* * *
Сөйгән җаннар газабының чиге юк,
Утта янып тилмерүнең тиңе юк.
Кайчакларда боз да керә йөрәккә –
Ни күңелнең, ни йөрәкнең биге юк.

378

 

* * *
Йөрәкне дә күмер итә мәхәббәт,
Кайчагында гөлләр итә мәхәббәт.
Бер-беренә туры килгән ярларның
Икесен кушып бер итә мәхәббәт.

* * *
И көнләшү!
Кешеләргә бирәсең авыр җәза,
Көнләшеп, берәүләр авылдан яза.
Саласың йөрәккә тирән җәрәхәт,
Аның әрнүе үзенә бер каза.

* * *
Бик моңсу итте юлларны
Моңлы сазыңның кыллары.
Ике күзем – ике диңгез:
Чумдың, бетәм дип тормадың.

* * *
Авыр уй биләсә башны,
Җан урын табалмый башлый.
Синең күкрәктә ни икән:
Назлы йөрәкме йә ташмы?

* * *
Сәламәт кеше аңламас
каты авыру хәлен,
Йокыдан айный алмаган
белмәс йокының тәмен.
Рәхәтен күрмәс яшәүнең
мал дип башын югалткан,
Хәтта сизмичә уздырыр
тормышның гүзәл мәлен.

* * *
Әгәр җиргә һәм халыкка
яхшылык чәчсәң өеп,
Утырып эшләгән урның
булыр тәхеттәй биек.
Син кылган яхшылык кайтыр
үзеңә хөрмәт булып,
Бер кеше әйтмәс, тормышта
юкка яшәде, диеп.

* * *
Аяусыз орыш кырында
мәгънәсез көрәш бара:
Егарсың, бәлки, берәвен,
салып үтергеч яра.
Моның белән һич мактанма:
юк итү авыр эшмени –
Үлемгә хөкем иткәнче,
син яшәү биреп кара.

* * *
Бер сулып корыган гөлләр
яңадан чәчәк атмый.
Тарихларга киткән еллар
әйләнеп кире кайтмый.
Очратырмын, дигәннәр дә,
күпме генә күзләмәсен,
Яшьлектә калган көннәрнең
Хәтта эзләрен тапмый.

* * *
Кичен ятып, иртәгесен
торасыңны белмисең.
Шуңа көн дә яхшылык чәч,
югыйсә өлгерисең.
Уңышыңны җыеп ал да
янә чәч зуррак җиргә.
Шул чакта үзең күрерсең
игелекнең төрлесен.

* * *
Акыллы, зирәк сүзеңне
алтын-көмештәй сакла.
Башта сөйләгәнне тыңла –
сүзне бүлеп, сүз катма.
Телең телгә йокмаса да,
кайчакта тый телеңне.
Бөтен кеше сөйли бит, дип,
дөнья гайбәтен сатма.

* * *
Баш өстендә үлем белән
уйнап торган кылычны
Башың иеп каршы алсаң,
теләп бары тынычлык,
«Игән башны кылыч кисми»
дигән әйтем рас килмәс, –
Шәһит китәрсең, халкыңа
калып чиксез бурычлы.

* * *
Шатлыкта да, хәсрәттә дә
дустыңны сынап кара,
Чөнки кеше бу тормышта
төрле хәлләргә тара.
Таяныч, сердәш булырлык
дус итеп шуны сайла –
Гамәле һәм теле белән
уймаслык булсын яра.

* * *
Хәйләкәрне күзгә карап
ант иттерсәң мәҗбүри,
Көлтә-көлтә вәгъдәләрне
биргән дә булыр юри.
Син борылып китү белән,
бозар антын, вәгъдәсен –
Ышансаң аңа бетәрсең,
боздан тиз эри-эри.

* * *
Нияте изге адәмнең
бар гамәле уң була,
Эшләре белән сүзләре
бер-беренә тиң була.
Авызыннан сибелгәннең
тузга язмаган сүзләр –
Тырышлыгы, сүзе кебек,
җилгә очып юк була.

* * *
Хаким булырга рухыңның
чиста булуы кирәк
(Тик хакимнәр арасында
андыйлар үтә сирәк),
Хакыйкатькә – дус, рияга
дошман булырга тиеш –
Бары шул очракта гына,
халкым, дип тибәр йөрәк.

