Логотип «Мәйдан» журналы

Шашлыктан ким түгел

Алда көтеп алынган бәйрәмнәр, ирләрне, егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлаячакбыз. Бүләк белән бергә тәмле сый да әзерләү - хатын-кызлар кулында. Менә сезгә бер рецепт тәкъдим итәбез.Кирәкл...

Алда көтеп алынган бәйрәмнәр, ирләрне, егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлаячакбыз. Бүләк белән бергә тәмле сый да әзерләү - хатын-кызлар кулында. Менә сезгә бер рецепт тәкъдим итәбез.
no-translate-detected_2829-675
Кирәкле азык-төлек:
30 г лимон согы, 2 аш кашыгы серкә, тоз, төелгән кара борыч, 5 аш кашыгы зәйтүн мае, 1 баш кызыл суган, 6 помидор, 1 кыяр, 1 бәйләм петрушка, бөтнек, суган, 1 тырнак сарымсак, 500 г ит фаршы, бер чеметем төелгән дарчин (корица), 1 йомырка.
Әзерләү:
1. Лимон согын, серкә, тоз, борыч, 3 кашык үсемлек маен бергә кушып болгатырга.
2. Помидор, кыяр һәм кызыл суганны түгәрәкләп турарга, вакланган петрушка, бөтнек өстәп, 1 нче пунктта әзерләнгән "салат" белән кушарга.
3. Ит фаршына вакланган суган, сарымсак, тоз, борыч, дарчин һәм йомырка кушып болгатырга. Фаршны агач шампурларга "ябыштырып", үсемлек маенда 10—15 минут кыздырырга.
4. Әзер итне тәлинкәләргә салат белән бергә салырга.
Теләгән кеше салатка ваклап туралган брынза да өсти ала.

Комментарийлар