Көзге чык тамчылары

Алсу тамчы саркый миләшләрдән,
Чал кояшлы көзге көн балкый.

Беркемем юк янда сердәшләрдән,
Бәгыремне сагыш-моң талкый,
Хәтер тәрәзәсен кем шакый?..

Кызгылт чыклар тама баланнардан,
Чаганнардан сары коела.
Ялгыз узган чакта аланнардан
Ялгызлыктан җаным кыела,
Салкынлыктан каным куера.

Пакь тамчылар – кыяк, күрәннәрдә,
Яшькелт чыклар – яшел курпыда;
Еллар авыр, айлар сүрән мәлдә,
Мин ни эзлим такыр-буш кырда?
Ул дөньяда, бәлкем, юктыр да?!

Әнкәм яше төсле тере тамчы
Сүс-кылганда тора шәйләнеп;
Күңелләрем тулып түгелгәнче,
Күз тутырып карыйм әйләнеп:
Әллә кабат күрәм, әллә юк?..

autumn-colors-1380122351dRe

Күке күзе

Сәрдә эзләп йөреп арыганда,
Ачыкканда үзәк өзелеп,
Әйтә иде әнкәй хәл алганда:
«Җыеп аша күке күзе», – дип.

Күке күзе дигән чәчәкләрнең
Ашап кына нечкә сабагын,
Онытканга күптән икмәк тәмен,
Туймый иде һич тә тамагым!

Шул чагында нәрсә кичергәнмен,
Кырык елда ниләр күргәнмен –
Сөйләр сезгә шуның иң кирәген
Күзләремә сеңгән тирән моң…

…Тын урманда бүген шул үләннең
Шәмәхәсен өздем, күкселен…
Нишләгәндер, белмим, күңелләрем:
Үзем өздем, үзем үкседем…

 

Тарихтан бер сәхифә

Ни булгандыр еллар аръягында –
Шаһит бары ялгыз ташпулат…
Бүген гүя ташлар җырлый монда:
«Маллар кыйбат түгел, баш кыйбат».

Тормасын дип, ахры, бөтенләй буш, –
Җилләр юлга себереп ком салган.
Ап-ак ташка, серле бизәктән тыш,
Күләгәдәй сарылып моң калган.

Гүя эссе ташлар эргәсендә
Күбекләнеп кайный кылганнар.
Ышанмыйча бу көн киләсенә,
Кемнәрдер бит монда торганнар!..

Кемнәрдер бит шәмдәй янып беткән,
Калган бары шәмдәл – ташпулат.
Тик бер аваз безгә килеп җиткән:
«Маллар кыйбат түгел, баш кыйбат…»

 

Хакы бар күк…

Су басасы булгач тора-бара,
Әкренләп авыл күченә.
Тик бер карчык көн дә шөгыль таба,
Күченергә һаман кичегә.

Йә казлары кайтмый кала аның,
Йә кәҗәсе йөри буталып;
Йә пешкәнен көтә карлыганның…
Йә мунчадан чыга ул талып.

Әзерләнгән чәйгә көндәгечә
Кем дә булса берәү кермәсә,
Күмер өсти-өсти сүндермичә,
Самовары белән серләшә:

«Нәрсә күргән алар, нәрсә белгән,
Яшьләргә ни, алар күчәрләр…
Тик бабайлар үлеп гүргә кергән
Төбәк белән менә нишләрләр?!

Эчкән суым… туфрагым да шунда,
Ничек алып китим күтәреп?
Күпме гомер узган бер урында,
Исәпләсәң исең китәрлек!..»

Көн исәбен төгәл чутлап бара,
Бер искечә, йә бер яңача.
Яз утырткан талы яфрак яра
Карт өянке белән янәшә.

…Су артмаган чакта бер чамадан,
Нигә әле дөнья көтмәскә!
Илдән түгел, хәтта бу дөньядан
Хакы бар күк аның китмәскә!..

 

Алтын капка

Туган ягым минем –
Ачык капка.
Бу якларга юллар ябылмый…
Чит-ят җирне күпме генә тапта, –
Син эзләгән барыбер табылмый.

Кеше Кеше булып җитсен өчен,
Бу дөньяда нәрсә, ни кирәк –
Шуның барысын, шуның бөтенесен
Алыштыра шушы бер төбәк!

