Логотип «Мәйдан» журналы

Шаһ пылау рецепты

Казанда яшәүче Дамира Максутовадан шаһ пылау рецептын тәкъдим итәбез.1.Дөгене җылы тозлы суда 1-2 сәгать тотарга.2.Төче камыр басарга, пакетка салырга, 30 минутка суыткычка куярга.3.Дөгене 7 тапкыр юа...

Казанда яшәүче Дамира Максутовадан шаһ пылау рецептын тәкъдим итәбез.



1.Дөгене җылы тозлы суда 1-2 сәгать тотарга.
2.Төче камыр басарга, пакетка салырга, 30 минутка суыткычка куярга.

3.Дөгене 7 тапкыр юарга (су чиста калганчы) һәм ярымәзер булганчы пешереп алырга.

4. Камырны түгәрәкләп җәяргә.

5. Кечкенә казанны майларга, шунда камырны җәяргә, дөге салырга. Аннары өстенә эретелгән атланмай һәм алтынсу төс кертү өчен зәгъфран (шафран) салырга.


6. Камыр белән өстен капларга һәм казанны 1 сәгатькә 170 градуслы духовкага куярга.


7. Шаһ пылау пешкәч, зур яссы тәлинкәгә алырга һәм төнбоек чәчәге сыман кисәргә.

8. Үзегез яраткан чикләвекләрне һәм кипкән җиләк-җимешләрне атланмайда кыздырып алырга һәм пылауны бизәргә.



https://intertat.tatar/ash-su/pylau1/

Комментарийлар