Логотип «Мәйдан» журналы

Шагыйрь Галинур Нәбиев (1951-1993) тууына 70 ел

Галинур Нәбиев – шагыйрь, 1951 елның 23 гыйнварында Башкортстанның Бакалы районы Яңа Катай авылында туган. 1972 елдан Чаллыда яшәгән. 1993 елның маенда фаҗигале төстә вафат булган. Тууына 70 ел. Серле...

Галинур Нәбиев – шагыйрь, 1951 елның 23 гыйнварында Башкортстанның Бакалы районы Яңа Катай авылында туган. 1972 елдан Чаллыда яшәгән. 1993 елның маенда фаҗигале төстә вафат булган. Тууына 70 ел.

Серле мизгел
Таңнар ата.
Кичләр җитә.
Көннәр үтә – сизелми дә.
Атна,
Айлар,
Еллар үтә,
Дәвер өчен мизгел генә.
Чорлар туа, алмашына,
Илләр калка,
Җимерелә.
Яза тарих… Ә вакыт ул
Узып китә җиңел генә.
Мизгелдә бар даим ага.
Вакыт өчен юк чик-ара.
Җиһанның гади бер көне –
Серле мизгел узып бара.
Бар даим дә үзгәрештә,
Бар тирәлек хәрәкәттә.
Шушы мизгел дөнья хәлен
Тота кебек бәрәкәттә.
 
Чулпылар чыңы
Чулпылар
Чыңлавы тынып калды.
Кайт, моң,
Кайт күңел тирәнеңә,
Ят моңнар кагылып узган чакта
Кер, үт сызылып
Йөрәгемә.
Яшьлек төсле чыңлап,
Толымнарда
Чулпыларның
Көмеш моңнары
Уйнап кына калды…
Гүрдә инде
Әбиләрнең газиз җаннары.
 
Әрем исе
Туган якның ындыр артларында
Язгы әрем исе, әрем исе.
Дусларың,
Ризыгың көтә сине, балам,
Ник кайтмыйсың?..
Әрнемисең?!
Туган якның газиз юлларында
Җил тарата язгы әрем исен.
Әй, сагыну –
Әрнетә ул, балам:
Сагышларда ничек әрнемисең!
Язларның япь-яшь гөлләре төсле.
Дөньяга таралган әрем исе!
Бала чактан татып калган идең, –
Йөрәгеңә төреп йөрт ул исне!
...Бу ис һич адаштырмый
Йөрәкне,
Йөгереп уз әле офыкларны,
Балам:
Күңелемнең көткән чагы…

Комментарийлар