* * *
Күзләрем күрмәсен иде
телемнең җуелганын,
Ата-баба йоласының
җиремнән куылганын.
Милләтемнең үсүенә
ярдәмен бирсен Ходам –
Күтәрә алмам халкымның
корбанга куелганын.

* * *
Җиңел генә кергән байлык
шулай тиз чыгып китә
(Бәрәкәтсез булганына
борчылу җанны өтә).
Кызыкмагыз андый малга –
рәхәте булмас алда:
Гөлт итеп кабынган ут та
балкый да сүнеп бетә.

* **
Язмышым сызган юллардан һаман ялгыз атладым:
Мәңге таяныч булырлык терәгемне тапмадым.

Үтеп бара гомерләрем сәхрәләр, чүлләр аша,
Иреннәр кибеп ярылды – кояш миңа тоташа.

Яндырды да, көйдерде дә шул кояшның нурлары,
Һаман михнәткә чыгарды язмышымның юллары.

Күтәрдем мин ул михнәтне, урталай бөгелсәм дә,
Сиздермәдем башкаларга, сөенсәм, көенсәм дә.

И Гөлчәчкә*, бу тормышта ничек авыр булмасын,
Ходай күрсәткән сукмактан барыбер тайпылма син!

*Гөлчәчкә – Флера исеменең татарча мәгънәсе.

* * *
Җанкисәгем, син һаман да минем моңлы җырымда,
Йөрәгем – синең кулыңда, күзем – кайтыр юлыңда.

Ак чәчкәләр җыйган идек гашыйклар болыныннан,
Иң матур җыр туган иде яратышу турында.

Күз алдыма киләсең дә, тетрәнә бөтен җаным.
Бер мизгелгә дә югалтмыйм – син һәрвакыт уемда.

Йөгереп килеп чумар идем капкындай кочагыңа.
Рәхәт бер кайнарлык тоям бары синең куйныңда.

Сибелә чәчәк, түгелә җыр мәхәббәт иңгән җирдә.
Сөюнең керсезе туа хис дәрьясы буенда.

Тагын җыр язды Гөлчәчкә, каләмен хискә манып,
Бу җыр – янә бер мәдхия илаһи көч турында.

* * *
Йөрәгемнең иң түренә
салдым сөю хисемне –
Яшердем нык тирәнгә.
Хисемнең якты җиренә
яздым синең исемне,
Сине өзелеп сөйгәнгә.
Мендем мәхәббәт үренә,
алып синең төсеңне –
Синсез янып көйгәнгә.
Анда синең йөз күренә –
сыный минем көчемне,
Түзәрме, дип бу хәлгә.
Салдың сагышлар чиренә
хисеңә тиң җисемне,
Тилмерсен дип бер мәлгә.
Киттең айрылар иленә,
калдырып сөючеңне –
Җансыз дип белдең мәллә?

* * *
Дөньяң онытып үпкән эзләр әле дә яна,
Ни хикмәттер, хис-тойгылар һаман яңа:
Бер-беребезне эзли-көтә күзләр тала,
Ә телләрдән сүзләр түгел, гөлләр тама –
Бу илаһи хистән күпләр мәхрүм кала.

Ничә еллар тыелып килгән хисләр ташты,
Күңел түрендәге хыял чынга ашты,
Бәйгеләрдә чапкан аттай йөрәк шашты,
Санга сукмыйча вакытны һәм дә башны –
Кемнәр шулай сөя микән бездән кала?

* * *
Газаплардан сынып төшкән күпме кеше күрдем мин,
Хәсрәтләрдән агу эчкән күпме кеше күрдем мин,
Изгелек эшләп, нур чәчкән күпме кеше күрдем мин,
Бер-берен сөеп яшәгән күпме кеше күрдем мин,
Тик үлемнең барысын да тигезләвен күрдем мин.

Уңганлык белән ялкаулык – һәрвакыт капма-каршы,
Ялкауларның көнчелеге – ямьсез низаглар башы,
Җанын мәче тырнаганга, тамактан үтмәс ашы,
Хөсетлеге куенында тотар һәрчак үч ташы –
Шул ташларның күз чыгарып, баш тишкәнен күрдем мин.

Сакланырга кирәк һәрчак сүзендә тормаганнан,
Күзеңә карап, кадерле кешеңне урлаганнан,
Иң якын дустын барсына бетереп хурлаганнан,
Бернинди әдәп-канунга буйсынып тормаганнан,
Чөнки аларның күзендә җимергеч көч күрдем мин.


Комментарий язарга