Логотип «Мәйдан» журналы

Шагыйрь Ватанында – шигъри Сабантуй

Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Г.Х.Андерсен, М.Җәлил, А.Алиш, Ф.Кәрим исемендәге әдәби бүләкләр иясе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның 70 яшьлек юбилее уңаенна...

Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Г.Х.Андерсен, М.Җәлил, А.Алиш, Ф.Кәрим исемендәге әдәби бүләкләр иясе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның 70 яшьлек юбилее уңаеннан 11 августта аның туган ягында – Башкортстанның Илеш районы Шәммәт авылында шаулап-гөрләп "Мин сагынам сезне, авылдашлар!" дип аталган "Шигырь һәм җыр Сабан туе" үткәрелде.
img_0310
Анда Фән Вәлиәхмәтов, Айдар Галимов, Идрис һәм Гүзәл Кәлимуллиннар, Илнар Сәйфиев һ.б. күренекле артистлар, танылган җыр һәм бию ансамбльләре чыгыш ясады. Башкортстанның күренекле әдәбият һәм сәнгать әһелләреннән тыш, мөхтәрәм шагыйрьне котларга мәркәзебез Казаннан, Чаллыдан, Актаныштан һәм Мөслимнән каләмдәшләре Газинур Морат, Рафис Корбан, Ленар Шәех, Рөстәм Галиуллин, Равил Рахмани, Факил Сафин, Фидаил Мәҗитов, Илфак Ибраһимов, Фоат Садриев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов килгән иде. Алар шагыйрьгә үз хөрмәтләрен белдерделәр, тәбрикләүләрен җиткерделәр. Бәйрәмдә катнашкан һәр әдәбият сөючегә шагыйрьнең яңа китабы, аның яңа шигырьләре басылып чыккан “Казан утлары” һәм “Мәйдан” журналлары, “Көмеш кыңгырау” газеталары бүләк ителде.
img_0302
img_0309
img_0336
img_0315
img_0325
img_0330
img_0318
Ф.МӘҖИТОВ фотолары.

Комментарийлар