Туган ягым минем – Алтын капка,
Кайтсам-китсәм, була гел ачык;
Бар хәзинәң шунда булган чакта,
Имеш, тагын нидер юллап чык!

Кем раслар шундый байлык барын
Галәм дигән чиксез киңлектә?
Туган ягым минем – ярты җаным,
Әйтә алмыйм башка ни дип тә…

 

Һаман көтәсең
(Җыр)
С.Ибраһимов музыкасы

Ике улы да Бөек Ватан сугышында һәлак булган дәү әнием Мәгъшук Закировага

Бер кайтырбыз, диеп киткән юлдан,
Китсәләр дә,
Алар кайтмады;
Алар өчен бары җилләр генә
Ачып-ябып йөрде капканы.

Алар өчен янды ялгыз ана,
Күз нурларын сирпеп еракка…
Тик «Ил өчен геройларча…» дигән
Хәбәр генә кайтты бу якка.

Хәбәр генә кайтты бу якларга
Ядкарь булып газиз анага;
Һәм ир даны кайтты, югалмыйча,
Мәңгелек ут булып янарга.

Ана, ана!
Сүрелмисең…
Әллә
Шундый утның берсе микән син:
«Белсәң иде бераз хәлләрен, – дип, –
Кайда йөри Кәшфи, Хәйдәрем?» – дип
Көтәсең дә һаман көтәсең…

 

Яшьлегемдә кунакта

Ни исертә мине,
Әсир итә, –
Әллә чәчәк исе, әллә әрем?
Яшәгәнгә бу төбәктән читтә,
Аңлашылыр минем хәлләрем…

Шул ук алан,
Шул ук юкә, балан…
Таныш бер көй өзә үзәкне…
Кай тарафка баксам, шунда табам
Җан сусаган тәүге бизәкне.

Чия, бөрлегән дә
Шул бер хәлдә
Саклаганнар төс һәм тәмнәрен.
…Еллар үткән саен, минем менә
Ник артадыр борчу-гамьнәрем?!

 

Уралны сагыну

Чыршы, карагайлы җырчы урман,
Синсез никтер миңа ямансу…
Ятсындыра торган,
Юксындыра торган,
Сагындыра торган заман бу.

Ялкын бөркеп, таулар дәшә сыман:
«Янам, янам! Җитми һаман су!..»
Кабындыра торган,
Табындыра торган,
Ашкындыра торган заман бу.

Ник чакырган Урал, ымсындырган,
Тынгы бирми миңа һаман бу…
Хисләндерә торган,
Сискәндерә торган,
Сокландыра торган заман бу.

Хәерлерәк ятка таянудан,
Терәк эзләп ташка таяну…
Уйландыра торган,
Сызландыра торган,
Моңландыра торган заман бу.

Тора дөньям табу-югалтудан,
Бәлкем, яхшы, бәлкем, яман бу…
Шахтер итә торган,
Сәер итә торган,
Шагыйрь итә торган заман бу!

 

Туган авылым Усыда

Урый барып, урый барып юллар,
Кайтып җиттем кабат бу төшкә;
Мине күргәч, гаҗәпләнеп, сулар
Чайпалгандай булды инештә.

Ярлар шул ук,
Ак мамыклар шул ук –
Бөтерелеп ерак очалар;
Нинди мамык булсын, нинди мамык…
Минем сагышларым ич алар!

Ахры,
Инештәге чуер таштай
Күңелемдә озак ятканга,
Алар җиңеләеп оча шулай,
Шатлыкларым канат какканда…

 

Юксыну

Сәхраларга ялгыз чык кына, –
Йөрәк әрнеп, күңел юксына;

Син бер дәрвиш гүя бүгеннән:
Аерылгансың туган илеңнән…

Тирә-як буш, никтер бер ямь юк,
Мондый хәлне гомер күргән юк.

Кояш нурын сибә… җылытмый,
Былбыл сайрый бары моңлы көй.

Үкси җилдә кылган-камышлар;
Үкендерә узган язмышлар…

Мин, коенып сүрән балкышка,
Йөрим чумып тирән сагышка…

Беркемнең дә миндә эше юк:
Җир йөзендә сердәш кешем юк…

 

Кәккүк моңнарын тыңларга
(Җыр)
Р.Еникеев музыкасы

Изге хәбәрләр килми торганда,
Кайгымны йотып, эчтән сызганда,
Килә идем мин моңлы урманга
Кәккүк моңнарын
Тыңларга…

Бәхетем ташып күңел тулганда,
Йөземне шатлык яше юганда,
Мин киләм һаман җырлы урманга
Кәккүк моңнарын
Тыңларга…

Тәнемдә җаным, сулыш-тын барда,
Җанымда җырым, рух, моң барда,
Килермен барыбер шаулы урманга
Кәккүк моңнарын
Тыңларга!..

