Логотип «Мәйдан» журналы

Шәһәрчә аш

Төш якынлашып килә. Шәфика карчык өй турысына чыгып утырган.

Шәфика карчык өй турысына чыгып утырган. Ике кулы белән таягына таянып, әкрен генә авылны күзәтә. Җәйге искән җил, дүрт почмаклы ак яулыгын күтәреп-күтәреп куя. Турысыннан узган кеше генә күренми.
Уң яктагы күршесе – Зәйнәп карчык каядыр киткән ахрысы. Төшкә хәтле алгы бакчасында кайнаша торган гадәте булса да, бүген күренми. Сугыш елларында, ярты чәшка сөт биреп тор әле, дип күршесенә кергән чаклары бар иде.
Сул яктагысы – Мингата карт белән Кәримә карчык, мал тирәсендә кайнаша булса кирәк. Балалары белән яшәсәләр дә малларыннан аерыла алмыйлар. Алар белән аралары ераграк – тыкрык аша. Коймалары да биек. Зәйнәп күршесенең дә, Шәфика карчыкның да балалары читтә. Аш пешкән – ашарга кеше генә юк. Төш вакытында кибеткә баручысы да күренми.
Уйлары белән булышып утырган Шәфика карчыкны кара зур сумкасын күтәреп алгы тыкрыктан килгән авыл советы секретаре Зөлфия бүлдерде.
— Исәннәрдәме, Шәфика апа, ни эшләр майтарып утырасың, ни иртә түгел, ни кич, – дип сөйләнә-сөйләнә сумкасын чирәмгә куйды.
— Ә-ә-ә, син икәнсең Зөлфия кызым, менә аш өлгерттем дә, берәрсе үтсә, чакырырмын дип чыгып утырдым әле, – диде. – Эт тә юк хәзер урамда, – дип өстәде.
Өч авылны бер итеп, таңнан карт-корының хәлен белеп, салым кәгазьләре таратып йөргән Зөлфия сөенеп куйды.
— Бүген җомга, көн тәртибе буенча, олыларның хәлен белеп йөреш. Бүген үзебезнең авылның әби-бабайларын барлап йөрим әле, – дип үзенең ни эшләп йөргәнен сөйләргә тотынды.
— Барысының да саны чыгадыр бит, – дип, кеткелдәп куйды карчык. Аннан сүзен дәвам итеп:
— Әйдә, монда тормыйк, керик әле өйгә, бик тәмле аш пешердем. Шәһәрчә аш, – дип, Шәфика карчык кызны үзе артыннан ияртте. Зөлфиянең мондый аш турында ишеткәне дә юк. Тамагы да ачыккан чагы.
Капканы ачуга, аяк куе үләнгә кереп батты. Кайчандыр мал-туар күплегеннән шау-гөр килеп торган каралты-кура тирәләре карчыкның үзе кебек җиргә иңә башлаган.
— Чирәме дә бар – малы гына юк, – дип Зөлфиянең уйларын укыгандай, әйтеп куйды карчык.
Чебен кермәскә дип, ишеккә элгән пәрдәне күтәреп, карчык Зөлфияне эчкә ымлады. Аяктагы галушын, ишек катына куйды, аның артыннан Зөлфия дә үзенең ак түфлиләрен шунда калдырды.
Гәрәбә кебек чип-чиста итеп юылган идәннәр. Арттагы өйдә ап-ак итеп акшарланган мич, өйгә ямь биреп тора. Акка яшел яфраклар төшергән тәрәзә пәрдәләре бу өйдә бик тә уңган кешеләр яшәгәнлеген күрсәтеп тора. Зөлфия үзенең зур сумкасын ишек кырыена сөяп куйды. Шәфика карчык мич артындагы почмакны күрсәтеп:
— Кулыңны шунда чәйкап ал, – диде.
Ишек катында сикертмәле  зур тимер карават, түрендә аслы-өсле утыртылган ике чигүле мендәр. Карават башыннан ике тәрәзә буйлап дүрт аяклы зур өстәл, аның өстендә яшел шакмаклар төшерелгән өстәл җәймәсе. Самовар. Өстәл тулы савыт, өсте капланган. Шәфика карчык мал чиләге өстенә комганындагы су белән кулын чәйкап алды. Өстәл җәймәсен ачып, ризыкларны Зөлфия янынарак шудырды.  Монда нәрсә генә юк: чикләвек, җимеш, хәлвә, бал. Самоварга карап торган Зөлфиянең карашын шәйләп:
– Чәйне газда кайнатсам да, өстәл күрке дип, самоварны шунда тотам. Үзем исән чакта миңа иптәш, – дип карчык кеткеләп куйды. Өстәл өстенә эленгән асылма көзгедә җыерчыклы йөздә ихлас елмаю күренә иде.
— Хәзер аш салам, – дип почмак түреннән ике тәлинкә алды. – Бик тәмле хәйбәт аш пешердем: кәбестә дә салдым, ярмасын да, токмач та җибәрдем, – дип, мич авызында торган кәстрүлнең капкачын ачты. Җәй мичне якмасам да, мич авызына куям шулай, тартып чыгарырга да җайлы, салырга да, – дия-дия, карчык аш соса башлады. Үзем генә булгач, әллә ни күп ясап булмый. Бусын да бер атна ашыйм, – дип, Зөлфия каршысына эре-эре итеп туралган кәбестә, ярмасы һәм токмачы да булган аш китереп куйды. Кыз гаҗәпләнүен яшерә алмады. «Юк, ашамыйм дисә, әллә ничек, ашыйсы да килә, төш вакыты», дип уйларга да өлгермәде, Шәфика карчык:
— Син аны ашап кара әле, шәһәрләр шулай кәбестә сала ашына. Бик тамакны туйдыра торган аш, – дип кызны кыстарга кереште. Өстәл өстенә зур телемнәр белән ипи дә кисеп куйды. Ашына катык та катты.
— Менә хәзер тәмам җитеште бу, – дип, ирен читләрен ялап куйды.
Бу ашны аш дип тә әйтеп булмый, ботка дисәң, шулпасы да, токмачы да, кәбестә ашы дисәң, ярмасы да бар иде.
— Ашарга юк заманда да сигез бала биләдем. Бер мин генә түгел, – дип сөйләп китте карчык. Ни тырышсак та, тамак туйдыра алмадык. Көнне төнгә ялгап, бер сыер, өч сарык асрадык. Аннан маен, йонын хөкүмәткә тапшырасы иде. Каян җиткерәсең, елына бер мәртәбә суела торган сарык итен. Анысын да тозлап саклыйсың. Берәр уч ярма салып бер казан аш пешерә идем. Балалар шулпа эченнән ярмасын сөзеп утыралар иде дә, шулпасын күтәреп эчәләр иде. Үземә шулпасы гына кала иде. Ярмасыз шулпа күп эчелде. Дөньялар мул хәзер. Шул көннәрне искә төшерәм дә, исән-сау барлыгым булганда, көндә шәһәрчә аш пешереп ашармын дим.
Карчык әллә нинди бер рәхәтлек белән кашыгын авызы белән тәлинкә арасында йөртә башлады.
Мул вакытта да, ачлыкның кадерен белгән Шәфика карчыкның нәрсә сөйләгәнен аңларлык яшьтә түгел иде Зөлфия.  Ләкин кәбестәсе дә, тарысы да, токмачы да булган шәһәрчә аш чынлап та бик тәмле иде.
 

Гөлфия ГАЛИУЛЛИНА

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от KamranAydinov

 

Комментарийлар