Логотип «Мәйдан» журналы

Шәле авылындагы иске мәчеттән музей ясарга ниятлиләр

Питрәч районы Шәле авылындагы иске мәчетне төзекләндереп, музей ясарга планлаштыралар. Мәчет якынча 10 ел элек ябылган.«Күптән түгел Питрәч районы башлыгы безгә бу мәчетне төзекләндереп, музей ясаячак...

Питрәч районы Шәле авылындагы иске мәчетне төзекләндереп, музей ясарга планлаштыралар. Мәчет якынча 10 ел элек ябылган.shele-avyly
«Күптән түгел Питрәч районы башлыгы безгә бу мәчетне төзекләндереп, музей ясаячакларын әйтте. Бу эштә Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм мөфтиләр советы рәисе Равил Гайнетдин булышырга мөмкин. Ул Шәледә туып үсте. Мин укыттым аны. Бик сәләтле бала булды. Глава әйткәч, шулайдыр инде», — диде Шәле авылы мәктәбе директоры Минзифа Хәсәнова.

Булачак музейда нәрсә урнаштырылачагын да сайлаганнар инде. «Ул музейда авыл, мәчет турында мәгълүмат булыр. Авылның беренче муллаларының фотоларын да куярбыз. Бүгенге көнгә хәтле нинди имамнар эшләгәнен күрсәтербез. Ансыз булмаячак», — диде Минзифа Хәсәнова.
Питрәч районы администрациясендә борынгы мәчет бинасында музей оештырылачагын расладылар.
«Чыннан да, мәчетне төзекләндереп, киләчәктә музей ясау күз уңында тотыла. Равил Гайнетдиннең бу эштә ярдәм итәме-юкмы икәнен тәгаен генә әйтә алмыйм. Әлегә төзекләндерү эшләре башланмады», — дип җавап кайтарды Питрәч муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Руслан Вәлиуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Мәчетнең ничәнче елда төзелүе тәгаен гына билгеле түгел. Авыл аксакаллары: «Мәчеткә 1895 елда нигез салынган», — дисә, Шәле авылы мәктәбе директоры Минзифа Хәсәнова мәчетнең алданрак булуын сөйләде.
«Борынгы мәчетне 1895 елда салганнар, диләр. Мин моны болай түгелдер дип уйлыйм. Ул алданрак салынган булырга тиеш. Чөнки аның нигез ташлары, бүрәнәләренә караганда, тагын да искерәк булуын күреп була. 1860нчы елларда төзелмәдеме икән ул… Шундый версиям бар», — диде ул.
 

Автор: Гадел Әхмәтҗанов 


Фото: Салават Камалетдинов


https://tatar-inform.tatar/news/religion/07-04-2021/sh-le-avylyndagy-iske-m-chett-n-muzey-yasarga-niyatlil-r-5817903

Комментарийлар