Мин ни өчен яшим?

272923245
Шушы мәңгелек сорау философларны, кеше күңеленең серләренә ачкыч эзләүчеләрне, бихисап адәм балаларын әлмисактан бирле гел борчып-уйландырып торган. Җәмгыятьнең акыл ятьмәсендә, буыннар алмашында, меңнәр-миллионнар йөрәгендә әле дә булса шушы сорау тыпырчына: чыннан да, кеше ни өчен яши – тәмле ашау, корсак өченме? Нәсел калдыру ниятеме? Дөньяга игелек кылыр өчен яратылгандыр ул, бәлки? Әллә инде бу тормышта, яшәешнең кырыс чоңгылларында шатлык Һәм михнәт-газаплар кичереп гомер итә торгач, бакый тынычлыкка ирешергә дә, аннары ахирәт юлына тып-тын гына китеп барыр өченме?
Яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә? Кеше, үзе дә сизмәстән, кылган гамәлләре белән гомер буе әнә шундыйрак сорауларга җавап эзли.
Кеше кайсыдыр ки җәмгыятьтә туган икән, ул – шуның җимеше, үз заманының баласы. Ул инде шушы җәмгыятьнең идеалларына, эреле-ваклы мәшәкатьләренә хезмәт итәргә тиешле. Әлеге вазыйфалар, яхшы мәгънәсендә, бишектә чагында ук сөт белән аның нәни иңнәренә, канына салынган була инде. Башкачарак әйтсәк, Җир Һәм Күкләр көче белән ул яшәүгә, көрәшкә Һәм иҗтиҺадка әллә кайчан дучар ителгән.
Тормыш матурлыктан, Һаман саен якты төсләрдән генә тормый. Кояшны кайвакыт болытлар каплап киткән сыман, аның бихисап борылышларында күләгәле-караңгы урыннар да еш булырга мөмкин. Чөнки яшәеш, камиллеккә ирешмәгән җәмгыять хата Һәм буталчыклардан хали түгел. Кеше, үсә-аңлый төшкәч, кемдер әвәләп ясаган идеалларны, ялганны Һәм гаделсезлекне кабул итә алмаса, ул нишләргә, нинди юлны сайларга тиеш?
Кешенең иреккә, мәхәббәткә Һәм үлемгә генә хакы бар. Һәркемнең гомере этешми-төртешми генә менә шушы «өчпочмак» кысаларына сыеп беткән.
Бер тамчы чык бөртегендә кояш чагылган шикелле, бер кеше язмышында ил, Ватан, миллионнар язмышы чагылырга мөмкин.
Хөрмәтле укучым! Менә сезгә гап-гади бер татар кешесе – Вәлиулла Кәбир улы Хөснетдинов тормышыннан кайбер сәхифәләр… Нинди илдә яшәде, үз гомерендә ни рәхәт күргәне булды икән аның? Әти-әнисе инкыйлаб Һәм ачлык җәфасын кичергән, үзе исә яшүсмер чагында ук кыерсытулар, курку-куркытулар, Сталин төрмәсен, аннары сугыш ачысын татыган… Дөрес, аның гомер агышы гел кыенлыклардан, кимсетүләрдән генә тормаган торуын. Ә шулай да уйланырлык, гыйбрәт алырлык нәрсәләр җитәрлек…

Беренче бүлек

1986 елның гадәти бер җәе иде. Табигать үзенә хас табигыйлек Һәм сабырлык белән кояш астында яшәп ята. Җәйнең көр, таза, матур чагы. Күзләрне чагылдырып, күкнең зәңгәр бишегендә утлы шар җемелди. Канатлары белән кояш нурларына чиртә-чиртә, тургайлар җыр суза. Әй, шуларның талпынулары! Гүя күккә нәни кыңгыраучыклар элеп куйганнар да, шулардан талгын гына туган як моңнары коела. Башларын иеп, арышлар уйчан бер кыяфәттә оеп утыра. Тирә-юньдә – яшь икмәк, сусыл үлән катыш җир исе. Әнә шул үләннәр арасыннан кинәт кенә яшел чикерткә атылып чыга да күз алдында эреп юкка чыга.
Озын-озак еллардан, урау-урау юллардан соң туган туфрагын җирсеп, сагынып кайткан кеше өчен табигатьнең әлеге хозурлыгы табигый түгелмени?
«Исәнме, туган як?..»
Дога укыгандай, Вәлиулла ашыкмыйча гына күңеленнән әнә шушы сүзләрне пышылдады. Туган авылына якынайган саен аяклары җирне ныграк тойды, йөрәге исә дулкынланудан катырак тибә башлады аның.
Кырык алты елдан соң кешенең, язмыш чоңгылларын кичеп, Герман җиреннән беренче тапкыр туган авылына кайтуы лабаса…
Кайтуын кайтты, тик менә Вәлиулла – туып-үскән авылын, туган авылы исә үзенең улы Вәлиулланы танымады. Алар арасында әллә күпер, әллә упкын иде бу минутларда? Күпер дигәнең аны үткәннәре белән, бала чагы, әти-әнисе, туган йорты, тәгәрәп үскән чирәмлекләр, якты чишмә, мәхәббәт сагышы Һәм сугышка китеп барган томанлы көннәр белән тоташтыра. Упкын дигәнең, киресенчә, ничектер икесенең арасына кереп баскан да, аны үткәннәр белән бүгенгенең бербөтен булып кушылуыннан аерырга, читләштерергә тели.
Чыннан да, Вәлиулланың күңелендә бу минутларда ике хис тартышы бара иде. Гаҗәп, әлеге хис кайчанга хәтле озата барыр икән аны?
Авылны танырлык түгел!
Заманында гөрләп торган авыл беткән, үчкән, сүнгән, тәмам таралган. Бушап калган каз оясыннан бер дә ким түгел. Җан әсәре бер дә сизелми шикелле. Кем гаепле моңа – вакыт җилләреме, әллә кешеләр үзләреме?
Автобуста Казан–Чаллы юлыннан кайтышлый Вәлиулла ишетеп тә, сорашып та әлеге сорауларга азмы-күпме җавап тапкан иде. Туган авылына аяк басар алдыннан үзе дә күрде ләбаса: бу тирәләрдән берничә чакрым читтәрәк кенә шәҺәр, дөресрәге, атом электр станциясе салып яталар икән. Бүген-иртәгә дигәндәй, үз күзләре белән барып күрер ул андагы төзелеш хәлләрен. Менә шул «аждаҺа» упкан булса кирәк аның туган авылын…
Вәлиулла каршында – авылга хас булмаганча тымызык, буш, моңсу-сагышлы манзара. Берән-сәрән генә калган ташландык агач йортлар чүгеп, кечерәеп калган шикелле. Элек, балачакта, өй түбәләрендәге сыерчык ояларына ышкылып, кичен ай күтәрелә торган иде, боларның берсе дә калмаган. Череп, чәрдәкләнеп беткән түбә такталарын яшел «тычкан» рәвешендәге мүк йомарламнары баскан. Кар-яңгырларны күп күргән, муртайган бүрәнәләр кыйшаеп төшкән. Ишек Һәм тәрәзәләр бушлыгыннан, мөгаен, инде күптән җилләр генә үтеп йөри торгандыр. Бернинди хаҗәте калмаган черек рәшәткәләр тәртипсез рәвештә җир өстенә авып төшкән. Бушап калган йорт нигезләре урынына – кычыткан Һәм алабута гаскәре…
Чү, үзе туып-үскән йорт нигезенә килеп тә җиткән ләбаса! Юк, үзләренең йорты да вакыт авырлыгына чыдамаган – акрынлап юкка чыккан, гаип булган. Квадрат рәвешендә бераз калкып торган нигез туфрагын Һәм уртадагы баз чокырчасын да чүп-үләннәр каплап киткән. Шулай булмый хәле юк: күпме сулар аккан да күпме җилләр искән бит инде. Димәк, бишектә ятып калган энекәше – төпчек Һадиулла нигезендә төпләнеп кала алмаган…
Өлкән ир баласын сугышта югалткан әти-әнисенә гомер итүләре бер дә җиңел булмагандыр. АллаҺы Тәгалә кодрәте белән аларның икесенең дә каберләрен киң итсен, гүрләрен якты итә күрсен. Урыннары җәннәттә булсын…
Әтисе бишек элгән, әнисе ипи ашатып үстергән туган нигез, газиз туфрак! Кырык алты елдан соң ераклардан сиңа әйләнеп кайткан улыңны таныйсыңмы? Танымассың шул, ул бит хәзер электәге Сабантуйлар тоткан унтугыз яшьлек гаярь егет түгел, җитмешкә якынлашып килгән ак чәчле олпат ир инде.
Әнә шуларны уйлый-уйлый Вәли­улланың күңеле нечкәргән иде, ике бите буйлап күз яшьләре тәгәрәп төшкәнен сизми дә калды.
Тукта, бала вакытта да елаган чаклары булды бит аның. Шуның берсе аеруча истә калган. Мәктәп балаларының «пионерга керәм» дип җенләнеп йөргән чагы. Шаулашалар, төрле түгәрәкләр оештыралар, укуга көн дә кызыл галстуктан киләләр. Иптәшләрең торнадай тезелеп пионерга кергәндә алардан читтә калу ярыймы соң! Көннәрнең берендә Вәлиулла да муенына өчпочмаклы кызыл галстук тагып кайтып керде. Рөхсәт итмәсләр дигән куркуданмы, бу хакта әти-әнисенә алдан берни дә әйтмәгән иде шул. Өлкәннәр малайның бу сәяси «шуклыгын» бер дә өнәмәделәр. Әнисе сабыр, дәшми кала торганрак иде. Әтисе, указы-мазары булмаса да, авылның хөрмәтле бер мулласы иде. Менә шуңарга микән, кырыс кына әйтә куйды:
– Рөхсәтем юк! Бүтәнчә бу шайтан әләмәсен күземә күрсәтәсе булма…
Нишлисең бит, Вәлиуллага кызыл гал­с­тугын салырга туры килде. Гарьлегеннән елый-елый рөхсәт сорап карады малай ул чакта, әмма әтисенең күңеле барыбер йомшармады.
Ул чактагы күз яшьләре белән бүгенге көннекен чагыштырып, бер-берсенә янәшә куеп була микән? Юктыр, мөгаен, чөнки хәзерге күз яшьләре аеруча тозлы Һәм ачы иде.
Мәчеттән калган авыл клубын да сүтеп каядыр алып киткәннәр, аның урыны да буш тора. Балачакта «Аягым ат, кулым камчы» дип йөгереп-уйнап үскән тыкрык урыннарын бәбкә үләннәре томалап алган… Шулвакыт Вәлиулланың игътибарын урам уртасыннан бер читтәрәк басып торган, тәбәнәк тимер рәшәткәләр белән уратып алынган Һәйкәл-обелиск үзенә җәлеп итте. Таштан, кирпечтән салынган бу Һәйкәлнең иң очында бишпочмаклы йолдыз да төсмерләнә иде.
Якынрак килгәч, Вәлиулла моның сугыштан әйләнеп кайтмаучылар истәлегенә куелган Һәйкәл икәнлеген белде. Алгы яктагы йөзлек уртасына, саннар белән тамгалап, сугыш кырында ятып калганнарның исемлеге язылган иде. Күрче син моны: йөз морҗалы Алан авылыннан 22 кеше сугыштан әйләнеп кайтмаган икән! Үлгәннәр хөрмәтенә Һәйкәл торгызуны кем эшләде икән? Әлеге дә баягы, замана пионерларының эшедер, күрәсең.
Җил ашаганлыктан, кар-яңгыр юганлыктан, кирпечләрдәге акшарның күп өлеше кубып төшкән, Һәйкәлнең төс-кыяфәтен шактый бозган, билгеле. Әмма ни хикмәт, пыяла астындагы исемлеккә табигатьнең кырыс көчләре үтеп керә алмаган.
Вәлиулла күзлеген киде, алфавит тәртибендә тезелгән исемлекне ашыкмыйча, хәтеренә сеңдерергә тырышып кына укый башлады:
1. Ахунов Сәлим Гали улы.
2. Бикбаев Газиз Зәкиҗан улы.
3. Вилданов Солтан Закир улы.
4. Габдрахманов Хәйдәр Шамил улы.
5. Галиев Илдар Шәмгун улы.
………………………………
Таныш кебек тә, таныш булмаган да сыман исем-фамилияләр… Һәркайсын барлап, кадерләп Һәйкәл диварына, хәтер дәфтәренә беркеткәннәр. Әйе, хәтер җебен беркайчан да өзәргә ярамый, ул – исәннәр өчен дә, үлгәннәр өчен дә бердәй дәрәҗәдә кирәк.
Исемлекнең азагына барып җиткәч, Вәлиулланы утлы күмер пешердемени – үзе дә сизмәстән артка чикте!.. Яңадан алга таба иелде Һәм, үз күзләренә үзе ышанмыйча, анда акка кара белән язылган исем-фамилияне кабат укырга азапланды. Күзләре генә түгел, башындагы уй-фикерләр дә әлҗе-мөлҗе килгәнлектән, байтак вакыт баскан урынында исәнгерәп торды…
Ни дияргә, моны ничек аңларга?
Бер-бер ялгышлыкмы, әллә аңлашып бетмәгән кырыс чынбарлыкмы бу?
Ташка уеп, егерме икенче кеше булып «Хөснетдинов Вәлиулла Кәбир улы» дигән сүзләр язылган иде. Көтмәгәндә үз исеме белән «очрашу»дан баштарак ул имәнеп киткән булса, аннары акрынлап чуалчык уйларын, аңын тәртипкә китерә башлады.
Хата-мазар киткән, дияр идең, бөтен хәрефләре дөреслеккә тач туры килеп тора. Аларның нәселеннән башка, авылда Хөснетдиновлар фамилиясенең бөтенләй булганы юк. Билгесез югалды, яисә үлде дигән хәбәре килде микәнни? 1941 елдан бирле бернинди хат-хәбәр килмәгән солдат турында башкача ни уйларга, нәрсә гөман итәргә мөмкин…
Уйлар тезмәсе акрынлап аек фикерләү рәвешен алды. Әлерәк кенә тузанын сөртеп чистартылган исемлектә ул сугыштан кайтмый калган соңгы солдат булып теркәлгән. Биредә охшаш­лык Һәм очраклык бергә килеп кушыл­ган түгелме? Ул чынлап та соңгы солдаттыр, бәлки? Туган авылына сугыш мәхшәреннән тере, исән килеш әйлә­неп кайткан соңгы солдат. Сугыш әллә кайчан беткән, туган авылы да әнә бетеп, сүрелеп ята – моннан соң инде бу төбәк­кә солдатларның әйләнеп кайтуы бик тә икеле.
Чал чәчле Вәлиулланың күңел тетрә­нүләрен аңлау Һәм аңлату өчен сүзләр табу да кыен. Ул бүген кабат-кабат үлде дә, кабат-кабат исән калды да шикелле.
Күңелендәге уйлар өермәсе арасында яшен тасмасыдай бер фикер өскә, биеккәрәк калкып чыкты: ул – үлгәннәр өчен яшәргә тиеш! Авылны, кешеләрне, хәтерне исән-имин саклап калу өчен нидер эшли алса гына ул эчке бер тынычлану халәтенә ирешә алачак.
Аның бик күп тетрәнүләрне кичергән күңеленә, чишмә сыман акрын гына челтерәп тә, диңгез сыман актарылып та якты бер гамәли ният өлгереп килә иде. (Моның нәтиҗәсен без күрербез әле.)
Аны ничек аңларлар, кабул итәрләрме? Ул чынлыкта үзенең кем икәнлеген әйтергә мәҗбүр микән, әллә тел яшерергә тиешме?
Менә шушы сораулар Вәлиулланы ирексездән үткәннәргә алып китте, башыннан кичкән бик күп вакыйгаларны өр-яңадан хәтер иләгеннән үткәрергә тыелгысыз сәбәп булды…
Күңелендә кайнаган хатирәләре моңсу да, гыйбрәтле дә шул аның. Шушы хатирәләр аша ул үз-үзен дә, әллә ничә кылларда чыңлап торган дөньяны да аңларга тырыша иде шикелле.

