Кичерегез, кайвакытта сезне
Килә минем ташлап китәсем.
Имеш, миңа шулай сездән башка
Бик тынычлап дөнья көтәсе.

Хисләремә ирек куймый гына,
Яланнарга чыгам, кырларга.
Туган якны зурлап күңелемнән
Эзләмим күк яңа җырлар да.

Мин, янәсе, шигырьләрем онытып,
Тауга менәм, йөрим кинәнеп.
Тик котылу мөмкин түгел икән –
Яңалары кайта ияреп.

Шигырьләрем, тормышыма минем
Кайдан болай килеп кердегез?
Танымыйча, шулай ялгыш кына
Шагыйрь диеп әллә белдегез.

Хисләремә үрелеп, орлык сыман,
Шытаргамы миндә уегыз.
Шаштырдыгыз бугай үзегез белән,
Шаяртмагыз әле, куегыз!

Сезгә генә ачтым серләремне,
Сөйләмәгез зинҺар бүтәнгә.
Кавышу көнен көткән гашыйк төсле
Гөлләр чәчтем әле түтәлгә…

 

Әгъния САБИРОВА-МИҢНЕБАЕВА

Фото: https://ru.freepik.com/photos/background

«Мәйдан» журналы архивыннан


Комментарий язарга