 

Тынлык

Аңкый җилләр толымыннан
Кояш исе, бөтнек исе…
Киң басуның тын юлыннан
Узса уза тик игенче.

Һәр тарафта җәйге челлә:
Кыр нурланып-балкып тора.
Тук башаклар, әйтерсең лә,
Хозурланып, калгып тора.

Тавыш-тын юк. Шундый тынлык:
Колакларны чыңлатырлык.
Хыял түгел, шушы чынлык –
Үзе икән чын матурлык!

Нур чәчкәндәй мичтә эреп,
Йөз, мең төрле төскә кереп,
Кояш тора күктә көлеп –
Өн дә кебек, төш тә кебек…

 

 

Мин – бер мәҗнүн

Мәхәббәтнең юктыр яше.
Булмыйдыр милләте дә.
Тоймыйм кемлегемне,
яшьне, –
Мин – бер мәҗнүн әле дә!

Эчмәсәм дә исерек мин,
Исергәндә – аекмын;
Торам чишмәдәй ташып мин,
Нишләсәм дә саекмыйм!

Мәхәббәтем бик тирәндер, –
Киң дәрьялар белән бер.
Ләйләләр, беләм, меңнәрдер,
Ә сөйгән яр бердәнбер!

Мәхәббәтнең булмый яше
Һәм юктыр милләте дә.
Сизмим: үзем картмы,
яшьме, –
Мин – бер мәҗнүн әле дә!..

 

Сабыр канатлары

Сабыр канатлары – авыр канат,
Тоела иңгә алар таш кебек;
Ташлар идем, йолкып-аергалап,
Тыгыла күзгә кайнар яшь килеп…

Хәл үзгәрмәс, чөнки аңа карап,
Ни буласын беләм аннан соң:
Элеккедән ныграк әрнеп-канап,
Җанда күбрәк яра каласын.

Җитми торып үзе шундый чиккә,
Минем хәлне кеше аңлармы?..
Күтәрмиләр һич тә алар күккә,
Мин күтәреп йөрим аларны!

Киң иңсәмдә гел авырлык тоеп,
Килгәндә дә кайчак еласым,
Йөрим түзеп, үз-үземне тыеп:
«Күпкә түздең, азга чыдарсың!..»

Сабыр канатлары – авыр канат,
Авырлыгы аның – бәхәссез;
Әмма авырдан да авыр газап –
Яшәү җирдә өмет-канатсыз.

Сабыр канатлары – авыр канат, –
Сыный икән, әйдә, сынасын…
Каерылса да алар кабат-кабат
Һәм торса да канап… сынмасын!

 

Безнең балачак

Безнең балак – ертылган китап…
Яланаяклап узылган этап…
Калды йөрәктә,
Калды еракта,
Уеннан туктап, сыкрап та сыктап!

Кызык җирендә бүленде уен…
Бүлү-бүленү кыенмы? Кыен!..
Әткәң юк инде,
Гомере өзелде
Куганда илдән «бүреләр» туен.

Бас сабан яки тырма артына,
Бик сырпаланып торма атыңа;
Сугыш җан сорый,
Тормыш нан сорый –
Ничек булса да тырыш, тап кына!

Авыр йөк башы – арык иңнәрдә.
Ир-егет башы – ерак җирләрдә…
Сынасын илең,
Сынмасын билең,
Кыен көннәрдә кирәк түзәргә!

Түзәргә кирәк!.. Җиңәргә кирәк! –
Булдык җиргә дә, илгә дә терәк:
Җирне җылытып,
Илне хис итеп,
һаман көчлерәк типте яшь йөрәк!..

…Инде уй-хыял аша күз салгач,
Балачагыма: «Нихәл, – дип, – адаш?..»
Әллә көенеп,
Әллә сөенеп,
Карый елмаеп ул яшь аралаш…

 

Юллар, еллар…

Арык атка,
Арба авыр чакта,
Йөк тартырга күпме көч кирәк!..
Без юл йөрдек буын камыр чакта,
Арысак та, хәтта авырсак та,
Ат-арбалы йөкне өстерәп!

