Логотип «Мәйдан» журналы

Шәһәрне дә яратырга кирәк...

Шәһәрне дә яратырга кирәк.Таш булса да йөзе.Таш булса да.Һәр карышы Җир-Анадан аерып,Каерып алган өлеш – аш булса да. Яратырга кирәк. Таш өстендәГөлләр шытсын өченБерәм-берәм.Ул гөлләрне минкичер...

Шәһәрне дә яратырга кирәк.
Таш булса да йөзе.
Таш булса да.
Һәр карышы Җир-Анадан аерып,
Каерып алган өлеш – аш булса да.
 
Яратырга кирәк. Таш өстендә
Гөлләр шытсын өчен
Берәм-берәм.
Ул гөлләрне мин
кичерү сорап
тамган күз яшьләре итеп күрәм.
 
Яратырга кирәк. Таш дисәң дә,
Ташлар да бит алар тере. Тере!
Син ташлардан сора:
күпме анда
кешеләрнең чәчкән,
түккән сере.
 
Шәһәрне дә яратырга кирәк.
Таш булса да үзе.
Таш булса да.
Җир-Ананың
төпчек улы сыман,
нигез-йортка гүя баш булса да.
 
Яратырга кирәк. Яратудан
Йомшара ул
хәтта каткан бәгырь.
Таш калалар түгел,
Яратуга
Мохтаҗ булып бара
безнең дәвер.
 

Лилия ФӘТТАХОВА


Фото: https://pixabay.com/ru/


 
«Мәйдан» №11, 2020 ел.

Комментарийлар