Икенче бүлек

Гитлер башлаган каҺәр суккан сугыш Вәлиулланың язмышын бөтенләй бүтән эзләрдән алып китте…
Шулай да, аңа кадәр ниләр булды соң әле?
Набор тулмаганлыктан микән, әллә инде башка сәбәпләр булдымы, унтугызынчы яше белән барган Вәлиуллага – имәндәй таза, сөлектәй нәфис гәүдәле егеткә нишләптер кырыгынчы елның февралендә район хәрби комиссариатыннан чакыру кәгазе килеп төште.
Авыл егетләре белән өйдә ашап-эчеп алганнан соң җырлый-җырлый урам әйләнделәр. Февраль карын таптап, шыгырдатып клуб алды мәйданчыгында биеп тә алдылар. Вәлиулла тальян гармунда үзе дә хәйран гына оста сыздыра иде. Авылның иң оста гармунчысы Госман белән алмашлап уйнадылар.
Вәлиулланың гармун каешына матур сары төстәге чигүле кулъяулык бәйләп куелган. Аерылышу килеп җиткәнен сизепме, кулъяулык тальянга караганда да ныграк талпына, моңая шикелле. Аның бер читенә каюлы хәрефләр белән «Ә + В» дигән серле тамга язылган. Хәер, нинди сере булсын моның: Әлфинур белән Вәлиулла, халыкчан сүзләр белән әйтсәк, бер ел чамасы «йөреп» калдылар. Яшьлекнең Һәм бер-берсенең кадерен белеп, яратышып йөрделәр. Мәктәптәге дуслыктан башланган аралашулары кинәт кенә мәхәббәткә әверелде дә куйды! Чишмә сукмагын күпме генә таптамадылар да, айга карап ниләр генә хыялланмады алар…
Кулъяулыкны кичә кич Әлфинур бүләк иткән иде аңа. «Төсем итеп сакларсың, мине онытма», – диде. Вәлиулла солдатка китәсе булганлыктан, клубтагы кичке уеннардан соң икесе бергә озаклап урам гизделәр.
Аннары Әлфинурларның капка төбендә хәйран гына басып тордылар. Куен кесәсендәге бүләк кулъяулык егетнең күкрәген җылытып тора иде. Ләкин егеткә, иртәгә солдатка китәсе кешегә, бу гына җитәме соң! Тартынып-нитеп тормастан, Вәлиулла җай белән генә кызның пәлтә төймәләрен чиште Һәм куллары белән аның биленә кереп китте, йомры күкрәкләрен иркәләде. Февральнең шушы салкын кичендә сөйгәненең кочагы җәйге челләдән дә кайнаррак иде бу минутларда…
Бүген менә яңа көн башланды, армиягә китәр вакыт җитте егеткә.
Некрут Вәлиулланы район үзәгенә чаклы авыл советы рәисе чатан Хисмәтулла абый илтергә тиеш икән. (Урманда диләнке кискәндә кайчандыр аягын агач баскан аның…) Юлга чыгар алдыннан әтисе үзе белгән догаларын авыз эченнән генә укыды да өлкән улына соңгы хәер-фатихасын бирде:
– Кара аны, улым, безнең нәсел исеменә тап төшерәсе булма. Солдат хезмәте синнән генә калмаган ул… Исән-сау йөреп кайтулар насыйп булсын!
Үзәккә барып җитәр өчен утыз чакрым тирәсе юл узарга кирәк. Хисмәтулла абый җигүле аты белән капка төбенә килеп тә туктаган әнә. Аты көр, таза, баскан урынында тыпырчынып куйгалый. Уч тутырып, ике куллап күреште дә тупас күн бияләйләрен бер-берсенә суккалап:
– Ну, егетем, әйдә-давай кузгалдык. Хәерле юл булсын! – дия-дия дилбегәсен кулына алды. Үрәчәле чана төбендә салам катыш печән Һәм озын итәкле, кара төстәге зур кайры тун да бар. Өстенә бишмәт кигән егет өчен бу – үзенә күрә дан-дәрәҗә иде.
Әнә шулай, чаналарга салып, февральнең гап-гади бер көне Вәлиул­ланы ерак-еракларга, үзе дә белмәгән язмышына таба алып та китте.
Юлда кызык кына хәлләр булып алды әле.
Авыл хуҗасының аты, солы Һәм фураж ише нәрсәләрдән өзелмәгәнгә күрәдер инде, әйбәт юырта иде. Әнә, морҗаларыннан төтен чыгып торган авыл карлы офыклар артында күмелеп калды. Чана табаны астындагы кар шыгырдавына җирән алашаның пошкыруы кушылган саен моңсу булып китә егеткә. Җитмәсә, Хисмәтулла абый да үз уйларына батып, эчтән генә уйланып бара, күп сөйләшергә исәбе күренми. Ара-тирә дилбегәсен каккалый, каеш чыбыркысын ат сыртында уйнаткалап ала.
Кышкы юллар чалусыз була димени? Менә шундый чалуларның берсендә теге кара тун төшеп калган иде. Моны Вәлиулла артына борылып карагач кына күрде Һәм кычкырып җибәрде:
– Хисмәтулла абый, тун… тун төшеп калган!
Тизлекне арттыра барган атны тыеп туктатканда авыл советы рәисенең кашлары җитди төстә җыерылган иде. Юлдан борылам дип читкә керер идең, атың белән көрткә кереп чумасыңны көт тә тор.
– Ах, аты корыган нәрсә!.. Анда бит, тун кесәсендә, тапшырырга алып бара торган тугыз мең тәңкә акча ята. Энем, мин атны тотып торам, ә син акчаларны югалтмыйча тиз генә тунны эләктереп кил, яме.
Чанадан сикереп төште Вәлиулла, килгән эзләреннән җәяүләп артка таба атлады. Чана эзе чуарлаган ак кар өстендә кара тун аеруча чекерәеп күренә иде. Егет тун эчендә салынып торган кесәләрне тыштан капшап карады, аларның берсендә ниндидер төргәк барлыгына ышангач, юллары өзелмәсенә куанып, янәдән чаналары янына әйләнеп кайтты. Кулларын тун кесәсенә тыгып карагач, Хисмәтулла абый да балаларча куанып алды. Хәзер инде тунны йомарлап, чананың түренә үк ташлады.
– Шунда торсын әле менәтерә. Туңа башласак, алмашлап киярбез.
– Туңарга исәп юк, Хисмәтулла абый!
Егетнең җавабы ошады булса кирәк, рәис янә бер кат эчкерсез елмаеп куйды. Тояк астыннан кар кисәкләре чәчрәтеп, теркелдәп кенә бара торгач, ат әлеге ике юлаучыны янә бер тапкыр кызык хәлдә калдырды. Олы юлга кергәндәге чалуда чананы шулкадәр нык селкеде ки, икесе тиң чана әрҗәсеннән юл читенә тәгәрәп төштеләр. Ат исә барган шәпкә ярыйсы гына чабып китә бирде. Хисмәтулла абзыйның түземе тәмам төкәнде, кычкырып җибәргәнен сизми дә калды.
– Ах, анаңны корт чаккыры нәрсә! Мине акчасыз да, тунсыз да калдыр­макчы, ләгыйнь! Энем, яшьлегең бар, тиз генә куып җит тә атны кулыңнан ычкындырма…
Чатан Хисмәтулла куллары белән таянып кар өстеннән күтәрелеп өлгер­гәнче, Вәлиулла ат артыннан торып чапты. Хикмәт шунда ки, тирә-якны томалап, әлерәк кенә ябалак-ябалак кар ява башлаган иде. Әнә, кар томаны эчендә җирән алашаның гәүдәсе карам­чык сыманрак шәйләнә.
Егет, берара йөгереп барганнан соң, адымнарын акрынайтты. Чөнки атны куркытмаска кирәк иде. Чит-ятка санап, өркеп тагын да алга таба китеп барса нишләрсең? Хисмәтулла абый да мактамас, җегет түгел, җебек икәнсең, дияр. Бәхетенә күрә, җирәнкәй баскан урыныннан кузгалмады, чана эченә утырып дилбегәне кулга алгач та каршылык күрсәтмәде. Хәзер инде ат хуҗасының килеп җиткәнен көтәргә генә кала.
Шөкер, олы юлга чыккач, бүтәнчә мондый хәлләр кабатланмады, хәрби комиссариатның ишек төбенә исән-сау килеп туктадылар.
Казанга ничек, ни рәвешле килеп җиткәннәрен томанлы гына хәтерли ул. Аннары инде чын-чынлап хәрби тормыш башланды…

