Логотип «Мәйдан» журналы

Шәриф Камал исемендәге әдәби премия гамәлгә куелды

Яшь иҗатчылар өчен Шәриф Камал исемендәге әдәби премия гамәлгә куелды. Бу хакта ТР мәдәният министрлыгы хәбәр итә.Әдәби премия Шәриф Камалның әдәби мирасын популярлаштыру, проза жанрында язучы талантл...

Яшь иҗатчылар өчен Шәриф Камал исемендәге әдәби премия гамәлгә куелды. Бу хакта ТР мәдәният министрлыгы хәбәр итә.sherif-kamal
Әдәби премия Шәриф Камалның әдәби мирасын популярлаштыру, проза жанрында язучы талантлы яшь авторларны ачыклау, җәмәгатьчелек игътибарын әдәби процесска юнәлтү максатларыннан гамәлгә куелган.
Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә мәктәп укучылар һәм студентлар, 12 — 30 яшьлек авторлар дәгъва итә ала. Әдәби премия ике юнәлешне үз эченә ала — хикәя, новелла, кечкенә повесть, нон-фикшн жанрларына караган татар телендәге проза һәм әдәби тәрҗемә.
Сүз Шәриф Камал әсәрләрен инглиз, немец, төрек һәм башка телләргә тәрҗемә итү турында бара.
Катнашучылар үз әсәрләрен 15 декабрьгә кадәр kamalpremiyese@yandex.ru адресы белән юлларга тиешләр. Экспертлар әсәрләрне сайлап алалар, мастер-класслар һәм вебинарлар уздыралар.
Конкурс нәтиҗәләре декабрь ахырында билгеле булачак. Әдәби премия декабрь ахырында Шәриф Камалның мемориаль фатирында тапшырыла. Премиянең күләме һәр номинациядә 50 мең сумны тәшкил итә.
 

Фото: Салават Камалетдинов/архив


https://tatar-inform.tatar/news/culture/04-12-2020/sh-rif-kamal-isemend-ge-d-bi-premiya-gam-lg-kueldy-5790228

Комментарийлар