Ни күрсәк тә, һаман юл азсынды:
Сираттан да битәр сынады…
Арба күчәрләре шартлап сынды,
Бөгелсә дә, билләр сынмады,
Сыгылса да, иңнәр чыдады.

Теңкәбезгә безнең күп тисә дә
Биек үрләр, җимерек күперләр;
Малкайларның җене өзелсә дә,
Суырылса да җелек, сеңерләр,
Өзелмәде безнең гомерләр!..

Инде атом чоры! Аты кая, –
Утынлыкта чери арбалар.
Ә бәхеткә…
Әллә якыная,
Әллә ерагая аралар?..
Сыкрый җанда җөйсез яралар.

 

Сабырлык

Җанга газиз үз илемнең
Япа-ялгыз үгие мин;
Әйтерсең лә, Иделемнең
Ярга каккан күбеге мин!

Төштем шундый дәрәҗәгә:
Җил дә чиртми тәрәзәгә,
Тик шом-шәүлә пәрдәләргә
Күбәләктәй бәргәләнә.

Шулай уза кич-иртәләр,
Курай суза чикерткәләр;
Янда ник бер кош сайрасын!
Мин саргаймый кем саргайсын!

Туган-үскән үз җиремнең
Ташта үскән кыр гөле мин.
Башым ташка орыр идем,
Ташның тулар күңеле, дим.

Баш чыдар да, таш чыдамас –
Тау да елар, таш елагач.
…Кеше хәлен таш сорамас,
Чыдыйм инде, бер чыдагач…

 

Шагыйрьләр юлы – Киек каз юлы

Гомерем үтә тар бер «читлектә»,
Сайрый чикерткә шунда кич-иртә;
Ут дөрли эчтә: мин көн күреп тә,
Өлгермим һич тә – төн килеп җитә.

Тилмереп-җирсеп, гел нидер көтеп:
Гомерем буе күңелем китек…
Үзәгем кыл күк өзелеп китеп,
Йөрәгем тотып, куям дерт итеп.

Көннәрем моңсу, төннәрем тынчу,
Борчу артыннан киләдер борчу;
Йөрәгем йончу, сорадым мин су, –
Ут йоттыралар… Ходаем, бир су!

Ут төртүче күп, су сибүче юк,
Дөрләп кабынсам, сүндерүче юк.
Ялгыш абынсам, кул сузучы юк,
Таеп егылсам, торгызучы юк.

«Кит!» диюче күп, «кил» диюче аз,
Чит күрүче күп, үз күрүче аз…
Юл кисүче күп, юл бирүче аз,
Сихерчесе күп, терелтүче аз…

Елатучы бар, юатучы юк,
Таш атучы бар, ашатучы юк.
Картайтучы бар, яшәртүче юк,
Җан алучы бар, яшәтүче юк!

Күктә йолдызлар булса никадәр,
Миндә борчулар аннан күп мәгәр!
Әгәр кемсәләр моны белсәләр,
Кимсетмәс иде мине бу кадәр!

Минем шуңа да каным кыза да,
Йөрәгем яна, җаным сызлана:
Сыймыйм кысама – тыным кыса да,
Күңелдә ярсып давыл кузгала!

Каным саркый да җан ярасыннан,
Яшен атыла күз карашымнан;
Мин шунда гүя яңадан туам:
Сабый баламы… шагыйрьме булам!

Тик кем булсам да, нарасый сыман:
Йә бер ятсынам, йә бер ымсынам…
Пәйгамбәрне дә мин буйсындырам,
Үзем Ходайга гына буйсынам!..

Киң кочагымны киереп ачып,
Кочам Дөньяны, күкләргә ашып:
Орган-сукканны тоямы гашыйк, –
Сөям мин аны тилереп-шашып!

һәр таңда – гамь дә, ямь дә өр-яңа,
Чык булып айның моңнары тама.
Йолдызлар сүнә, нурлары яна…
Шагыйрьләр үлә, җырлары кала!..

Йөзне аз юды җылы яз тыны,
Бугаздан буды черек баз дымы.
Булырмы гүрем сөю-наз тулы, –
Барасы юлым – Киек Каз Юлы…

…Шагыйрьләр юлы – гасырлар юлы!

 

 


Комментарий язарга