* * *
Мунча кереп алганнан соң, аларны берәм-берәм Кремль гарнизонының ниндидер алагаем зур, озынча бинасы аша үткәрделәр. Теге башка кадәр барып җиткәнче әле байтак бүлемнәр Һәм киштәләр яныннан узасы бар иде. Ә шүрлекләрдә ни генә тезелмәгән: җылы Һәм эчке күлмәк, гимнастерка, йолдызлы каеш, колакчын бүрек, шинель, сырган чалбар, киез итек, күнитек… Котелок, фляга Һәм аяк чолгаулары турында әйтәсе дә юк.
Баштанаяк киенеп, бинаның теге башыннан чыккан егетләрне, игезәк каз бәбкәләре диярсең, Һич тә бер-берсеннән аерып алырлык түгел. Баштарак үз­лә­ре дә, бер-берсен танымыйча, гаҗәп­сенеп калдылар, бармак төртеп үзара көлештеләр. Тора-бара күзләре ияләште: алар инде хәзер – чын солдатлар, илне саклаучылар.
Рота командиры ярдәмчесе, политрук-капитан еш кына:
– Все вы сыновья-близнецы нашей славной Родины! – дип әйтергә ярата иде. Киемнәрдәге Һәм рухтагы игезәклекне әнә шулай калкытып куярга теләгәндер ул, күрәсең.
Малайлыктан чыгып, җитлеккән ир-егетләр сафына басар чак җитте.
Пехотачылар курсында укый башлагач та мәшәкатьләр бермә-бер артты. Сафка тезелү, марш атлаулар, окоп казу, кар өстеннән пластунча шуышулар дисеңме – болар бар да күп көч Һәм осталык сорый иде.
Автоматтан атарга өйрәнү дәресләре бигрәк тә кызыклы булып чыкты. Кар өстенә ятып та, тезләнеп тә, аягүрә баскан килеш тә мишеньгә аталар. Моның кеше үтерергә өйрәнү фәне икәнлеге берсенең дә башына кереп карамый. Армиянең бөтен көче, нигезе шунда: Һәрбер приказ, теләсә кайсы фәрман сүзсез үтәлергә тиеш. Үтәмисең икән – эшең дә, язмышың да хана дигән сүз.
Автоматтан ату… Аның үзенең бер «җене», канны уйната торган елдырымлыгы бар булса кирәк. Шушы утлы коралның агач түтәсен уңъяк җилкәгә терәп куйганнан соң шырпы башы чаклы прицелны кирәгенчә бер ноктага төбисең дә имән бармак белән курокка басасың… Чыелдап очкан кургаш ядрәләрнең көпшәдән ничек чыгып очканы сизелми дә кебек, тавышлары исә колагыңны дыңгычлый, автомат түтәсе күзгә күренмәс көч белән калтырап җилкәңә бәрә. Гүя автомат гәүдәңнең җанлы бер өлешенә әверелә – ул кулларыңда тетри, сикерә, иңбашларын калтырата. Атышлар туктаганнан соң барып карыйсың: фанер мишень иләктәй теткәләнеп беткән була. Сугыш өчен уйлап табылган корал әнә шундый гайрәткә ия.
Аягүрә басып ату дәресләренең берсе иде. Менә шул чакта гыйбрәтле бер вакыйга да булып алды.
Үзәнлек. Әнә шундагы яшь, сыек талчыбыклар арасында төрле зурлыктагы мишеньнәр шәйләнә. Саклык чараларын тәфсилләп, сеңдерә-сеңдерә аңлатканнан соң, беренче патроннарны взвод командиры үзе сиптерде…
Менә чират Золотарев дигән егеткә килеп җитте. «Заряжай!» командасы булу белән, ул да ату сызыгына килеп басты. Сул яктагы автоматчы текелдәргә кереште, тик Золотарев нигә суза соң? Аларның, ягъни ике укчы солдатның уртасында командир басып тора. Шулвакыт егет басып торган җиреннән бөтен гәүдәсе белән кырт борылды да зарланулы яшел тавыш белән эндәште:
– Командир, у меня почему-то не стреляет?..
Бу – көтмәгәндә яшен яшьнәгән шикеллерәк бер нәрсә иде. Күз алдына китереп карагыз: автоматның кара күзле көпшәсе туп-туры командирга, аның күкрәгенә таба төбәлгән. Халыкта, солдатның елга бер тапкыр көянтәсе дә ата, диләр бит. Ә биредә «көянтә»нең иң кәттәсе сиңа карап тора. «Бетсәм бетәм…» – дип уйлады булса кирәк командир Һәм Золотарев дигән җитлекмәгән егетне «ә» дигәнче бер селтәнүдә кар өстенә сугып екты! Аның төптәй таза күренүе юкка булмаган икән шул. Иң гаҗәбе: көлтәдәй Золотарев бүреге-ние белән кар өстендә тыпырчынып ята, ә менә аның корулы автоматы ничектер командирның кулына эленеп калган иде…
Сафка тезелеп, үз чиратын Һәм атышларның ничек булуын көтеп торган солдатлар сокланудан берьюлы «ах» итеп калдылар. Алга таба бу командирны тыңламыйча, аны хөрмәт итмичә мөмкин түгел иде.

