Шигырь эзлим

табигатьтән,

искән җилдән,

аккан судан…

Бушанырга сәбәп эзлим,

Күңел чөнки шыплап тулган.

 

Кичерешләр чиктән ашкан,

нык җыелган,

тормыш баскан…

Гаеп ташлап карамагыз,

Язгы судай ургып ташсам.

 

Сәбәп эзлим,

сәгать эзлим,

Вакыт җитте, шуны тоям.

Тамчы-тамчы илһам җыям,

күтәреләм… җиргә коям.

 

Җир яшәрсен, күңелләрдә

Чәчкә атсын сулган гөлләр.

Шигырь бүген

һәр тереклек,

йөгерек су,

искән җилләр…

 

Хис-тойгылар, кичерешләр,

Барысы җыр – шуны тоям.

Сулган җаннар арулансын,

Тамчы-тамчы илһам җыям…

 

Сибелермен ләйсән булып –

Мөлдер-мөлдер күңел оям.

Шигырь эзлим,

илһам җыям…

 

Болында

Болыннарга җиләк эзләп чыксам,

Һушсыз калам күреп чәчкәләр.

Үсмәс иде бу кадәрле булып,

Орлык сибеп махсус чәчсәләр.

 

Шау чәчәкле болын буйлап атлыйм,

Килми хәтта җиләк өзәсем.

Кыр гөлләрен кочагыма җыеп,

Тәкыяга килә тезәсем.

 

Хуш исләрен иснәп, онытылып,

Утырасым килә озаклап…

Әни, әни, җиләк җыйыйк, диеп,

Улым алды шулчак кочаклап.

 

Әй сабыем, җаныкаем минем,

Өлгерепләр пешкән җиләгем.

Җыям балам, ничек кала алыйм

Үтәмичә синең теләгең.

 

Җиләк өзеп, савытыма салам,

Хуш исләре кала кулымда.

Ана белән бала җиләк җыя

Шау чәчәкле җәйге болында…

 

Беребез җиләк күзли, беребез – чәчәк,

Нәрсә тансык, сайлап шунысын.

Көзләр җитеп, җимешләрең пешкәч,

Шау чәчәкле җәйне уйлыйсың…

 

Арыш кыры

Дәрья сыман арыш кыры…

Сак кына үтәм эчкә.

Кичке шәфәкъ балкышымы?!

Арышлар зәңгәр төстә!

 

Яшькелт зәңгәр! Юк икән лә,

Кызгылт-сары, шәмәхә!

Күрче әле, бер нур бии

Минем белән янәшә!

 

Җәйге кояшның яратып

Назлавы арыш кырын!

Җаным белән тойдым шулчак

Кояшның гашыйк нурын!

 

Кичке балкыш! Искитмәле!

Иген кыры мең төстә!

Ләззәтләнеп басып торам

Күңелем тулы хискә!

 

* * *

Төшләремдә кабат сине күрдем.

Нигә кердең? Әйтче?..

– Сагындым…

Сүзсез калдым.

Күзләремнән генә

Тамып-тамып төште сагыш-моң…

 

Сагынуым татлы газап булып

Карашыма чыкты сизелеп.

Ә сүзләрем эчтә, бик тирәндә,

Ни сәбәптер, калды өзелеп.

 

Синең урын – минем йөрәгемдә,

Мин яшимен синең җаныңда.

Шулай булгач, ничек түзсен ди соң,

Күңел һәрчак сине сагына…

 

Әйтмәсәм дә, карашыма чыга,

Күзләремнән тама сагышым.

Йөрәк дәшә сиңа, ишетәсеңме:

— Мин бит сине шундый сагындым!

Сагындым!..

 

Нәрсә соң ул бәхет?

Нәрсә соң бәхет? Нинди була хәсрәт?

Хәсрәт йөге авыр… Бәхет – җиңел, рәхәт!

Бәхет бит ул тамчы – иртән кояш күргән,

Сагыш – дәрья сыман, үзе күлдәй тирән…

Бәхет иңнәреңә очар канат куя,

Хәсрәт килсә, кеше шул канатны җуя.

Бәхет мизгел генә, тоеп калу җитә,

Хәсрәт кеше җанын нык яралап үтә…

Бәхет – чишмә сыман, сагыш исә – диңгез,

Вакыт үлчәвендә икесе дә тигез.

Хәтер булып кала икесе дә җанда,

Өмет белән карыйк һәр туасы таңга!

Бәхетлесе булыр, кайгы-сагышлысы,

Авыр көннәреңне җиңелләре җиңәр.

Һәрбер үткән көнне кеше тормышының

Кабатланмас үзгә кыйпылчыгы, диләр….

Гөлара ШӘРИПОВА

Фото: https://ru.freepik.com/

«Мәйдан» № 11, 2022 ел


Комментарий язарга