нокта.
Тулы булмаган шул яме
Туган җирнең ул юкта.
 
Түгелә моң тургай җанын
Сагынудан аралап,
Күк гөмбәзенә бәрелеп,
Киң җиһанга тарала.
 
Уянып тургай моңына
Умырзая күз ача,
Тояр өчен яшәү ямен
Сагыну җыры аша.
 
Моң агыла уятырга
Яшь бөреләргә тулып,
Наз-нур көткән туган җиргә
Язның сәламе булып.
 
 

Эзсез генә китмәм...


Күңелемә чиксез галәм сыйган...
Серләрен тик сиңа ачармын!
Учларыңа салып ут-йөрәгем,
Җиденче кат күккә ашармын.
 
Эзсез генә китмәм бу Җирдән мин,
Күңел тәрәзәңне кагармын.
Сөюемне янар маяк итеп,
Киек каз юлына кадармын.
 
Йолдыз булып Җиргә атылганда,
Җаннар тарту көчен тоярмын.
Минсезлектән назга сусаганда,
Сөю яңгырлары коярмын.
 
Эзсез генә китмәм бу Җирдән мин...
...Яраларга дәва табармын.
Соңгы чиктә... сагыш гөлләреңә
Бер тамчы дым булып тамармын.
...Эзем салып Җирнең куенына,
Бер тамчы моң булып тамармын.
 

Гомер ашыга


Күңел таллыгымда сандугачлар
Сайрар мизгел көтеп талчыга.
Назлар булып тулыйм, дисәм сиңа −
Кич соңара, таңнар ашыга.
 
Гөлләр тулы куеннарын ачкан
Җәйләр булып чыгып каршыңа,
Татлы җиләк булып эрим, дисәм −
Яз соңара, көзләр ашыга.
 
Күккә ашкан сагыш-ялкыннардан −
Җаннарыма сыймый ташыган,
Йөрәгеңә яшен кабынуын
Мин көтәм дә − гомер ашыга.
 
 

Моң


Мөлдерәмә өмет йолдыз кебек
Күңел күгебездә сүнгәндә,
Сөю тулган серләр балкыш булып,
Киек каз юлына сеңгәндә,
 
Бездән ялгыз калган язмышларны
Яшен кебек сагыш телгәндә,
Күктән моңнар иңәр, хәтер булып,
Ялкынланып янган төннәрдән.
 
Тамырларга, карашларга сеңеп,
Югалтулар булып сулкылдар.
Үзәк өзгеч моңнан үрелер дә,
Җанны сихерләрләр шул кыллар.
 
Ятим калган хисләр иңрәгәндә,
Әрнү җанга булса җиһан тар,
Әле ярый яралардан саркып,
Шигырьләргә күчәр шул моң бар.
 
Мәңгелекнең сагышыннан саркып,
Күңелләргә иңәр шул моң бар.
 
 

Сиңа


Моңлы җанымның һичкайчан
Серенә үрелмәдең.
Уйларымнан, хисләремнән
Көнләшеп сүрелмәдең.
 
Гамәлемне, күңелемне
Кабул иттең – ничек бар.
...Җаннар ялгыз елаганда,
Кичердең соң ничекләр?!
 
Язмышларга яра салып,
Яратканнар киткәндә,
Янәшәмдә синең булу
Җанны шагыйрь иткән дә!
 
 
Күзләреңдә күрдем...
Язлар безне сихерләгән
Хәтер юлларыннан уздым.
Тулган ай да серле карап,
Миңа нурлы кулын сузды.
 
Күңелемә моңнар тулды,
Мөлдерәмә җаным сызды.
Сихри нурлы йолдыз белән
Кайтырыңа юллар сыздым.
 
Күңел – киек каз юлында...
Анда – өмет балкышлары.
Йөрәгемдә – кайтавазы
Иңрәп үткән яз-кышларның.
 
Наз болыты тетрәп тулган...
Түгел, күңел, көзләреңдә!
Еллар аша янә күрдем
Мин үземне күзләреңдә!
 
 
Сиңа киләм йолдыз аралап
Шаштың... Кочтың... Йолдызларга очтың...
Сөю утын күккә ник алдың?
Еллар булып нуры чыңлап тамган
Йолдыз арасында югалдың...
 
Киек каз юлына сеңгән ахры,
Кайтырмын, дип, киткән эзләрең.
Телгәләнгән йөрәгемә тетрәп
Карап тора галәм күзләре.
 
Йолдыз җиле кунган керфегеңнән
Үбәргә, дип, кат-кат, зарыгып,
Җырга сеңгән Мәхәббәтем елый
Яшьлек Хыялына сарылып.
 
Офыкларга иңгәч төн карасы,
Йолдыз булып Җанга Җан дәшә.
Йолдыз белән йолдыз – күз арасы,
Чиксезлектә, гүя, янәшә.
 
Төн пәрдәсе утлы йолдызларны
Сипкән саен күкнең йөзенә,
Сиңа ара йолдыздан да ерак,
Гомер җитмәс, диеп өзеләм.
 
Моңнар тамган эзләреңнән киләм...
Назга тулып! –Түгелмен ялгыз.
Юк, тайпылмам, серле киңлекләрдә
Балкыса да, дәшеп, мең йолдыз!
 
 
***
Хушлашмадың... Киттең. Үксез көзләр
Яшьләр аша җанга бактылар.
Синең өчен, ахры, кыр казлары
Саубуллашып канат кактылар.
 
Үткән юллар, гомергә тиң еллар –
Синең белән минем арада.
Ачы газап, татлы ләззәт – сөю
Сеңеп сулды җанда – ярада.
 
Көзләремдә мин дә киттем синнән,
Ак кышларым алда көткәнгә.
Торналарның моңсу авазлары
Соңгы сәлам булды үткәнгә.
 
Көзләремдә киттем синнән, Сөю,
Синсез генә яши башладым.
Исемеңне керсез күңелемнең
Тирән упкынына ташладым.


Рәмзия ӘХМӘТОВА


Фото: https://pixabay.com/

 

axmatova-ramziya-fotoРәмзия Әхмәтова (Әхмәтова Рәмзия Шәех кызы) 1953 нче елда Актаныш районы Уразай авылында туа. Шагыйрә, Актаныш районының «Агыйдел дулкыннары» иҗат берләшмәсе әгъзасы, әдәби бәйгеләр җиңүчесе. Уразай авылында яши.



Авторның башка шигырьләре белән журналыбызның ноябрь (№11, 2019 ел) санында таныша аласыз.

Комментарийлар