* * *

…НиҺаять, дәресләр Һәм тактик өйрәнүләр артта калды. Вагоннарга төяп, хәрби эшелон аларны Европа түренәрәк алып китте. Вәлиулла елдан артык Балтыйк буе частьларының берсендә хезмәт итте. Бармак белән түгел, айлар белән саный башласаң, өйгә әйләнеп кайтырга да күп вакыт калмаган иде шикелле. Әйләнеп кайтыр да туган туфрагына, җир эшләренә намусы кушканча хезмәт итәр, чөнки аның бар теләге – агроном булу иде. Моның өчен кайдадыр махсус белем алу кирәк булачак, билгеле.
Әмма, бер дә көтмәгәндә, кинәт кенә Германия белән сугыш башланып китте. Дөрес, моның чаткылары сизелеп, колактан-колакка ишетелгәләп тора иде. Польша Һәм Чехословакияне яулап алганнан соң, немец гаскәрләре совет иле чикләренә тәмам якынайды.
Чакмага чакма бәрелеп сугыш чыкмасмы?
Алай дисәң, ике ил арасында үзара килешү хакында ниндидер договор бар, диләр ич. Мөгаен, приказсыз атмаска, провокацияләргә бирелмәскә дигән катгый боерыклар шуңа күрә соңгы вакытларда чик буе командирларының теленнән төшми.
Ә менә бу боерыкларның, ялган мәгълүматларның кыйммәткә төшәсен күпләр, бик күпләр белмичә-аңламыйча калды. Әзерлексез, анык кына максаты булмаган совет гаскәрләре дошманның ташкындай ябырылуына ничек каршы тора алсын икән?
Һаман да ачык хәтерли Вәлиулла: кырык бернең 22 июнь таңында кайдадыр туплар шартлады, канонада авазлары яшен яшьнәгәндәй дәҺшәтле гөрелте белән күкләрне тутырды… Аннары, җир-күкләрне тетрәтеп, аларның янәшәсеннән кара самолетлар очып узды.
Кыскасы, ил чигендә күз күрмәгән, колак ишетмәгән канлы мәхшәр башланды.
Нишләргә, ни кылырга соң бу минутларда? Кемне тыңларга, ни-нәрсәгә барып сыенырга?
Һәрбер солдатның күңелендә шушы сораулар, билгесезлек шаукымы бәргәләнә. Чик буенда аңлашылмый торган буталышлар китте. Үч иткәндәй, нәкъ менә шул төндә офицерларның күбесе исерек Һәм салмыш иде. Берәүләре каршылык күрсәтергә дип әмер бирсә, икенчеләре Һаман да «провокацияләргә бирешмәскә» дигән приказны чүбек урынына чәйнәделәр. Шуларның кайберләре шушы буталыш чагында тиз арада юкка да чыкты.
Әле Һаман да булса гаҗәпләнә Вәлиулла: үлемнән курыктымы алар, әллә дошман агентлары булдылар микән?
Атыша-атыша, каршылык күрсәтә-күрсәтә бер ай чамасы Һаман саен артка чигенделәр. Данлыклы Совет Армиясенең мондый хурлыкка төшүе гади солдатлар өчен берничек тә аңлашылмый иде. Бәлки, вакытлыча күренештер бу? Үзебезнең гаскәрләр ярдәмгә килеп җитәр, бәлки?
Әмма бу өметләр юкка булган икән…
Немецлар, урап-урап, аларны әллә кайда артта калдырып, мототехника белән эчкәре шактый тирәнгә үтеп керергә өлгергәннәр икән. Чолганышта калганнарны кулга төшерү, әсир итү алар өчен әлләни кыенга төшмәгән ул чакта.
Әсирлек ачысы, илең Һәм үз-үзең өчен хурланулар менә шул көннәрдән соң башланды да инде.
Коралсыз, идарәсез калган совет солдатларын төркем-төркемләп ялан кырга алып чыктылар. Ике яктан автоматчылар төркеме саклап бара. Ни хикмәт: немецлар әсирләргә карата баштарак әлләни әшәкелек эшләмәделәр. Күренеп тора – данлыклы Совет Армиясе гаскәрләрен кулга төшерү алар өчен дан-дәрәҗә, мактаныч иде. Ләкин мондый «мәрхәмәт» озак барасы булмаган икән.
Баштарак аларны, офицер Һәм рядовойлар төркемен барлап чыкканнан соң, Чехословакиянең Пльзен төрмәсенә карантинга илтеп ташладылар. Дөнья биләмәләрен яулап алыр өчен Германиягә эшче көчләр кирәк иде. Көчсез, хәлсез «артык кашыклар»ны төрле ысулда юк итү белән беррәттән, немецның пунктуаль хәрбиләре әнә шул мәсьәләне кайгырту берлән дә шөгыльләнә.
Үз илеңдәге Сталин төрмәсе хәлләре бер хәл, чит илдәге әсәрлек тормышы исә мең кат яманрак, ачырак икән шул, кирәк тапсалар, бернинди сәбәпсез сарык көтүе урынына куып йөртәләр сине. Хет тырнакларың белән җир тырнап ела – ашарга-эчәргә, юньле кием юк, күпләрнең өстендә сәләмә киемнәр, күңелләре сынык… Лагерьның вышкалы, автоматлы, овчаркалы, тимерчыбыклы шушы чолганышында үзеңне алда ниләр көтәсен чамалау да кыен. Койма өстендәге чәнечкеле тимерчыбыклар күкне генә түгел, синең язмышыңны да тырнап-чәрдәкләп тора шикелле.
Аннары Австриядәге Зальцбург концлагерена барып эләктеләр. Мондагы тәртипләр тагын да хәтәррәк, усалрак иде. Аз гына буйсынмасаң яисә ризасызлык белдерсәң, шундук «расходка» чыгаралар. Нәселеңне дә, кайда туганыңны да беркем белми калачак. Ашау-эчү кысынкы, булганда да – көненә дәфтәр юкалыгыдай бер телем икмәк Һәм бәрәңге кабыгыннан пешерелгән сыек баланда. Күп кенә әсирләрнең кабыргасы арасыннан җил йөри…
Акылы Һәм үз-үзенә хөрмәте булган кеше мондый вәхшилекне, болганчык яшәешне кабул итә алыр микән? Ирек сөеп үскән Вәлиуллага да искиткеч кыен иде мондый мәсхәрәле, җан асраулы тормыш. Ул ныклы бер карарга килде: качарга, бары тик качарга! Җәбер-золымнан, кыйналудан, авыр хезмәттән бары тик шулай гына котылырга мөмкин.
Мондагы адәм ышанмастай кыргый хәлләрне күбрәк күргән саен, аның бу теләге тагын да ныграк көчәйде.
Тик кайчан, ничек, ни рәвешле качарга соң?
Фашистлар кирәксез, артык әсирләрне юк итү өчен әллә нинди «хәйләкәр» алымнарны уйлап табалар иде. Баракларның ишек төбенә өсте ябулы, азык-төлек ташый торган зур йөк машинасы килеп туктый. «Мунчага барасыз» дип игълан итәләр дә, җиңелчә чишендереп, шуның бикләүле тимер ишегенә куып кертәләр. Ишекне тышкы яктан шартлатып биклиләр дә аннары фургон эченә газ җибәрәләр. Пуля әрәм итәсе дә юк: машина «мунча»га барып җиткәнче, кешеләр инде тончыгып үлеп беткән була.
Әсирләрне өч мәртәбә әнә шулай төяп киттеләр, киткәннәр кире әйләнеп кайтмады. Машина дүртенче мәртәбә килгәч, Вәлиулла дертләп китте. Аны да әнә шул җәҺәннәм кочагына кертә башласалар, нишләргә, ни кылырга… Дүртенче мәртәбәсенә эләгә икән, үлемгә туп-туры юл дигән сүз бит бу.
Чыннан да, төркемгә бу юлы Вәлиулланы да чакырып алдылар. Берни эшләр чара юк иде. Төркемнән әз генә читкәрәк китеп, иманын яңартып, ярымпышылдап ул: «Лә илаҺә иллалла Мөхәммәд Рәсулулла», – дигән сүзләрне өч мәртәбә кабатлап, ике кулларын ияк тирәсенә күтәреп, дога кылып алды, битләрен сыпырды. Ходайның рәхмәте белән шул чакта могҗиза булды… Немецларның да төрлесе була икән: арадан берсе Вәлиулланы кинәт кенә читкә төртеп ташлады! Кызгандымы, диндар бер кешегә санадымы, әллә инде эшкә яраклы булачак дип, аның тазалыгын исәпкә алдымы – ни генә булмасын, Вәлиулла әтисенең өйрәткән догалары ярдәмендә икенче тапкыр исән калды.
Икенче тапкыр, дибез, чөнки чик буе сугышларында аның күп кенә иптәшләре беренче көннәрдә, беренче атналарда ук кырылып беткән иде.
Ни хикмәттер, Вәлиулла белән бергә, башка әсирләрне дә лагерьга кире куып керттеләр. Башка җиргә күчерү хакында ашыгыч фәрман килде микән әллә, аңламассың. Үлем ташый торган фургон инде бүтәнчә килмәде.
Әйе, күчтеләр. Германиянең Дахау лагеренда да хәлләр шәптән түгел иде. Һаман да бер үк күренеш: сакчылар, овчаркалар, күкне ертып торган чәнечкеле тимерчыбыклар… Качу, ничек тә иреккә чыгу турындагы уйлар беркайчан да башыннан чыкмады Алан егетенең. Туган авылында аны әти-әнисе, сөйгәне зар-интизар көтеп торадыр. Болары түзәрлек хәл, ә менә сугыш барган чакта әсирлектә богауланып яту, туган илеңне азат итүдә катнаша алмау бик тә аяныч хәл иде.
Лучинский дигән өлкән яшьтәге әсир белән дуслашып, аралашып китте. Бик ябык булганга күрә Арматур дигән кушамат тактылар аңа. Молдавиядән икән ул. Фамилиясе «нур»дан ясалса да, йөз-кыяфәтендә әлләни нур күренми иде аның. Хәер, төрмә-концлагерь шартларында нур чәчеп йөрмәссең бит инде. Ләкин күңеле бик яхшы булып чыкты аның. Вәлиулланың качу турындагы ниятләрен хуплады, кирәксә, ярдәм итәргә әзер икәнлеген әйтте. Соңгы очрашуда, бик тә моңсуланып, күңелендәгесен әйтеп сөйләште:
– Син яшь кеше, сиңа качып китсәң дә ярый. Ә мин картлачны, килеп каптыңмы, шундук расходка чыгарачаклар. Әйдә, син тәвәккәлли тор булмаса.
Шулай беркөнне әсирләрне саф-саф тезеп, тагын эшкә алып киттеләр. Вәлиулла юлны, барасы сукмакларны хәйран өйрәнеп өлгергән иде. Агач күпердәге кеше сыярлык бер уемтыкны сайларга булды ул. Менә күпергә керделәр. Арматур конвоир немецны сөйләштергән булып, аның игътибарын читкәрәк юнәлткән арада, Вәлиулла тиен елгырлыгы белән «тишек»кә чумды…
Елга яры буйлап шыпыртын гына күтәрелә торгач, кич җиткәнне көтәр өчен, бакчада – бәрәңге сабаклары арасында яшеренеп торырга исәпләде. Шулвакыт каршысына кинәт кенә койрыксыз бер эт кисәге калкып чыкты. Рәхмәт төшкере, өрми үзе, әмма күзләрен чекерәйтеп сынаулы рәвештә чит кешегә карап тора. (Ни гаҗәп: иң хәтәр чакларда да адәм баласы юмор хисен югалтмый икән. «Бу эт үзенең хуҗасына койрык болгый алмый икән», дигән уй күңеленнән йөгереп узды.) Бәлки, Вәлиуллага мәрхәмәт күрсәтер ул? Әсир егет кесәсендәге соңгы кабымлыгын этнең алдына ташлады. Эт шуның белән юанып калган арада байтак җир китәргә өлгерде.
Эте кешелекле булса да, хуҗасы әлләкем булып чыкмады: Вәлиулла дигән татар баласын яңадан эләктерделәр!
Дрезден, Бухенвальд концла­герьларыннан да күп тапкырлар качарга тырышып карады Вәлиулла, әмма берсе дә уңышлы барып чыкмады. Нишлисең бит, язмыштыр, күрәсең.
1944 елда ул тагын бер тапкыр әсирлектән качу бәхетенә иреште. Дүрт ягы кыйбла, кая таба барырга белмәгән чагы иде. Бу юлы ул американнар кулына килеп капты. Үзен Вәлит Хуснитов дип танытты.
– Ярый, без сине Кызыл Армиягә тапшырырбыз. Ләкин аңа кадәр тикшерү-сынаулар үтәргә туры килер, – диде тегеләр.
Мондый «сөенче»дән соң Вәлиулла чүт кенә артына авып китмәде. Моның сәбәбе аның үзе өчен генә яхшы мәгълүм иде. Әтисе – мулла кеше. Корбан гаете, аш үткәрүләр, яңа туган балага исем кушу яисә өлкәннәр рухына җеназа уку дисеңме – әнә шундыйрак дөньяви мәшәкатьләре өчен авыл халкы аны Һәрвакыт хөрмәтләп килде. Куштаннар гына, өстәгеләргә ярар өчен, җай чыкканда аны чеметергә тырыштылар – барып чыкмады, авылның абруйлы кешесенә тешләре үтмәде, ахрысы. Аның каравы, Кәбир мулланың олы улыннан «үч» алырга җай таптылар, ахрысы…
Кәбир абый төпле акыллы Һәм сак кеше иде. Заманы шундый: сак булмасаң, совет режимының үткен тырнакларына эләгәсеңне көт тә тор. Менә шуңа күрә ул, бәдрәф-мазарга эләгә күрмәсен дип, халыклар атасы Сталинның газеталарда чыккан рәсемнәрен кайчы белән кисеп алып аерым папкага җыеп бара торган булды. Папка шактый калынайды, ГПУдан килеп чыга калсалар, аларны «тугрылык»ка инандыру өчен менә дигән дәлил ләбаса.
Әнә бит, Чөгендер Исмәгыйлен, «СТЭ-НАТИ» тракторын «Сталин арбасы» дип атаганы өчен, төнлә өеннән алып киткәннәр… Ул елларда кайбер куштаннарның кемдер өстеннән әләк язып бирүләре СССР Конституциясенең теләсә кайсы статьясыннан да көчлерәк иде!
Ләкин таякның авыр башы 14 яшьлек Вәлиулла җилкәсенә төште. Район үзәгенә стаканлап шомырт сатарга килгәч, аны көтмәгәндә кулга алдылар да төрмәгә илтеп тыктылар. Ни өчен, нәрсә өчен – баштарак болары караңгы иде. Икенче көнне сорау алулар башланды. Ләкин болар, кем әйтмешли, фасун өчен генә булган икән. Яманаты чыккан «өчлек» ниндидер кәгазьгә кул куярга кыса башлады.
– Куймасаң, ун елга утыртабыз үзеңне! – дип каты гына җикеренделәр.
Тәҗрибәсез, актан караны аермаган яшүсмер Вәлиулла ирексездән чатлы-ботлы тамгасын салырга мәҗбүр булды. Нәтиҗәсе кыскарак, ләкин бик усал иде: аны, җәзасын йомшартабыз дигән булып, өч елга ирегеннән мәхрүм иттеләр дә совет концлагерьларының берсенә озаттылар ул чакта.
Иреккә чыккач, әлләни борчымадылар үзен. Югыйсә әтисе, Кәбир абзый, бик тә борчылган иде…
Менә шуларны хәтереннән уздыр­ганнан соң, Вәлиулла бик нык пошаманга төште. Элекке «халык дошманын» СССР дигән илдә нинди язмыш көткәнен ул бик яхшы чамалый иде. Җитмәсә, әсирлеккә төшкән совет солдатларын илдә рәхим-шәфкать көтмә­вен, андыйларга Сталин тарафыннан «сатлыкҗаннар» дигән утлы мөҺер сугылганын да яхшы ишетеп белә иде.
«Нишләргә?» дигән сорау әсир солдатның бугазына басты, бөтерелә-бөтерелә аны ачы уйлар чоңгылында кайнатты. Туган иленә, туган нигезенә, газиз әткәсе-әнкәсе янына кайтасы килми димени аның! Ләкин бу – уттан чыгып, икенче бер утның кочагына атылып керүгә тиң булачак лабаса.
Ул американнардан да шактый оста гына качып китә алды. Мюнхенга хәтле барып җитеп, качаклар лагерена урнашты.
Туган илгә кайту – аның өчен үлемгә тиң хәл иде. Менә шуңа күрә дә ирексездән Германиядә калырга мәҗбүр булды ул. Дөрес, качак татарларның күбесе Төркиягә, Кытайга, Америкага күчеп китте. Юл йөртүдән, юл газапларыннан, лагерь мәхшәреннән тәмам арыган Вәлиулла бүтәнчә юлны сайлады шул.
Гомере буе Бавариянең ВМW авто­мобиль заводында эшләп, пенсиягә чыкты.
Бик күп мәшәкать Һәм виза рөхсәте белән бимазалауларга карамастан, ниҺаять, туган иленә, туган туфрагына кайту бәхетенә иреште ул. Рухын яңарту, ярсуларын басар өчен аңа нәкъ менә шушы сәфәр кирәк иде.

