Логотип «Мәйдан» журналы

«Шигырь, дустым, Илаһының җанга өргән сулышы!..»

 * * *Болыт куерып каралды,Томан куерып агарды, Болытлы томанлы иртә...Каеннар тора караеп,Күңелем калды сагаеп,Күк адаштырып кояшныКайларда йөртә?..  * * *Агыйделне боз тоткандыр,Йокыг...

 
* * *
Болыт куерып каралды,
Томан куерып агарды,
Болытлы томанлы иртә...
Каеннар тора караеп,
Күңелем калды сагаеп,
Күк адаштырып кояшны
Кайларда йөртә?..
 
 
* * *
Агыйделне боз тоткандыр,
Йокыга талгандыр яры...
Тал-курасын сызгырткандыр
Кышның беренче бураны...
Ялгызым калган бу төндә
Бәсле тәрәзәмә багып,
Уйлап утырам шуларны...
* * *
Кыйбласызларга
Кай яктан
Чыкса да кояш – барыбер;
(Аркаларын җылытырга
Борылып яту да җитә)
Уйларымны бутады гел
Офык читендәге шәфәкъ:
Явармы кызыл кар җиргә?
* * *
Уеңда ни, гамәлеңдә,
Каләмеңнән ни тама?
Барлап, белеп тора галәм –
Бер кыенлык юк аңа...
Тели – бора сине уңга,
Тели – сулдан җибәрә...
Чыгарганчы туры юлга
Җилләрендә җилгәрә...
* * *
– Шигырь шөгылеңме? – дисең,
Шөгыль бит ул – кул эше.
Шигырь, дустым, Илаһының
Җанга өргән сулышы!..
Чиксезлекнең аһәңе ул,
Мәңгелекнең агышы!
– Шигырь шөгылеңме? – дисең,
– Бу – гөнаһсыз ялгышың...
* * *
Әрнемә, рәнҗемә, и күңел,
«Беткән бу», – димәсен берәрсе.
Дәвере болганчык, белмәссең,
Уткамы, сугамы керәсе...
Язмышларны язган без түгел,
Әрнемә, рәнҗемә, и күңел,
Безгәчә килгәннәр, киткәннәр,
Димәк, без дә мәңгелек түгел...
* * *
Әткәң-әнкәң фатихасы
Имин итәр ил-көнеңне,
Рухлары нурга коенсын!..
Үткелләрне үткәндә дә,
Зилзиләләр «искәндә» дә
Куллары җылысын тоярсың...
Әткәң-әнкәң фатихасы –
Һәрчак шуларга сыен Син!..
* * *
...Почмаклар:
текә маңгайлы,
кылыч борынлы,
пычактай үткен,
сөңгедәй очлы;
теләсәң сыенырга,
йә калырга качып,
никадәрле
үзгәрергә кирәк
шуларга яраклашып?!
* * *
Урам тутырып үттеләр,
Үр ягына киттеләр...
Артларыннан үкси-үкси
Өреп барды бер көчек...
Гүргә илтеп керттеләр...
Китә дә бара кеше
Үр-гомерләрен кичеп...
Озатып калыр кем, ничек?
* * *
«Кайту ягы якынрак», –
Таныш сукмак, янәсе...
Ничә тапкыр узып киттем
Авылымнан янәшә...
Чалманарат, кайтасым бар
бәхиллегеңне сорап...
Китү-кайту дөньясында
Ара якын, юл ерак...
* * *
Каракның кулын кискәннәр,
Ялганчының – телен...
Иманнан ваз кичкәннәрне
Яндырганнар тере...
Уйнаш, ришвәт түрәләрнең
Төшмәгән түреннән.
Меңнәрчә ел ук электән
Бүгенге күренгән...
* * *
Үзеннән өстен бер көнне
Шәүләсенә басылыр.
Үзен өскә чөйгән телен
Тешләп түбән асылыр...
Гыйбрәтләнер өчен мисал
Юк ерактан эзлисе...
Әүвәл үзем өчен шушы
Сигез юлның тезмәсе...

Комментарийлар