Рәшит БӘШӘРнең татар шагыйрьләренә багышлап язган шигырьләре.

 

Илдар абый

Язулардан ял иткәндә
Кычкырып та куйгалыйсың,
Кайчакларда балаларча
Ычкынып та куйгалыйсың.
Илдар Юзеев

Кычкырып та куела шул,
Ычкынып та куела.
Йокысыз кара төндә
Бимазалый уй гына.
Җемелди соңгы йолдыз…
Таң атарга җыена.
Синсез, и Шагыйрь абый,
Җирдә яшәү кыен ла.
«Күтәрик, – дигән идең, –
Җансызлар өчен түгел,
Җан сызлар өчен, энем!»
Җан сызлый. Сызлый, сызлый,
Җаным, абый, ут минем.
Ил гаме, татар гаме –
Башка гамем юк минем.
Сискәнеп китәм кинәт:
Ай да урланган, дисәм,
(Үрелеп алалмыйлар,
Кесәгә салалмыйлар),
Тәрәзгә кереп тора –
Исән ярымай, исән!
Әлифсез калдырмакчы,
Корытмакчылар телне –
Булмас эш болар бары,
Җәелә татарымның
Шәҗәрә ботаклары.
Мәтрүшкәле аланнар,
Аланнарда оланнар,
Тай буласы колыннар
Көтәләр сине, абый.
Ишетәм күк: «Кайтырмын,
Көтегез! Ярый, ярый…»
Мәңгелектә ниләр бар,
Ни өннәр, Илдар абый?
Бездә һаман шул ук хәл:
Әҗәл белән көрәшеп,
Тырмашып ята татар,
Нәселем ишәйтәм, дип
Тырышып ята татар.

Киләчәккә барышлый
Туктый-туктый хәл алам.

Юлларым – чокыр-чакыр,
Көч-куәт бирче, Аллам!
Кадыйр

Күңел тулса тулсын,
мөлдерәп торсын.
Тамчысына кадәр кадерле.
Без – табигать таҗы,
берен чыга,
чәчәк чыга
тишеп бәгырьне.
Кадыйр Сибгатуллин

Әйе, туган, кыен шул яшәү безгә –
Сандугач йөрәкләргә.
Без бит үзгә.
Сайрый-сайрый кунабыз
Шигъри тирәкләргә.

Җанлана, тирәкләр китә яшәреп,
Сайрыйбыз шашып-шашып.
Интекмибез тел яшереп.
Дөньяга
Моң кала җаннан ташып.
Зөлфәт

Язгы гөлләр булсын шигыремдә…
Көзге яфрак тибрәп кагылсын!
Зөлфәт

Юлым төшкәч Яңа Сәеткә
Сугылдым мин гөлле нигезгә.
Җыры калган иде, шагыйрь юк,
Соңарганмын икән бик әзгә.
Юкәләре Яңа Сәетнең
Яшел башкайларын иделәр:
– Болыннарда көтү көтте дә
Казаннарга китте! – диделәр.

Юлым төшкәч Яңа Бистәдә
Татар зиратына сугылдым.
Эзләп килгән идем халкымның
Бәгырендә калган угылын.
Каеннары Яңа Бистәнең
Сары башкайларын иделәр:
– Җыры исән, наный, үзе юк,
Мәңгелеккә китте… – диделәр.
Мөдәррис

…Үткән чорлардан яңгырау
Ишетелә әллә кайдан.
Мөдәррис Әгъләм

«Юкмы миңа берәр тәкъдимең?»
Домпечатькә килеп керүгә,
Коридорның иң-иң түреннән
Каршыларга мине йөгерә.
Табабыз да аулак бер почмак,
Тәмәкедән төтен очырып,
Арзан шәраб тәмләп кинәнәбез,
Үткән-сүткәннәрдән качырып.
Сөйли миңа шагыйрь халкының
Шигырь яза-яза азганын.
Кайда, кайчан, кайсы шагыйрьнең
Нинди пүчтәк шигырь язганын
«Котылалмам, туган, буш сүздән
Казаннардан китеп качмасам.
Әле ярый, Зөлфәт дустым бар!
Зөлфәт Бөек шагыйрь ичмасам!»
«Йортым да юк, мал-мөлкәтем дә,
Малай читтә үсә, кыз үсә –
Шундый байлыкка да без ия.
Хатыннарның күрдем төрлесен,
Сагындыра әмма Лүзия!»
Ун сүзенең берсе дөрестер…
Үзе әйтер: «Ышан, дөп-дөрес!»
Кырын салып башын бер якка,
Күзгә төтен өрер Мөдәррис.
Йөткергәләп куя Тукай күк,
Тотып-тотып ала күкрәген.
Ишетәм мин кайнар күкрәктә
Шанлы гасырларның күкрәвен.
«Ник дәүләтсез калдың?»
Халыкны
Гаепләргә мөмкин, акларга.­
Сүз җилеме кинәт ябыша
Балачакта калган атларга.
Мөдәррисне күрәм арбада,
Кырын яткан менеп печәнгә.
Яңа чапкан печән хуш исле,
Суын сыгып мөмкин эчәргә.
Сусыл печән кала коелып,
Аты атлап бара җай гына.
Арба тулы каен җиләге,
Кырын яткан көе җый гына.
Төшке кояш күзне йомдыра,
Учларында – кызыл җиләкләр.
Җиләккә буялган борын Ÿәм
Җиләк суы сеңгән беләкләр…
Күзгә сеңеп калды шул рәсем,
Гомерлеккә калды, күрәсең.
Хәтеремдә шуны яңартам,
Шагыйрь дусны килсә күрәсем.
«Мин исән бит, әйе, дөп-дөрес!»
Домпечатькә килеп керүгә,
Коридорның чиксез түреннән
Каршыларга мине йөгерә.
Дөрестер бу, әйе, дөрестер,
Казан гайбәтеннән аргандыр,
Балачакка… озакка… кунакка…
Җиләккә, дип китеп баргандыр…
«Дөрес бит бу, ышан, дөп-дөрес!»
Кем кычкыра миңа үткәннән?

Мөдәррис бу, әйе, Мөдәррис!
Нияз

Үзең яккан булгач, учакны да
Ташлап китү, бәгырь, бик авыр.
Нияз Акмал

Шигырь генә сулап яшәде ул
Шигырьләре иде бар малы.
Тәрәзендә уты сүнде инде,
Күкләр алды шагыйрь Акмалны.

Йөрәгенә каннар укмашса да,
Каралмады җаны – ак калды.
Йолдызлардан шигырь агып килә,
Янәшәмдә тоям Акмалны.

* * *
Без дә бер көн китәрбез,
Былбылларны ятим итәрбез.
Һәм калдырып киткән дөньяны
Күзәтербез читтән без,
Шагыйрь дус!

Укылырмы безнең шигырьләр,
Нинди шигырь язар шагыйрьләр?
Нинди телдә язар шагыйрьләр,
Күпме туар икән шаһ ирләр,
Шагыйрь дус?

 

«Мәйдан» журналы архивыннан.

Комментарий язарга