Өченче бүлек

…Искергән, тузган Һәйкәл янында сүзсез генә басып торганда, Вәлиулланың уйларын Һаман бер сорау бораулады: инде кырык елдан артык күрмәгән авылдашларына исемен әйтергә, үзен танытырга тиеш микән соң ул? Элек ничек гөрли иде авыл, ә хәзер, күрче, берничә иске йорт-каралты гына торып калган. Менә шуларның берәрсенә кереп: «Бу мин, авылдашыгыз Вәлиулла», – дисә, ышанмаячаклар. Әнә, хәтер Һәйкәлендә аның исем-фамилиясе сугышта үлгәннәр исемлегенә язып куелган. Авылда кемнәр генә калгандыр бит әле, ышансалар да, «Теге дөньядан әйләнеп кайттыңмы? Әсирлеккә төштеңмени? Хыянәтче…» дигәнрәк сүзләр белән йөзенә бәреп әйтсәләр, никадәр кыен-уңайсыз хәлдә калачак ул. Теге өч хәрефле органнар да кызыксына башласа…
Юк-юк, аның өчен тыелу, исемен әйтми калу хәерлерәк булыр. Аннары, мондый эшкә, мондый адымга берәү дә мәҗбүр итми ич аны. Дәшми калуы берәүгә дә зыян китермәячәк, дип, үз-үзен юатырга тырышты Вәлиулла.
Менә такталары калҗайган, түбәсе иңгән, баганалары җиргә сеңгән арыган-картайган капка. Шәфигулла абыйлар йорты булса кирәк бу. Шуның ишеген ачып керүгә, иң элек ишегалдындагы каз үләннәренең куелыгы игътибарны җәлеп итте. Мондый чирәмлек мал-туар асрамаган йортта гына булырга мөмкин. Алай дисәң, читән казыгына тигәнәккә баткан, ап-ак төстәге кәҗә кисәге бәйләп куелган. «Мә-ә-ә!» – дия-дия җиңелчә генә мекердәп, чит кешене сәламләде. Иске абзар-кура тирәсендә бер-ике тавык та чемченеп йөри. Фәкыйрьлек күзгә ташланса да, биредә тереклек итеп ятучы бар, димәк.
Нәкъ шулай: әнә тәрәзә төбендә яран гөлләр чәчәктә утыра, тәрәзә пәрдәләре исә ике якка яртылаш тартып куелган.
Тәрәзә пыяласын шакуга, бераздан ишек төбендә сиксән яшьләр тирәсендәге какча гәүдәле бер карчык пәйда булды.
– Исәнмесез! Керергә мөмкинме?
– Әйдүк, рәхим ит. Төзелеш-мазардан килеп чыктыңмы әллә, улым?
– Юк, бик ераклардан килгән юлчы мин…
Йортның хуҗабикәсе шактый ачык чырайлы күренә. Аның:
– Мактап кына йөрисең икән, чәемнең кайнап чыккан чагы, – дип, саф татарча эндәшүләре туган телен дә сагынып кайткан Вәлиулланың йөрәгенә сары май булып ятты.
Бер-беренең исемнәрен сорашкач, юлчы кеше Афзалниса карчыкка үзен, алдан уйлап куйганча, Альфред дип танытты.
– Безнеңчә Әлфәрит була икән, – дип гаҗәпсенде карчык, әлеге исемгә үзенчә төзәтмә кертеп.
Чәен ясап өлгергән арада Әлфәрит-Вәлиулла юл капчыгыннан шәҺәр күчтәнәчләрен тартып чыгарды. Түгәрәк күмәч, ит консервасы, ысланган хуш исле колбаса, кәгазьле конфетлар табынны тагын да бизәп, ямьләндереп җибәрде. Чөнки, дөресен әйткәндә, әбинең өстәле әлләни мактанырлык түгел иде: искерә башлаган икмәк, шикәр комы, кырые китек савыттагы май кисәге – нибары шул диярлек. Сый-хөрмәткә Афзалниса карчыкның бик тә күңеле булды, рәхмәт укый-укый озаклап догаларын кылды. Ике битен сыпырганда аның күп эшләүдән бирчәйгән кулларына игътибар итеп өлгерде Вәлиулла. Әйе, авыл җирендә кеше элек-электән хезмәткә баткан, колхоз эше яисә абзар-кура тирәсендәге мәшәкатьләр дисеңме – болар бар да кул хезмәтенә корылган иде шул.
– Авылда кибет-мазар күренми, ахрысы…
– Ташландык авылга каян килсен кибет! Әле дә ярый яңа ташкаладан атнага ике тапкыр әвтәлавка килеп китә. Менә шуннан сатып алабыз кирәк нәрсәләрне… Ашар ризыктан аермасын Ходай, калганына юнь табылыр. Тавыклар салган йомырка белән кәҗә сөте дә тәгамга бик ярап тора. Без бит инде, үзең беләсең, талымчак кеше түгел…
Күренеп тора: ялгыз утрау сыман авылда яшәп, карчык аралашуга тәмам сусаган. Менә шуңа да, кайдандыр әңгәмәдәш килеп чыкканга куанып, баштарак ул гел үзенекен тәтелдәде:
– И-и, күрде инде башлар… Заманында сыерын да саудык, кул белән күтәреп саламын да ташыдык. Калхузныкын гел алга куеп сөйләшә торган идек… Хезмәт көннәренә бер-ике пот бодай бирсәләр, шуңа куанып яшәдек. Сугыш елларында читтә торфын да чыгардык, урманын да кистек, станциядән җәяүләп чәчүлек орлык та ташыдык. Уйлый китсәң, гаҗәп хәл бит. Кисәсе агачларның берсен өч кыз җитәкләшеп кочып караган идек, колачыбыз җитмәде. Яшьлек – юләр чак, дип дөрес әйткәннәр шул, ул агачларны ничекләр итеп кенә аудардык икән без ул чакта?.. Аллага шөкер, хөкүмәт пенсиябезне вакытында биреп бара. Менә шуның хисабына җан асрап ятабыз, балакаем…
Боларны тыңлау кызык та, моңсу да иде Вәлиуллага. Әмма аның күңелендә бик күп сораулар үзләренең җавап ишетер сәгатен көтеп бәргәләнә иде.
– Әй, гомерләр диген… Без генәме соң картаябыз, авыл да бетеп бара әнә. Инде берничә нигез генә торып калдык… Алары да картлар гына.
Сүз сөреше ул теләгән якка таба кереп киткәнгә эченнән генә куанып, Вәлиулла сорау бирергә ашыкты:
– Ә нигә беткән, таркалган соң авыл?
– Бу хакта искә төшерү дә кыен… Бәләкәй, үсми торган авыл дип, баштарак бик нык кыерсыттылар. Калхузның фермасы, бик күп маллары үзәк утарга күченеп бетте ул чакта. Яшьләр шәҺәргә качты, яшәү рәхәтрәк ич анда. Җитмәсә, әнә, борын төбендә генә яңа шәҺәр төзеп яталар. Атом станциясе коралар, имеш. Менәтерәк без чыра яктысында үсеп тә кеше булдык әле… Акчасын күп түлиләр, фатир бирәләр икән, менә шуңа да яшьләр ашыга-ашыга шунда күченеп бетте.
– Ә сез нигә күчмәдәгез?
– Күптәннән кибет кәнфите белән чәй эчкән юк иде. Ай, рәхмәт, бик тансык булды бу, – диде Афзалниса карчык, сорауны ишетмәгәндәй итеп. Аннары гына сүзен ялгап китте:
– Әй, аппагым, күчкән кеше күчә инде ул. Мин бит яшь чакта күрше авылларның берсеннән килен булып төшкән кеше… Сугыштан соң булды бу. Ирләр аз, фронттан әйләнеп кайтканнарның да күбесе яралы яки инвалид иде. Мин дә бәхетемне сынап карарга булдым. Аяклары яралы Шәфигулла белән шушы нигездә гаилә корып җибәрдек. Ләкин ул озак яши алмады, төзәлмәс яралары аны теге дөньяга алып китте. Мин ике яшьлек бала белән ялгызым утырып калдым. Үпкәсе шешеп, өченче яшендә кызым да кинәт үлеп китте. Менә шушы кайгы-хәсрәтләрне бер кеше йөрәге аша уздырырга кирәк бит…
Карчыкның бер белмәгән кешесенә «аппагым» дип эндәшүе Вәлиулланың күңелен нечкәртеп җибәрде. Ишектән килеп керүгә үк ул бу кортканы танырга, аның кем икәнлеген төсмерләргә бик тырышып караган иде, ләкин бернинди дә анык фикергә килә алмады. Баксаң, беркайчан да күрмәгән, күрше авылларның берсеннән килеп төпләнгән «авылдашы» булып чыкты бу карчык.
Афзалниса, чәен капкалагач, янәдән сүзен дәвам итте:
– Нигә күчеп китмәдең, дисең бит әле… Картайгач, бала-чагаларың, таяныр кешең булмагач, кая күчеп китәсең инде. Аннары… гомер иткән җирем бу. Шатлыгым да, хәсрәтләрем дә шушында тамыр җәйгән. Мин гомеремнең байтак өлешен кичкән бу туфракны ташлап китә алмыйм…
Шушы сүзләрдән соң Афзалниса карчыкның күзләрендә саран күз яшьләре җемелдәде.
Әйе, берәүнең дә тормышы балдан, шикәрдән генә тормый. Сугышка, ут эченә китеп та кайтмый калган асыл егетләрен, улларын һәм ирләрен көтеп зарыккан хатыннарга, кияүгә чыкмыйча калган бүгенге ялгызак кыз-әбиләргә җиңел булгандыр дисеңме?.. Ялгыз хатын-кызлар, бигрәк тә кыз-әбиләр ничек төн кичә икән? Мөгаен, андыйлар һаман да сугыш көннәре белән саташадыр, төшләрендә сөйгән ярларын күреп уянадыр, хәбәрсез югалганнарны көтеп, йөрәкләре ачы сызланадыр…
Вәлиулла үзенең ераклардан, чит илдән кайтканын әйтеп өлгергән иде инде. Аның вакыт-вакыт немецча сүзләрне кыстыргалап сөйләшүеннән бу нәрсә бигрәк тә ышандыра иде. Ә менә ни өчен кайткан, ни өчен шушы авылда тукталырга булган ул – монысын инде урап-урап, чынлыкта үзенең кем икәнлеген яшереп аңлатырга тырышты.
– Мин, – диде ул, – Кәбир исемле мулланың ерак бер туганы булам. Балачакта аларга еш кайтып, кунак була торган идем. Менә шуларның каберенә зиярәт кылыр өчен кайттым, – дип әйтергә мәҗбүр булды.
– Кәбир абый авылның дәрәҗәле кешесе иде ул, аны олысы да, кечесе дә хөрмәт итте. Муллалыгын беркайчан ташламады, дингә тугрылык саклады… Кайчан вафат булдылар, дисеңме… Төгәл генә хәтерләмим, утыз еллап бардыр инде. Җирләгәндә дә бик хөрмәтләп җәмәгате белән янәшә күмделәр үзен. Донбасстан кече уллары Һадиулла да күмешергә кайтып өлгерде…
Бу урында Вәлиулла кинәттән сискәнеп китте, карчыкны бүлдерергә җөрьәт итте:
– Һадиулла исән, димәк?..
– Исәндер, исән булмый кая китсен. Тик менә шуннан соң кайтып күренгәне булмады бугай аның. Хәтерләмим… Тик менә өлкән уллары сугыштан әйләнеп кайтмады, үлгән хәбәре килде, дип сөйләшә иде авыл халкы. Әтисе моны бик авыр кичергән, дип тә сөйлиләр иде. Сугышта кайтмаганнарга пионерлар тырышлыгы белән кайчандыр Һәйкәл ачканнар иде, аның исеме дә шунда язылган, дип хәтерлим…
Бу минутларда ни-нәрсә кичергәнен Вәлиулла үзе генә белә. Әле кайнар тиргә батты ул, әле аркасына «каз тәне» бәреп чыкты!
Хәтере саекмаган Афзалниса карчык тагын бер хатирәне сөйләп китте әле. Аның сөйләгәннәреннән менә нәрсә аңлашылды.

…Салкын кышлар үтеп, табигатьтә яз мизгелләре, беренче тамчылар чупылдый башлаган көннәрнең берсендә Вәлиулланың әтисе – Кәбир карт янына кордашы Галиәкбәр абзый килеп керә. Гадәттәгечә, исәнлек-саулык, хәл-әхвәл белешкәннән соң үзенең кичә күргән төшен сөйләп китә…
– Улыгыз Вәлиулланы күрдем: ап-ак күлмәк-ыштаннан, үзе яланаяк, кулында аркан дип әйтимме, дилбегә дә төслерәк баукисәге бар. Су буенда әрле-бирле йөри, теге ярга чыгарга урын эзли икән. Кулымны сузып тартып алдым егетне. Вәлиулла исән, менә күр дә тор, кордаш, тиздән әйләнеп кайтачак ул…
Бу төшне, бу сүзләрне әти кеше ничегрәк кабул итте икән – әйтеп аңлатуы да кыен.
Төшнең юрамасы дөрес булган: кайтуын кайтты Вәлиулла, тик менә ни үкенеч – бик күп елларга соңарып кайтты шул.

Төшкә дә кереп карамаслык әңгәмә шактый озак дәвам итте әле.
– Мин югары очтагы Әлфинур, Сәйфи абый кызы белән әйбәт кенә дуслашып киткән идем. Хәзер кайда икән ул? Сез бу хакта берәр нәрсә белмисезме?
– Әй Аллам, ничек белмәскә ди… Эш Һәм акча эзләп, сугыштан соң байтак кына гаиләләр Донбасска, шахта хезмәтенә китеп бардылар. Абыйлары белән бергә Әлфинур да шул якларга китте…
– Кайтып күренгәне дә юкмы?
– Кем янына кайтып керсен ди ул. Күрәсең ич, авыл бетеп бара.
Әй, Әлфинур, Әлфинур! Солдатка озаткан чакта кулларына матур сары төстәге кулъяулык биреп җибәргән егетең турында уйланган, аны юксынган чакларың күп булды микән синең? Гаиләң, балаларың бардыр, ләкин яшьлекне күңел дәфтәреннән сызып ташлап булмый лабаса.
Әңгәмә корып утыра торгач, Вәлиулла әти-әнисе, энесе Һадиулла, беренче мәхәббәте Әлфинур хакында байтак кына мәгълүматка ия булды.

