Логотип «Мәйдан» журналы

Шагыйрә Роза Хәлиуллина тууына 90 ел

Шагыйрә Роза Хәлиуллина тууына бу көннәрдә 90 ел тулды. Роза Заһит кызы Хәлиуллина 1931 елның 14 июнендә Актаныш районы Әҗәкүл авылында туа. Гомуми белем бирү мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлап, урта б...

Шагыйрә Роза Хәлиуллина тууына бу көннәрдә 90 ел тулды. Роза Заһит кызы Хәлиуллина 1931 елның 14 июнендә Актаныш районы Әҗәкүл авылында туа. Гомуми белем бирү мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлап, урта белемне эшче яшьләрнең кичке мәктәбендә ала.
1956 елда медицина училищесын, 1969 елда, читтән торып, Казан дәүләт медицина институтының дүрт курсын тәмамлый. Ул озак еллар Казанның төрле медицина оешмаларында һәм сәнәгать предприятиеләренең табиблык пунктларында шәфкать туташы, наркотизатор-анестезист, реаниматор, медпункт мөдире, балалар табибы булып эшли. 1978 елдан ул – профессиональ язучы.
2013 елда Казанда вафат була. Актаныш районының Яңа Әлем зиратында җирләнде.
 
АКТАНЫШЫМ
Илгиз Закиров көе
Юанычым, таянычым,
Талчыгып кайтыр төшем.
Кара кашлар, кыра күзләр
Иле син, Актанышым.
 
Идел, күлләр, болыннарың
Былбыллы, тал-камышлы.
Мин дә синең нечкә талың,
Камышың, Актанышым.
 
Иделләрне иңләп уйный
Иртә-кичен таныш моң.
Акчарлаклар уйнатып, их!
Юксынма, Актанышым!
 
Таңнарыңда ишетелә
Кәккүкләрнең тавышы.
Мин дә синең ерактагы
Тавышың, Актанышым.
 
Бар минем өзелгән җырым,
Шул җырны башлар өчен
Сагынып бер кайтам әле,
Түзалмам, Актанышым.
 
Таңнарыңда ишетелә
Кәккүкләрнең тавышы.
Мин дә синең ерактагы
Тавышың, Актанышым.
 
РӘХМӘТЕМ
Бер рәхмәт тә мең бәладән йолмак —
Авыр көнем, йөрмәгәем елап.
Башымда уй теп-тере, сау йомгак.
Сүтә калсаң, сузылыр айлап-еллап.
 
Һәрнәрсәгә рәхмәтле сүз катыйм,
Булса да үз хәлем катыдан да каты:
Рәхмәт, бәллү, елак оланыңа,
Рәхмәт, хәтер, ерак юлларыңа.
 
Рәхмәт дулап аккан суларыма,
Рәхмәт дөрләп янган учагыма.
Рәхмәт, Раббым, биргән һушларыңа,
Рәхмәт, рәхмәт дусым-дошманыма.
 
Рәхмәт бөтен изге уйларыма,
Рәхмәт, яшьлек, нәзек буйларыма,
Рәхмәт, сагындырган бердәнберем...
Рәхмәт, яумый калган... сер яңгырым…
 
Рәхмәт... сау калдырган... яу-чор — ачлык…
 
Рәхмәт, ни күрмәгән ачы яшьлек!
Гәрчә чаллык иртә алды дәшеп.
Рәхмәт, яшьлек, яшьли олгайтуга...
Бәллүдән үк сине югалтудан…
 
Рәхмәт, Көнем, Елым, Гасыр ахрым,
Рәхмәт, бәхет көткән гасыр башым.
Рәхмәт сиңа, телгә киләм-киләм, диеп,
Баш иеп тын калган тавым-ташым…
 
Рәхмәт, әле камыш, әле имән
Хәленә кергән керсез каләм генәм!
Сөенәсең, көенәсең кулда,
Гел аклыклар даулап изге юлга!
 
Рәхмәт сиңа, изгелеккә тарту,
Изге каләм белән гомерем тату!
Мең рәхмәтләр әле җаным сауга!
Мең рәхмәтләр иңсен җиргә-суга!

Комментарийлар