Логотип «Мәйдан» журналы

Шәһәр урамыннан чөкердәшеп

Шәһәр урамыннан чөкердәшепУзып китте әби белән бабай.«Картым» диеп, «әү, карчыгым» диеп –Якын итеп, җылы итеп шулай... Узып китте әби белән онык.«Әйт әле син, әбекәем, шуны –Шүрәлеләр булганмыни...

Шәһәр урамыннан чөкердәшеп
Узып китте әби белән бабай.
«Картым» диеп, «әү, карчыгым» диеп –
Якын итеп, җылы итеп шулай...
 
Узып китте әби белән онык.
«Әйт әле син, әбекәем, шуны –
Шүрәлеләр булганмыни чынлап!?
Ә мин йөрим әкият дип уйлап...»
 
Хыялланам бугай… Ике егет
Узып китте тыйнак бәхәсләшеп.
Саф татарча! Телнең тәмен белеп...
Минем җанны телем-телем телеп...
 
Хыялланам бугай... Ишетәм дә
Шәһәр урамында газиз телем,
Мөлдерәмә тулып китә күңел –
Шатлыктанмы, гаҗизлектәнмедер?..
 
Юк, узгынчы түгел Тукай теле!
Туган җирем булыр аның түре...
Шулай уйлап бәхетлемен кебек,
Бәхетсезмен... бүгенгене күреп.
 

Лилия ФӘТТАХОВА


Фото: https://pixabay.com


 

Комментарийлар