* * *

Икенче көнне иртән Вәлиулла зиратка юл тотты.
Иске авылның иске зираты аны моңсулык вә фәкыйрьлек чәчеп каршылады. Сирәкләнә төшкән рәшәткәләр, аларын да тап-тап булып яшел тутык каплаган. Ничәмә-ничә буынны үзләренең күләгәсенә сыендырган карт каеннарның кайры тузлары шартлап ярылган. Адәм баласына гына түгел, агачларның да маңгаена җыерчыклар иңә. Әнә шул эре, шадра җыерчыклар арасыннан еллар агышы, кешеләр язмышы, авыл тарихы карап тора шикелле. Күпне күргән каеннар белән аралаш миләш, гөлҗимеш куаклары да күзгә ташлана.
Каберташларның төз генә басып торганнары – соңгы дистә еллар ядкаре, билгеле. Җиргә иңеп, кыйшаеп төшкәннәре исә үткән гасырларга ук карыйдыр. Алардагы язуларны укып та булмый диярлек, җилләр ашаган, яңгыр сулары юган үзләрен. Татарның язмышы, тарихы зиратта да аермачык күзгә ташланып тора икән: гарәпчә бөтеркәле тамгалар белән бергә, латин һәм кириллицадагы язулар да байтак күренә. Болар – өч тапкыр хәреф алмаштыруның җимешләре. Яшьтәшләре белән бергә, Вәлиуллага латин графикасында укулар да эләккән иде. Менә шуңа да Герман җирендә немец телен тиз үзләштерде, язарга өйрәнү дә ансат бирелде аңа.
Тимердән ясалган чардуганнарны үтә күренмәле пәрәвез җепләре сарып алган. Караучысыз калган зират өчен табигый хәлдер бу, күрәсең.
Балачакта малайлар белән зират почмагындагы аланлыкка еш баргалый иде алар. Анда җиләкләрнең күплеге! Бармаклары кызарганчы кып-кызыл җиләкләрне уч тутырып җыялар да табигатьнең татлы сыеннан авыз итәләр. Зурларның: «Зират җиләген ашасаң үләсең», – дигән сүзләре дә куркытмый иде аларны…
Ләкин Вәлиулла иң элек әти-әнисенең каберләрен эзләп табарга ниятләде. Мулла кеше, хәстәрле бер зат буларак, хәләл җефет белән теге дөньялыкта гел янәшә ятасыларын уйлап, үзләренең кабер урынын агач киртәләр белән билгеләп куйган иде. Шәт, шунда күмелгәндер алар. Куелыктагы сирәк үләннәрне ерып атлый торгач, Вәлиулла нәкъ менә шул урынга килеп чыкты.
Чыннан да, нәни таучыкларны хәтерләткән янәшә ике кабер зират кочагында үз урынын, үз төяген тапкан. Боегып кына күккә карап яталар кебек. Каберташларның берсендә әтисенең, икенчесендә әнисенең исемнәре уеп язылган, астарак туган һәм үлгән еллары күрсәтелгән.
Әтисе ташындагы «1889–1954» дигән саннарны кат-кат укыды. Күр әле, шушы саннар арасындагы сызыкка кеше гомере сыйган да беткән!..
Чардуганның кечерәк ишеген ачып кергәннән соң, әнисенең кабер ташын куллары белән сыйпады. Биектәге яфраклар арасыннан кояш нуры төшеп торгангамы, өсте йомры шушы таш җылы да, йомшак та сыман иде. Әнисе кешелекчел, гөнаһсыз бер зат иде авылда. Кем белән очрашып сөйләшсә дә, азактан «риза-бәхил» дип саубуллашыр иде. Теге чакта соңрак барыбер пионерга керде Вәлиулла, галстук тагып йөрде, ләкин Аллага ышануын ташламады. Күп кенә догаларга әнисе өйрәтә торган иде аны. Динле, иманлы булырга өндәде. Еш кына әйтә торган иде: «Аллаһы Тәгалә күктә дә, җирдә дә, уңда да, сулда да түгел, ул бөтен җирдә! Аны күктә дип әйтергә ярамый. Ул барысын да күреп, күзәтеп тора, менә шуңа күрә дә бәндәнең кылган эшләре аның гамәл дәфтәренә язып барыла».
Әнә бит, шәфкатеннән ташламаган – гомер биреп, Ходайның рәхмәте белән Вәлиуллага әти-әнисенең каберләрен күрү насыйп булды, ниҺаять!
Корыган чыбык-чабыкларны җыйнап, себерке кисәге әмәлләде дә шуның белән кабер тирәләрен чүп-чардан, иске яфраклардан чистартты. Кесәсендәге кулъяулыгы белән каберташларны сөрткәләп алгач, алар шундук яктырып, нурланып киттеләр шикелле. «Тимер чардуганнарны, кабер ташларын төпчек Һадиулла кайгырткандыр инде. Тик менә чардуганнар яңгырдан тутыккан», – дип үзалдына сөйләнде Вәлиулла. Зәңгәр буяу юнәтеп, аларны буяп китәсе булыр, дип гөман кылды.
Кулъяулыгын җәеп, кабер катына тезләнде, әти-әнисенең рухына багышлап дога кылды. Әйе-әйе, рухлары шат булсын, рәнҗеп ята күрмәсеннәр берүк. Вәлиулланың кайтмый калуына, дөресрәге, шулай соңарып кайтуына кем гаепле соң? Вакытка һәм чорга гына сылтап калдыру да дөрес булмас иде. Четерекле сорау бу. Моның өчен бер кат үләсе дә, аннары кабат терелеп дөньяга кире кайту кирәктер, мөгаен…
Зираттан кузгалып чыкканда, теләкләренең чынга ашуы өчен Вәлиулла бер яктан олы канәгатьләнү кичерсә, икенче яктан күңеле үкенечле уйлар дөньясына да кереп чумган иде. Ә шулай да, тезләнеп дога укыган чакта, аның бөтен рухы-тәне сафланып, туган җире һәм гомеренең еракта күмелеп калган еллары белән тоташып, рәхәтлек тәмен дә бүләк иткән иде.
Әле бит авылның югары очында чишмә дигән нәрсә дә бар. Яшьлекнең кайнар эзләре уелып калган урын. Акрынлап кына хәзер инде шул тирәләрне урап кайтсаң, Алла кушып, монысы да бик мәслихәт эш булыр.
Чишмә сукмагын чирәм каплаган. Биредә элек башны әйләндергеч бөтнек исләре аңкып тора торган иде. Табигатьнең шушы үләннәре үскән урында нишләп соң котырынып кычытканнар, эре яфраклы тигәнәкләр үскән? Кешеләр килеп йөрмәгәнлектән чишмә үпкәләгән, ахрысы. Аның йөзе-кыяфәте сулган, яр читендәге балчыклар ишелеп, өсте капланган да, анда кечкенә бер сазлык сыман нәрсә генә җәйрәп ята. Чишмәнең ком кайнап торган нәфис күзләре югалган, аны берничек тә эзләп табарлык түгел. Бака яфраклары каплаган нәни сазлыкта тормыш-мәгыйшәт билгеләре әлләни күренми, бары тик су чебеннәре генә су өстеннән битараф этелеп киткәлиләр.
Ах, кая китте икән биредәге матурлыклар? Үткәннәрне ничек тә кайтарып алырга һәм кушучлап чишмәнең салкын суларыннан авыз итәсе иде. Хыяллары челпәрәмә килде Вәлиулланың, йөрәге туктап калгандай булды. Шушы чишмә янында алар, бөтнек исенә исереп, Әлфинур белән бер-берсенә вәгъдә бирешкәннәр иде. Аларның вәгъдәсе су юлы һәм ай юлы буйлап ерак-еракларга агып киткән иде ул чакта…
Яшьлек үткәннәрдә калган. Бүгенге минутлар – ачы чынбарлык.
Киләчәкнең ничек булып төгәлләнәсен исә әүлияләр дә әйтеп бирә алмас кебек.
Чишмәнең сулып калуына кешеләрме, табигать үчеме гаепле? Бардыр, бөтенесе дә бардыр. Автобуста кайткан чакта үз күзләре белән күрде ич Вәлиулла: кешеләр җир мае – нефть эзләп тапканнар, басу-кырларда нефть куа торган «насос-чәүкәләр» күренгәләп китте.
Техника үтеп кергән җирдә табигать рәнҗешкә дучар ителә. Чишмә язмышы – әнә шуның ачык бер мисалы. Аны техник прогреес көчләре упкан.
Чишмәләр бер хәл, кадерләп саклый белмәсәң, ана сөте белән кергән туган телең дә югалырга, юкка чыгарга мөмкин. Автобуста кайтан чакта пассажирларның яртылаш урысча, яртылаш татарча сөйләшеп кайтуларын күреп, Вәлиулла бик нык гаҗәпләнгән иде. Татар теле үлүгә таба бара икән, мәктәпләрдә нәрсә укыталар икән, дигән сораулар җанын борчыды аның.
Уйлары кинәт кенә тагын балачагына әйләнеп кайтты.
Сугышка кадәр үк укыган елларда олылар: «Татар теле белән ындыр артыннан ерак китә алмыйсың», – дип әйтергә яраталар иде. Аларның сүзендә хаклык бар иде шикелле: калага укырга барырга теләсәң, берәр Һөнәр яисә эш табарга уйласаң – чыннан да, урысчаны белүең ихтыярый – мәжбүри. Хәлләр һаман да шулай микәнни? Телеңне онытсаң яки югалтсаң, ана сөте белән кергәннәр дә югаласы көн кебек ачык бит. Менә Вәлиулла, кырык елдан артык чит бер илдә яшәсә дә, туган телен һәм әнисе өйрәткән догаларны беркайчан да күңеленнән чыгармады. Югыйсә гомеренең соңгы елларында милләттәшләре белән очрашып сөйләшү-күрешүләр аңа бик сирәк эләкте. Йөрәге булган кешегә Ватанын югалту, ана теленнән мәхрүм булу юкса җиңелдән түгел.
Хәерле булсын, йөрәген сызландырып торган уйланулар аны биредә дә эзәрлекләп килә иде.

