Логотип «Мәйдан» журналы

Шәһәр мәтрүшкәсе

Парча.

Башкаланың бу күпере астыннан тар гына юл уза. Өстән поездлар гөрселдәп үтеп китә, астан машиналар чабыша. Күпер астында ике машина янәшә туры килсә, өченчесе «борынын» тыга алмый, шунлыктан автобуслар биредә тукталып, бөялеп торучан. Бигрәк тә иртәнге, кичке сәгатьләрдә. Адәм баласының күңеле тынгысыз бит – нидер эзли, көтә, яңалык талымлый. Мин дә автобус тәрәзеннән йонлач яшел келәм сыман юл буе түтәлләренә текәлдем. Таныш үләннәрне барлыйм. Печәне җитеп килә, инде озак та тормас, бензопычкы тавышлары чыгарып эшли торган чапкычлар белән икенче мәртәбә кыркып та алырлар. Шәһәргә авыл болыннары, җәйге хозурлык, әчкелтемрәк үлән исе таралыр. Күзне иркәләп торучы ямь-яшел куе кыяклар, йөз дә бер төрле рәвештәге яфраклар. Дымга туйган сусыл чирәм арасындагы кызгылт чәчәккә күзем төште. …Җаныемдыр ла! Мәтрүшкә бит бу! Шәһәр юлы кырыенда көн-төн өзлексез йөреп торган меңләгән машинаның зәһәр төтененә буылмыйча рәхәтләр җәеп үсеп утыруын күр әле! Кызыл мәтрүшкә. Әле бит аны агачлыкларда яисә чын урманында да сирәк очратасың. Болында, чабынлыкларда күбрәк әрсез сары мәтрүшкә үсүчән. Ә бусы – тыйнак. Үз кадерен үзе белеп кенә, куе агачлар күләгәсенә ышыкланып, вәкарь белән генә яктыга үрмәләүче шифалы урман бүләге. Ничекләр шау-шулы шәһәргә килеп чыктың соң, үләнкәем?
Яңа юл салгач, биредә яшелләндерү хезмәте кешеләре кәз түшәгән иде шул! Ихтимал, кәзләре урман түреннәнрәк, кеше-кара сирәк йөри торган җирдән кайтартылгандыр. Тамыры иплерәк җиргә эләккәч, үскән күрәсең.
Шәһәр шау-шуы эчендә чәчәк атып утырган мәтрүшкә миңа инсафлы авыл балаларын хәтерләтте. Алар да бит җирнең эчкерсез гамен, бәрәкәтле суларын сеңдереп үсә дә, шәһәргә килеп, тирә-юньдәгеләрне гөнаһсыз пакьлеге, табигыйлеге, самимилеге белән сокландырып яши башлый. Аларны бу тирәлектә күрү гайре табигый да сыман. Ә шулай да һәркем үзе дә сизмәстән сафлыкка тартыла, табигый гүзәллеккә соклана.
Табигать безгә: «Авылыгызны искә алыгыз әле, хозурлыктан мәхрүм балакайларым!» – дип бугай, юл буена мәтрүшкә үстереп куйган.
Шәһәр мәтрүшкәсе…
 

Илдар КЫЯМОВ


 

Комментарийлар