Логотип «Мәйдан» журналы

Шагыйрә Сания Әхмәтҗановадан төркиячә кабартма рецепты

Камырга әйберләрнең күләмен үзегезчә үзгәртә аласыз. Кем баллырак, кем майлырак ярата. Төркиячә кабартма камыры өчен:1) 1 тулыр-тулмас стакан җылымса сөт + 1 тулыр-тулмас стакан җылымса су;2) 1 чәй ка...

Камырга әйберләрнең күләмен үзегезчә үзгәртә аласыз. Кем баллырак, кем майлырак ярата.
shagyjre-kabartma
Төркиячә кабартма камыры өчен:
1) 1 тулыр-тулмас стакан җылымса сөт + 1 тулыр-тулмас стакан җылымса су;
2) 1 чәй калагы тоз;
3) 1 чәй калагы коры чүпрә;
4) 1 чәй калагы шикәр комы (коры чүпрәне песок белән кушып, аз гына җылымса суда күпертеп салырга мөмкин);
4) ярты стакан чамасы җылымса сыек май;
5) он кирәгенчә алына. Камыр йомшаграк булса яхшы. Тыгыз камырдан кабартма катырак була.
Ясаганда камырга сыер мае сылана. Чама белән 100 грамм ак май кирәк. Сыер маен, камыр кабарганчы, булмә температурасындатотып йомшартырга.
Кабартманы ясау тәртибен төрек ханымы @kayinvalidemveben видеосыннан карый аласыз.
Камырга әйберләрнең күләмен үзегезчә үзгәртә аласыз. Кем баллырак, кем майлырак ярата.
170-180 градуслы мичтә 20-25 минут пешерергә кирәк.
«Артык баллы да, артык майлы да чыкмады. Кетердәп тора. Тәмле, ләззәтле булсын!», — дип язган шагыйрә.
 

Фото: Рамил Гали, https://www.instagram.com/saniye_gerebe/


https://intertat.tatar/news/cooking/13-02-2021/shagyyr-saniya-hm-t-anovadan-t-rkiyach-kabartma-retsepty-5805798

Комментарийлар