Дүртенче бүлек

Афзалниса карчык белән азмы-күпме уйларын уртаклашканнан соң, өченче көн китте дигәндә, ул атом электр станциясе төзелешен үз күзләре белән күреп кайту өчен, яңа, яшь шәҺәргә барып килергә ниятләде. Бу ниятнең төбендә Вәлиулла үзе генә белгән тагын бер җитди сәбәп бар иде әле.
Шәһәрнең ак, биек йортлары атлаган саен һаман якыная барды. Аның капкасыннан килеп керер алдыннан Вәлиулла юл читенә урнаштырылган тактадагы сүзләрне хәрефләп укыды. Анда аршинлы хәрефләр белән: «Здесь будет построена Аланская АЭС», – дигән сүзләр язып куелган иде.
Әйе, биредә эшне зурдан куптарганнар булса кирәк. Төзелешнең колачы ерактан ук күзгә ташланып тора. Менә шәһәргә килеп җитте, менә шәһәр буйлап атлый Вәлиулла. Якын араларда яңгыр явып үткән булса кирәк, асфальт юлларда машиналар ташыган былчырак тулып ята. Әнә, хәзер дә кирпеч Һәм тимер-бетон җиҺазлар төялгән «КамАЗ»лар тыз-быз үтеп кенә тора.
Менә нәрсәгә гаҗәпләнеп карады Вәлиулла: асфальт юл кырыена терәлеп диярлек салынган ап-ак корабтай нәфис йортларның нигезенә, аскы өлешләренә үтеп-сүтеп йөрүче йөк машиналары кызыл балчыклы былчыракны шулкадәр нык чәчрәткән ки, балчык ябышып калган урыннар ничектер ямьсезләнеп, үзләренең матурлыгын югалткан хәлдә күзгә ташланып тора. Тирә-юньнәр траншеялар белән актарылган мондый гигант төзелеш өчен, бәлки, табигый хәлдер бу. Кайбер тәрбиясез бәндәләр күн итекләрендәге пычракны дивар почмакларына сылап киткәннәр – андагы кайбер тамгалар әнә шул хакта да сөйли иде. Ярты авыл кереп сыярлык алагаем тирән котлованнар, шулар янәшәсендәге балчык өемнәре хәзергә шәһәрчекнең матурлыгына, төзеклегенә азмы-күпме зыян салганы күренеп тора.
Әмма ләкин биеккә ыргылып менгән тугызар, унар катлы торак йортларның өске өлешләре, өске катлары күзне иркәләрдәй аклык белән сугарылган. Үсеп, күтәрелеп биеккәрәк менгән саен йортлар чибәр, матур, соклангыч. Аларга, биектәгеләргә, дөньяның кере берничек тә йога алмый шул.
Бу тормышның, үзендә дә әнә шул охшашрак хәлләр түгелме соң? Кеше өскәрәк, биеккәрәк күтәрелгән саен, аның жаны-рухы чистара, андыйларга дөнья кере йога алмый. Алдыйлар үзенең сафлыгын сакларга көчле, сәләтле була.
Болары – төзелештә яшәүчеләрнең торак йорты, яшәү урыны. Алар бөтенесен нульдән башлаганнар, бер читтәрәк посып калган вагон-йортчыклар әнә шул хакта сөйли. Тагын шунысы сәер: әлеге ялтыр түбәле, күгәрмәс калай белән тышланган таныш вагон йортлар Германиядә эшләнгән иде. Вәт әкәмәт – Вәлиулладан да алданрак Алан авылы төбәгенә кайтып житкән болар!
Шикәрдәй ап-ак силикат кирпеч төягән бер «КамАЗ» машинасы ажгырып, өстенә менәрдәй булып узып киткәннән соң, Вәлиулла тагын шуңа таң калды – биредә, зур төзелештә, кирпечләр буа буарлык икән… Машиналар әрҗәсендә дә, төзелешләр мәйданында да алар бихисап тулып яталар.
Вәлиулланың кирпечләргә әнә шулай ныклап күз салуы юкка түгел иде. Аның яшерен хыяллары чынга ашачак, Алла боерган булса. Ә хәзергә, килгән-килгән, төзелеш мәйданнарын ул бер кат күздән кичереп, күңеленнән үткәреп карарга тели.
Әллә җылылык, әллә газ трассалары шунда – юл читләрен урап-урап, юан торбалар тезмәсе сузылган. Аның кайдан башланганын, кая барып тоташкан икәнлеген дә аңларлык түгел. Немецча пөхтәлеккә өйрәнгән Вәлиулланы яңа төзелешләргә һәм совет хәятенә хас булган болганчык, буталчык, тәртипсез рәвештә өелеп яткан чүп-чар, балчык өемнәре гаҗәпләндерде. Билгеле инде, чылбырлы тракторлар да, күпне тарта торган «Урал» машиналары да кызыл балчык белән тәмам дуслашып өлгергән: аларны кул белән генә чистартып бетерерлек тә түгел.
Төзелешнең түренәрәк кергән саен, Вәлиулла андагы эшләрнең колачына хәйран калды. Менә биредә электростанциянең атом реакторы салынырга тиеш булса кирәк. Ярты чакрым киңлегендәге тирән котлован. Андагы балчыкны ничек чыгарганнар да кая гына куеп бетергәннәр икән… Чокыр төпкелендәге бульдозерлар уенчык машина кебек кенә күренә. Ә инде шул тирәдә кайнашкан сары каскалы эшчеләр кырмыска оясындагы тынгысыз хәрәкәтне хәтерләтә.
Менә нинди икән ул аның туган авылын йоткан, тузгытып ташлаган төзелеш!
Электр энергиясе кешеләргә яхшы һәм уңайлы яшәр өчен кирәк, әлбәттә. Бу турыда Германиядә дә кайгырталар. Тик анда атом электростанциясен төзүне кешеләр һәм табигать өчен куркынычлы бер чыганак дип бәялиләр. Биниһая җирләре белән җәйрәп яткан СССРда мондый төзелешләр хәвеф тудырмый, күрәсең. Аннары, иртәгесе өчен ишәк кайгырган, дигән сүзләрнең бу ил өчен бик тә туры килгәнлеге бөтен дөньяга мәгълүм ич. Атом дигән «җен»не йөгәнли белмәсәң, аз гына ялгыш җибәрсәң, ул ярты дөньяңны әйләндереп салырга мөмкин.
Төзелештә эшләүчеләргә адәмчә яшәр ечен иң элек торак кирәк. Яңа шәһәрнең әнә шушы сулыш белән яшәве күренеп тора. Ак корабтай нәфис, ап-ак йортлар гөмбә урынына калкып чыккан, янәшәсендә яңалары салынып ята. Дөресен әйткәндә, шәһәрне Вәлиулла ике төрлерәк кабул итте. Шәһәр, һичшиксез, уңган куллар көче белән заманча итеп салынган, анысына сүз әйтерең юк. Тик менә бер нәрсә күңелен тырнады: шәрә яланда утыручы ялангач шәһәрдән дә күңелсез күренеш бар микән? Яшеллек, чәчәкләр, шаулап үскән агачлар җитешми. Шәһәрнең ни мәчете, ни манаралары юк. Азан тавышлары урынына – машина-трактор гөрелтесе. Каян беләсең, бәлки бу эшләр дә тора-бара җайга салынасыдыр.
Биредә Вәлиулланы иң нык гаҗәпләндергәне, тәэсирләндергәне – шәһәр өстендәге акчарлаклар иде. Күп тә түгел үзләре, берән-сәрән генә. Канат очлары карасу төстәрәк, гәүдәнең калган өлешләре исә шомартылган ап-ак мәрмәрне хәтерләтә. Бер кат канат җилпеп куйганнан соң очып барган шәпкә һавада хәрәкәтсез оеп калалар, гаҗәеп бер төгәллек, нәфислек белән очышларын дәвам итәләр. Бу күренеш балачактагы мавыгуларны хәтерләтә түгелме соң? Әйе-әйе, малай чакта алар еш кына газета яки дәфтәр битеннән ясалган кәгазь самолет очыртып уйныйлар иде. Бөтерелеп очкан самолет – нәкъ менә шушы акчарлаклар сыңары.
Һәрхәлдә, ни генә булмасын, шәһәр өстендә акчарлакларның әнә шулай очып йөрүләре гайре табигый хәл иде.
Моны ничек аңларга, ни өчен шәһәр өстенә килеп чыкканнар? Адашып, дияр идең, мондый акыллы кошларга бу сәбәп бөтенләй ябышмый. Гөман итә торгач, Вәлиулла моның сәбәбен үз-үзенә болайрак дип аңлатты. Якында гына шәһәргә Кама елгасы елышып тора, аннары, биредә элек камышлы күл бар иде. Суы кипкәнме аның, әллә инде зур төзелеш мәнфәгатьләрен күздә тотып, махсус киптерделәр микән үзен? Димәк, болар үзләренең туып-үскән күлен, оя корган урыннарын сагынып килгәннәр булса кирәк… Каннарында шушы урыннарга тартылу, кош күзе белән аңлап булмый торган үзгәрешләрне тамаша кылу галәмәте язмышларына бәреп кергән.
Бу минутларда Вәлиулла ирексездән үз язмышын аларныкы белән чагыштырып, янәшә куеп карады. Үзе дә нәкъ менә шушы акчарлаклар хәлендә калды түгелме соң ул? Сугыш һәм әсирлек аркасында туган илендә яшәү, хезмәт итү, нәсел калдыру хокукларыннан бөтенләй мәхрүм калды. Әсир төшкәннәргә илдә рәхим-шәфкать булмаячагын ул яхшы чамалый иде. Куркак җаннардан түгел Вәлиулла, шулай да «кара тамга» аласы, икенче кат Сталин төрмәсенә кереп утырасы килмәде аның.
Гайре табигый хәлләр аның тормышында байтакка җыйнала бугай. Илдән мәхрүм калу өстенә, туган теленең, туган авылының бетә баруы – шулай ук ачы хакыйкать. Ул үзе исән, ләкин Һәйкәл-истәлек ташына, үлгәннәр белән беррәттән, аның исемен дә язып куйганнар. Менә шундыйрак вакыйгалар Һәм тәкъдир төпкелендә ул ике тормыш, ике дөнья белән яшәргә мәҗбүр ителде шикелле.
Соңгы ике көн эчендә әнә шулай урталайга бүленеп яшәү аеруча көчәйде, күңеленең әллә кайсы тирәнлекләрен актарып ташлады. Хәер, икегә бүленү дигән сүз шактый дәрәҗәдә шартлы бер нәрсә. Вәлиулланың гомере – бер генә, язмышының төрле тармаклары, шатлык Һәм кайгылары ахыр чиктә бербөтен булып бар да шуның тирәсенә укмашкан.
Хәзер инде Вәлиуллага, эшне озактан сузмастан, төзелеш эшләре идарәсен эзләп табарга кирәк иде.
Бишенче бүлек

