Логотип «Мәйдан» журналы

Шаян картлык

Тугач үсәсе була,Ә үскәч картаясы.Картлыкны адаштырып,Кая гына таясы?Эзләп табачак бит ул,Җәһәннәмгә качсаң да.Тешсез авызын ерыр,Кай ишекне ачсаң да.Ара-тирә кирәк ләБуыннарны язарга.Юнәлербез кичләт...

Тугач үсәсе була,
Ә үскәч картаясы.
Картлыкны адаштырып,
Кая гына таясы?
Эзләп табачак бит ул,
Җәһәннәмгә качсаң да.
Тешсез авызын ерыр,
Кай ишекне ачсаң да.
Ара-тирә кирәк лә
Буыннарны язарга.
Юнәлербез кичләтеп
Ресторанга-мазарга.
Колак шаулар, тез сызлар.
Төкереп барчасына,
Чибәр кызлар сыйларбыз
Пенсия акчасына.
Карышмабыз, нечкә бил
Чакырса дачасына,
Сусыл җиләк тәмләрбез
Җимешле бакчасында.
Ала-кола дөньяда
Төрле мәзәк мәл булыр.
Ит чәйнәргә көч бетсә,
Сөт эчәрлек хәл булыр.
 

Рәшит БӘШӘР


Фото: https://www.instagram.com/

Комментарийлар