Логотип «Мәйдан» журналы

Шагыйрә һәм галимә Рәзинә Мөхиярнең юбилеена багышланган кичә үтте

Кичә, 26 апрельдә, Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда шагыйрә Рәзинә Мөхиярнең 60 яшьлек юбилеена багышланган «Шәмдәлләрдә шигъри утлар яна» исемле әдәби-музыкаль кичә үтте.Чарага әлеге тан...

Кичә, 26 апрельдә, Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда шагыйрә Рәзинә Мөхиярнең 60 яшьлек юбилеена багышланган «Шәмдәлләрдә шигъри утлар яна» исемле әдәби-музыкаль кичә үтте.
Чарага әлеге танылган шәхесне хөрмәт итүчеләр, иҗаты белән кызыксынучылар җыелды.
Әйтергә кирәк, Рәзинә Мөхиярова бай иҗатлы шагыйрә генә түгел, филология фәннәре кандидаты, ягъни галимә, һәм дә балаларга белем өләшүче педагог та. Шуңа күрә залда төрле өлкә вәкилләре булу бер дә гаҗәп түгел иде.
Изге дога белән башланып киткән бәйрәм чарасы котлау, музыкаль номерлар һәм Рәзинә Мөхиярнең үзе тарафыннан укылган шигырьләре белән бергә үрелеп барды. Музыкаль бүләкләргә килгәндә, шәһәребезнең күренекле җырчылары шагыйрәнең үзенең сүзләренә язылган җырларны башкардылар.
z3O_dgHDxl4
 
Юбилярны котларга Казан һәм Чаллы язучылары, Чаллы дәүләт педагогика университеты мөгаллимнәре, студентлары, мәктәп укытучылары һәм укучылары, Башкортостаннан килгән курсташлары, туганнары бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелде.
Әйтелгән җылы сүзләр, шагыйрәнең иҗаты турында әйтелгән фикерләр әлеге шәхеснең, чыннан да, биек үрләр яулап,  зур казанышларга ирешкәнлеген тагын бер кат дәлилләде.
Без дә, Рәзинә Мөхиярованы олуг бәйрәме – юбилее белән котлап, аңа гаилә иминлеге, саулык-сәламәтлек һәм иҗатының тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрелүен  телибез!
 
 
 

Комментарийлар