Төзелеш биләмәләрен урап, сорашып йөри торгач, тугыз катлы игезәк йортларның берсенә килеп туктады ул. Подъезд диварының бер ягына урысча «Атом-Энергострой» дип язылган күрсәткеч тактаны кат-кат, җентекләп укыды. Аңа нәкъ менә шушы контора кирәк тә инде. Ишекләр төбенәчә ачып куелган, аякларын сөрткәләде дә эчкәре узды Вәлиулла.
Кабул итү бүлмәсендәге секретарь кыз чытлыкланып кына кем беләндер телефоннан сөйләшә иде. Чәчен-кашын буяткан, килешле генә озынча бармакларына алсу төстәге буяу йөгерткән бу туташ марҗа кызы иде булса кирәк, бер дә сөрлекмичә урыс телендә теттереп сөйләшә. Килеп кергән чит кешенең исәнләшү сәламенә җавап бирә алмаса да, сул кулы белән ишарәләп, аркалы урындыклар рәтеннән урын тәкъдим итте.
Хуҗаның бушаганын көткән арада Вәлиулла бүлмә диварына беркетелгән техник схемаларны күздән кичерде. Боларны гади күз белән генә аңларлык түгел, андагы лабиринтларның хикмәтенә төшенү өчен яхшы белгеч булырга кирәк. Ә менә икенче бер яктагы сәнгатьчә сурәт аның күңеленә хуш килде. Ал, кызыл, зәңгәр төстәге чәчәкләр гөнаҺсыз күзләре белән дөньяга, кешеләргә карап тора, әйтерсең лә туган як болыннарының бер өлешен кисеп алганнар да шушы квадрат рам эченә беркеткәннәр!
Шулвакыт идарә башлыгының ишегеннән сөйләшә-сөйләшә ике кеше чыкты. Эшлекле кыяфәтләренә караганда, ниндидер зур мәсьәләне хәл итеп чыкканнар, күрәсең. Туктап та тормастан, урамга ашыктылар.
Секретарь кыз агайның ни йомыш белән килгәнлеген сорашты. Байтак елларны читтә кичкән булса да, ул Һәм урысчаны, Һәм татарчаны берничек тә онытып бетермәгән иде әле.
– По личному вопросу, – дип кыска гына җаваплады Вәлиулла.
– Пожалуйста, – диде кыз Һәм ым белән ишеккә күрсәтте. – Замир Зарипович ждет вас…
Сөбханалла, башлык үзебезнең милләт затыннан булып чыкты лабаса. Монысы Вәлиулла файдасына булыр, бәлки? Мөселман кешесе икенче бер мөселманның теләк-ниятен аңламый калмас, ярдәм итәр, шәт, иншалла. Бусагадан менә шундый якты өметләр, якты күңел белән атлап керде ул.
Кырык биш яшьләр тирәсендәге хуҗа кеше шактый ачык, эшлекле күренә. Ак күлмәктән, галстуктан пөхтә итеп киенгән бу җитәкченең төзелеш эшләре уртасына ничегрәк барып керүен күз алдына китерү дә кыен. Әлерәк кенә тарта-тарта сөйләшкәннәр, күрәсең, бүлмә эчендә затлы тәмәке исләре аңкый иде.
– Үзебезчә генә сөйләшергә буламы? – диде кунак, турыдан-туры татар телендә мөрәҗәгать итеп.
– Конечно, мөмкин. Урысчаны беләбез, татарча сөйләшергә дә була. Ни йомыш соң, абзый? – дип сорады башлык, әйләнмәле урындыгын җай гына хәрәкәтләндереп алганнан соң.
Бу сорауга җавап бирү өчен Вәлиулла иң элек үзенең кем булуын, кайда туып үскәнлеген, сугыш михнәтләре кичәргә туры килгәнлеген кыскача хикәяләп алды. Озын-озак еллардан, урау-урау юллардан соң туган авылына әйләнеп кайтуын әйтмичә мөмкин түгел иде. Тик шулай да биографиясендәге кайбер өлешләрне өстән-өстән сикертеп кенә узды.
– Әсирлеген дә, Герман җирен дә байтак күрергә туры килде… – дип әйтү белән чикләнде.
Төзелеш башлыгының әллә вакыты тыгыз идеме, әллә инде Һәр «өтер»не төпченергә кирәк тапмадымы, бераз тыңлап утырганнан соң теге соравын кабатлады:
– Нинди просьба, дисез әле? Квартир гына сорый күрмәгез. Андый важный эшләр белән бүтән оешмалар, бүтән кешеләр заниматься итә.
Аның урысча сүзләрне кушып-катнаштырып сөйләве хәзерге вакытта Вәлиулла өчен мөҺим түгел. Аның мөҺиме, иң кирәклесе алда әле.
– Беләсезме, Замир Зарипович, Сез миңа ярты машина кирпеч Һәм бер-ике капчык цемент табуда булышмассыз микән?
Башлыкның күзләрендә кызыксыну чаткылары ялтырап алды.
– Нәрсә, абзый, гараж строить итәргәме исәп?
– Юк ла, энем, мин инде гаражлар салу яшеннән узган…
– Алайса шулкадәр стройматериаллар белән нишләмәкче буласыз?
Вәлиулла әйтер фикерләрен күңелендә берара барлап торды-торды да аннары гап-гади сүзләр белән башлап китте:
– Ни менә, әйттем бит әле, күршедәге Алан авылында туып-үскән кеше мин. Озак еллардан соң әйләнеп кайтсам, авылны танымадым…
– Әйе, яшьләр шәҺәргә качып бетте, стариклар гына күченергә яратмый.
Бу урында төзелеш башлыгы гыйбрәтле бер хәлне дә сөйләп алды:
– Беләсезме, чертежда каралган буенча реакторның основной котлованнары ташландык авыл өстенә туры килә иде. Һәркемнең шәҺәргә күчеп урнашуын мобилизовать иттек. Бер картның искереп беткән агач өеннән Һич тә күченеп китәсе килми. Ияләнгән, видимо, йортына ябышып ята! Үгетләп карадык, файдасыз. Шушында тудым, гомер иттем, шушында үлсәм үләм, ди, бетте китте. Рисковать итмәдек инде. Аның йорты котлованнардан өстә, тау башында, сыерчык оясыдай байтак вакытлар тырпаеп, комачау итеп торды әле…
Гаҗәпләнеп, гыйбрәтле вакыйга икән шул, дип җөпләде аны Вәлиулла. Үзеңнеке үзәктә дигәндәй, әйтер сүзләрен әйтеп калырга ашыкты:
– Сугыштан кайтмый калганнар хөрмәтенә авылда Һәйкәл-обелиск торгызганнар. Ул бик нык тузган, ташландык хәлгә килгән. Мондый кадерсезлекне күңелем кабул итмәде… Вәт шул, Һәйкәлне яңартасым, үз кулларым белән өр-яңадан салып китәсем килә минем. Авылдашларым каршында бер бурычым үтәлер иде ичмасам.
– Да-а, зурдан кубарга уйлагансың икән, абзый.
– Игелек кылуның зурысы, кечкенәсе булмый торгандыр, улым. Ярдәм итсәң иде… бер дә борчылмагыз, тиешле бәясен түләрмен, Алла боерса.
Башлык, нидер уйлана-уйлана, үзенең ялтыр эш өстәлендә бармакларын биетеп алды.
– Мондый просьбаны тыңламый булмас. Бу эшегез общественный значимостька ия.
Әлеге сүзләргә эче-тышы белән берьюлы куанып, Вәлиулла куен кесәсендәге акчаларын капшарга тотынды.
– Акчасын, мин әйтәм, хәзер үк түлисе иде.
– Юк сана, абзый, ваклашмыйк! Ярты машина кирпеч – безнең өчен кибәннән бер уч салам гына ул. Ничек тә списать итәрбез. Мастерга күрсәтмә бирәм хәзер.
Әйләнмәле урындык хуҗасы-ние белән сулъяк өстәлдә яткан телефоннарга таба борылды.
– Саумы, Шакиров… Линиядәге машиналарның берсен ярты машина силикат кирпеч белән хәзер үк идарә каршына җибәр әле. Соңыннан сөйләшеп бетерербез… Ике капчык цемент салырга да онытма! – диде, күрсәтмә биреп.
Менә сиңа күктән төшкән бәхет! Игелекле кеше булып чыкты бу Замир Зарипович дигәннәре. Кеше хәленә керә белә, аяк-куллары сызлаусыз булсын. Юк-бар белән баш катырып йөрмәгез әле, дип, ишек катыннан борып чыгарса, нишләр идең? Ә инде татар телен ватып-җимереп, урысча сүзләр белән чуарлап сөйләшү бу гигант индустрия якларында гадәткә кереп бара, ахрысы…
Ярты сәгать чамасы узгандырмы, төзелеш идарәсе каршына «КамАЗ» машинасы килеп туктады. Яшь, чибәр машина көчле Һәм хутлы күренә. Чехлар ясый торган атаклы «Татра» машинасыннан бер дә ким түгел.
Җилдереп кенә Алан авылына килеп керделәр. Шофер егет бөтенесеннән хәбәрдар иде булса кирәк. Шулай да, килешле мыегын кул аркасы белән сыпыра-сыпыра, Һәйкәлнең кай тирәдә икәнлеген сорашты.
Мәгънәле егет икән, самосвал әрҗәсендәге ике капчык цементны Һәйкәлнең таш нигезенә бастырып ук куйды. Тимер әрҗәнең акрын гына күтәрелә башлавы кая, андагы кирпечләр дөбер-шатыр килеп, берсе өстенә берсе сикергәләп чирәмлеккә коелдылар.
– Рәхмәт, улым, игелек күр, – диде Вәлиулла аны озатканда. Күчтәнәч шнапс белән сыйларга да уйлаган иде үзен, егетнең рульдә икәнлеген исәпләп, бу ниятеннән кире кайтты.
Төшлекне авышкан кояш нурлары астында, эре-эре шикәр шакмакларын хәтерләтеп, силикат кирпеч өеме ята. Бәрәкәте белән кайтты, инде аларны уңышлы гына итеп урнаштыру, эшкә җигү насыйп була күрсен.
– Кайларда шулай озак югалып йөрдең? – дип төпченде Афзалниса карчык, Вәлиулланың кайтып керүенә куанган төсмер белән.
– Төзелешне Һәм шәҺәрне гизеп кайттым әле менә, – диде кунак кеше. – Берочтан авылга кирпечләр дә кайтартырга туры килде.
– Алары нәрсәгә тагын?
– Истәлек Һәйкәле бик нык тузган, ашалган ич. Иртәгәдән менә шуны яңартмакчы булам.
– Әй Аллам, изге эшкә тотынгансың икән, Әлфәрит. Хәвеф-хәтәрсез генә ерып чыгулар насыйп булсын үзеңә!
Әлфәрит-Вәлиуллага рәхәт иде бүген, иртәгесе көнне уйлап, бәхетле елмайды ул.

* * *
Ай көймәсе галәм бишегенә кырын яткан да җирне Һәм кешеләрне талгын гына күзәтә кебек. Ләкин аның сагышлы карашында шом, борчылу, хевеф төсмерләре дә аермачык ярылып ята. «Әй, кешеләр, нишлисез сез? Елга-күлләрне, эчәр суларыгызны агулыйсыз, яшәр җирләрегезне бозасыз… Үзен шулай рәнҗеткән өчен табигать сезгә рәхмәт әйтмәс».
Ә кешеләргә нәрсә – алар моны ишетмиләр дә, колакларын чукраклык галәмәте баскан. Абзар-курасы исән-сау булса, иртә белән кояш чыкса – аларга шул җиткән. Яшьләр куак яисә капка төбенә сыенып үбешергә ярата, ай нуры аларга сизелер-сизелмәс бер хатирә генә. Кешеләр дөнья куа, ләкин аларның тырышлыгы бүген бар, иртәгә юк. Урманнар киселә, елгалар агымын үзгәртә, җирләр аркылы-торкылы актарыла – менә шуннан соң табигать аларга нинди рәхим-шәфкать белән җавап бирергә тиеш соң?
Кешеләрнең кайсылары яхшы, кайсылары начар. Кемнәрдер җир йөзендә гөлбакча ясый, таш өстендә чәчәкләр үстерә, кайберләре исә балта-пычак белән дөнья матурлыгына кизәнә. Ә инде туплар, ракеталарның шартлавын, халыкларның үзара сугышуын әйтәсе дә юк. Нәрсә җитми кешеләргә?
Әнә, Алан авылына ялгыз машина кереп бара. Алар, ике кеше, Һәйкәл янына килеп туктадылар, нишләптер фараларын сүндерделәр дә кабинадан чыктылар…
……………………………………………………
Ай шаҺит иде, ләкин ул таң атканда ук үзенең офыгына кереп югалды. Иртән Вәлиулла җиңнәрен сызганып Һәйкәл каршына килеп баскан иде, имәнеп китә язды. Урлаганнар, цементы-ние белән бергә төн эчендә кирпечләрне кемдер урлаган! «Кыл яхшылык, көт яманлык» дигәннәре шушы микәнни?
Вәлиулланың кичәге куанычлары, җиңү яуладым дигән канәгатьлек көлтәләре «ә» дигәнче челпәрәмә килде менә! Төнге караклар бер гаражлык кирпечне оста гына чәлдереп киткәннәр. Самосвалдан бушаткандагы ярым-йорты ватык кирпеч кисәкләре генә агарынып-аунап ята. Әйтерсең лә кемдер мылтык белән акчарлакларга төбәп аткан да, шуларның нәфис канатлары җиргә егылып төшкән…
«Син үзең дә шәҺәр өстендәге акчарлак бит, Вәлиулла!» – дип бар дөньяга кычкырасы килде аның.
Тик менә кем ишетер икән аны? Авыл, туган тел, хәтер җепләре өзел­гән. Җәмгыятьнең иң кирәкле таза күзәнәкләре зәгыйфьләнгәнгә күрә, әхлак-тәртип чишмәләре саеккан.
Балачакта өлкәннәрнең: «Ике меңенче елдан соң ахырзаман киләчәк», – дип сөйләүләре хак булды микәнни? Бар да раска туры килә. Үз күзләре белән күрде ич Вәлиулла: әҗүҗ-мәҗүҗ кубып, җирне кызыл балчыкка кадәр казып төшәрләр, дигәне дә дөреслеккә туры килә, ахрысы.
Ул гомере буе кешеләрнең ни өчен яхшы яки явыз булуларын аңларга тырышып яшәде. Яхшылык җиңсен өчен нишләргә, кешеләрнең аңын ничек уятырга? Бу нәрсә Вәлиулланың көченнән килми иде.
Таза төрәнне таш вата алмый, диләр. Бу хакыйкать аңарга тач туры килеп тора. Ходай саулыкны мул биргән үзенә, юкса шул тиклем җәҺәннәм утларын кичеп чыгу ансат булыр идемени аңа? Ватаны китсә киткәндер, ләкин сөт тамырлары исән-сау калган Вәлиуллада. Менә шушы эчке бер чакыру туган җиренә тартып китерде дә аны.
Германиядә ул үзенә зираттан җир алып куйган иде. Кабер ташы да ясатып куелган. Анда немецчалап «Валит унд Хуснитов» дигән сүзләрне яздырды ул. Аның кесәсендә – германия паспорты. СССР паспортына ия булсаң, монысы да начар булмас иде, әлбәттә.
Хәзер инде нишләргә? Ил Һәм кешеләр аны тагын бер кат рәнҗетте. Юк, биредә кала алмастыр ул, мөгаен, язмыш тактасына әнә шулай язылган.
Күңеле тулды, тулды гына түгел, тәмам ташып чыкты Вәлиулланың. Их, ничә еллар буе җыйналып килгән, бүген исә тагын да ныграк тыгызланган серләрне бушатасы иде бер! Тәненә Һәм җанына рәхәтлек килер иде, бәлки. Чыннан да, бүген ул кемгәдер үзенең серен, тукми-чәчми җыйнап килгән яшерен газапларын сөйләргә, күңелен бушатырга тиеш.
Моны фәкать Афзалниса карчыкка – авылдашына, авылдашы булса да аны дөньяда беренче тапкыр күрүче, якты күңел белән каршылый белгән кешегә генә сөйләү мөмкиндер. Ни өчен тел яшергәнен, исемен яшергәнен дә аңламый калмас ул, аңлар. Вәлиулланың серен дә читкә-чатка сибеп йөри торган кешегә охшамаган. Аңа ышанырга була…
Әллә ничаклы уйлар басымы, күңел Һәм фикер көрәше Вәлиулланы үзенә бөтереп алган иде бу минутларда. Ул яши, ләкин алга таба яшәү аңа җиңел булмаячак. Чөнки гомернең үткәннәрен дә, бүгенгесен Һәм киләчәген дә бер бизмәнгә салып үлчәргә кирәк. Һәм менә шулар барысы бергә гомер йомгагына барып тоташачак, синең йолдызлыгың үзенең сүзен-тылсымын әйтәчәк.
Вәлиулла, үзенең барлык сыкрану-газапларын җиңеп, яңадан Афзалниса карчыкның өенә таба атлады. Аның халәтен яңа туган сабыйга яисә акыл утырткан олпат бер картка охшатырга мөмкин булгандыр…

Аның әле энекәше Һадиулланы, беренче мәхәббәте Әлфинурны эзләп табасы бар иде.

 

«Мәйдан» журналы архивыннан.

Комментарий язарга