Логотип «Мәйдан» журналы

Шагыйрьләр

Күптөрле заманнар булганнар,Күптөрле шагыйрьләр туганнар,Берәүләр үзләрен сатканнар.Берәүне базарда сатканнар,Берәүләр үзләрен атканнар,Берәүне дуэльда атканнар,Берәүнең үзләрен асканнар,Берәүне мәйда...

Күптөрле заманнар булганнар,
Күптөрле шагыйрьләр туганнар,
Берәүләр үзләрен сатканнар.
Берәүне базарда сатканнар,
Берәүләр үзләрен атканнар,
Берәүне дуэльда атканнар,
Берәүнең үзләрен асканнар,
Берәүне мәйданда асканнар...
 
Кап-кара заманнар булганнар,
Яп-якты шагыйрьләр туганнар.
 
Замана тудыра шагыйрьне,
Шагыйрьләр күтәрә заманны,
Күтәрә халкының күңелендә
Бикләнеп йоклаган аңнарны.
 
Күтәрә үлемле яуларга,
җиәүле таңнарга күтәрә,
Халкына атылган укларны
Йөрәге аркылы үткәрә.
 
Шагыйрьне патшалар тыя алмый,
Төрмәләр, палачлар куркытмый,
Тукайлар кулында кылычлар
Сынсалар сыналар – тутыкмый.
 
Сап-салкын зинданда шигырьләр
Языла ташларга уеп та;
Җәлилләр язганнар җырларын,
Башларын балтага куеп та.
 
Шагыйрьләр – халыкның намусы,
Халыкның сәяси солдаты,
Узганнар заманнар өстеннән
Елларын көмештәй чыңлатып.
Яшәгән халыкны җырлатып,
Үлгәннәр халыкны елатып.
 
Күптөрле заманнар булганнар,
Күптөрле шагыйрьләр туганнар,
Шагыйрьләр туганнар, булганнар.
һәм барлар!
 

Әнгам АТНАБАЕВ


Фото: https://www.bashinform.ru/


 
«Мәйдан» №2, 2021 ел.

Комментарийлар