Логотип «Мәйдан» журналы

Шагыйрь эзләре буйлап... Ютазыга сәяхәт

Шушы көннәрдә “Мәйдан” журналы коллективы Ютазы районында очрашуда булып кайтты. “Мәйдан”лылар белән бергә Чаллы дәүләт педагогика университетының филология фәннәре докторы, профессор, үзе дә тумышы б...

Шушы көннәрдә “Мәйдан” журналы коллективы Ютазы районында очрашуда булып кайтты.
IMG_0331
“Мәйдан”лылар белән бергә Чаллы дәүләт педагогика университетының филология фәннәре докторы, профессор, үзе дә тумышы белән Ютазы ягыннан булган шәхес – Әнвәр Шәрипов та бар иде. Очрашу шушы яктан чыккан олы шәхес, язучы, шагыйрь Сирин Батыршин иҗатына багышланды дисәң дә, ялгыш булмас. Чөнки әлеге каләм иясенең туган авылы Кәрәкәшледә булып, андагы мәктәп укучылары һәм укытучылары белән очрашып, Сирин Батыршинны искә алдык. Очрашуны оештыручы Әнвәр Шәрипов та Сирин Батыршин белән бер авылдан. Ул якташы, каләмдәше турында бик күп белешмә туплаган, нәкъ менә аның ярдәме белән журналыбыз моңа кадәр исеме томан артында калган шәхес – Сирин Батыршинга багышлап махсус сан әзерләде. Шагыйрьнең туган авылында  шул санны тәкъдир итү кичәсе узды. Шунысы куандырды: Кәрәкәшле мәктәбе укучылары әлеге шагыйрьне беләләр, иҗаты белән кызыксынып яшиләр икән.
IMG_0312 Сирин Батыршин нигезе
Очрашуның икенче өлеше Ютазы авылы мәктәбендә үтте. Анда да Сирин Батыршин иҗаты һәм “Мәйдан” журналы коллективы эшчәнлеге яктыртылды. Очрашуда яңа гына каләм тибрәтә башлаучы балалар катнашты, журналыбызның әдәбият бүлеге мөхәррире Фәнсилә Шәйдүләтова аларны бергә хезмәттәшлек итәргә чакырды. Кичә ахырында бергәләп истәлеккә фотога төшелде һәм барысына да Сирингә багышланган сан бүләк ителде. Коллективыбызны җылы кабул итүләре өчен Кәрәкәшле мәктәбе директоры Зөлфия Марс кызы Шәрәфиева, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зөлфия Әнфәс кызы Мәрдәновага һәм Ютазы мәктәбе директоры Әнис Әнвәр улы Җамалетдиновка,  тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Резеда Галимулла кызы Ганиевага һәм милли эшләр буенча директор урынбасары Лилия Галимҗан кызы Вәлиуллинага рәхмәтебезне белдерәбез.
IMG_0338
 
IMG_0341
 

Комментарийлар