Логотип «Мәйдан» журналы

Шәхси пенсия капиталын җитди авыруларны дәвалауга тотарга рөхсәт итәчәкләр

Шәхси пенсия капиталын җитди авыруларны дәвалауга тотарга мөмкин булачак. Шул хакта финанс хезмәтләрен кулланучылар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, пенсия системасын үстерү буенча Россия Банкы рәисе...

Шәхси пенсия капиталын җитди авыруларны дәвалауга тотарга мөмкин булачак. Шул хакта финанс хезмәтләрен кулланучылар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, пенсия системасын үстерү буенча Россия Банкы рәисенең элеккеге ярдәмчесе Юрий Воронин сөйләгән.
Бу хакта «Российская газета» яза.
«Сәламәтлек саклау министрлыгы әзерләячәк фиксацияләнгән исемлек расланачак. Мәсәлән, онкология авырулары», – дип аңлаткан басманың әңгәмәдәше.
Шул ук вакытта акчаларны кулга алу мөмкинлеген булдырмас өчен аларны медицина оешмасы счетларына гына җибәрергә мөмкин булачак, дип өстәгән ул.
 https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/06/180280/

Комментарийлар