Мәскәү көндәлеге.

Өзекләр

Кызганыч! Мин бу вакыйганың шаһиты булалмадым. Инде барысы да тәмамланган иде. Ул бирегә колхозчылар съездына делегат булып килеп эләккән иде. Биредә аны Сталин тыңлады, биредә аны Ленин ордены белән бүләкләделәр…

Ул Мәскәүгә сабына тәмәке һәм акча төрелгән төенчек бәйләнгән кәрзин күтәреп килгән иде. Алыштыргысыз таягын исәпләмәсәң, бөтен багажы шул аның.

Сөт төсендәге яңа сарык туны һәм алтынсу чуклары асылынып торган башлык кигән Сөләйман Мәскәү перронына каядыр ашыгучы бик тәккәбер пассажир сыман аяк баскан, диләр. (Кәрзинен беләгенә элгән, папахасын бер якка кырын салган).

shagyjr-miniatyura

Аны Дагыстаннан ничегрәк озаттылар икән? Тыйнак озатканнардыр. Чөнки аны Мәскәүгә озата баручы тәрҗемәче әйтүенә караганда, Дербент вокзалында аның берничә уртак танышы гына булган.

Карчыгы зиһене таралган кыяфәттә басып торган, чөнки картын беренче мәртәбә шундый ерак җиргә азата бит. Сөләйман аңа артыгын тыкылдамаска кушкан, андый-мондый хәл булса, «телкерам» сугарга киңәш иткән:

– Мине Мәскәүдә бөтенесе дә беләләр, – дигән ул битараф кына. Озакламый кайтырмын.

 

* * *

Бер эпизод китерәм.

Дербентта ике генә минутка тукталучы «Баку-Мәскәү» поезды һәрвакыттагыча шыгрым тулы булган. Сөләйманга һәм аның тәрҗемәчесенә төрле вагоннарга урнашырга туры килгән. Җитмәсә, Сөләйманга өске киштәдә генә урын калган. Ләкин шагыйрь борчылмаган, кичтән үк шунда үрмәләп менгән дә, икенче көннең төш турына кадәр тын гына киштәдә утырган. Әлбәттә, тартасы килсә дә тыелган, юлдаш хатынны борчудан курыккан. Купе ике урынлы булып, аста Ростовка баручы авыру йөзле бер хатын урнашкан. Күрәсең, Сөләйман астагы киштә шул хатынга гына тиеш, дип уйлагандыр инде. Аның урыны өстә бит.

Менә кичкә таба астагы хатын әйберләрен җыештыра башлады. Ул инде Сөләйманга күнегеп беткән иде, әллә яхшылык эшләргә теләде, әллә картка җылы мөнәсәбәт күрсәтәсе килде, аңа уңайлы аскы урынга урнашырга тәкъдим итте.

– Мыгырданырлар бит.

– Ник мыгырдансыннар. Син карт бит инде, гел-гел өскә үрмәләү кыен сиңа.

Батайскины уздылар. Поезд Ростовта тукталды.

Тәрҗемәче егет аны купеда эзләп тапты. Сөләйман ялгызы гына иде. Аякларын бөкләп, йомшак диванга менеп утырган да трубка тарта. Кәрзине элгечкә эленгән. Диван читендә папахасы ята.

Сөләйманның гәүдә тотышын күз алдыма китерәм мин. Искерә башлаган бишмәт изүе ачык, терсәге белән бөкләнгән тезенә таянган, бармаклары аска салынган беләзеге һавада асылынып тора.

Сөләйманның йөзе тирәсендә төтен алкалары йөзә. Ул чәйханәдәге сыман тып-тын утыра. Яшь егет, шагыйрьнең кәефен бозарга теләмичә, озак кына бер читтә басып торды.

Купе ишекләре ачылды. Проводник, аңа ияреп сары чемодан тоткан фетр эшләпәле юан пассажир килеп керде. Ул җирәнүле караш белән купега күз йөртеп чыкты. Сөләйман шикләнә калды: ни булды?

Бер сүз дә әйтеп тормастан, әлеге юан бәндә ике бармагы белән генә Сөләйманның папахасын күтәрде (үле күсене шулай күтәрәләр), папаханы җирәнеп өстәлгә атты да чемоданын Сөләҗман янына куйды.

– Менә нәрсә, – дип мөрәҗәгать итте проводник яшь егеткә, – картка әйтегез, ул хәзер үк өскә менеп ятсын. Бу урын Минеральные Водыдан кайтучы шушы туристныкы. Чит илдән ул.

– Нинди хәбәр? Нәрсә булды? – ашыгып сорады Сөләйман күтәрелә төшеп (ул инде торып басарга җыенган иде). – Икенче дәүләттән дисеңме? – дип сорады карт ачулы тавыш белән. Урыныннан кузгалмады. Йөзе кырысланды. Өстәлдәге тәмәке янчыгын үрүлүп алды, горур гына трубкасына тәмәке тутырырга кереште. Проводник һәм пассажир картның эше беткәнен көттеләр.

– Әйт шуңа, – диде, ниһаять, Сөләйман тәрҗемәчегә, – мин, беренчедән, колхозчы. Аңладыңмы? Ярлы кеше, – диде ул кинәт кызганыч итеп. – Икенчедән, мин карт кеше. Әйе! Өченчедән, мин халык шагыйре! Кечкенәме, зурмы, анда аның эше юк. Мин шагыйрь. Дүртенчедән, – Сөләйман тавышын көчәйтте, – дүртенчедән, башка дәүләттән килгән бу кешегә шуны әйт, монда аның дәүләте түгел, минем дәүләтем! Кара син аны, ә. Бик теләсә, өске полкага үзе менсен әнә, ә мин аста калам.

Шулай диде де Сөләйман керүчеләргә арты белән борылды. Йөзе таш күк каткан иде. Папахасын селкеде де, көчлерәк тавыш чыксын дип, аңа юри учы белән шапылдатты, тантаналы төстә башына киеп тә куйды. Яңадан трубкасын кулына алды, (кулы җиңелчә дерелди иде), аны кабызмый гына тәрәзәгә текәлде. Артында нишләгәннәрен де тоя иде ул. Турист тамагын кыра-кыра, тәмам кәефе китеа, өскә үрмәләде. Ул аптырап калган иде: бәлки тыйнак кына киенгән бу карт бик зур дәрәҗәле большевиктыр? Аңламассың…

Эңгер-меңгер төшә башлагач, Сөләйман тәржемәчесенә проводникны чакырырга кушты. Проводник күренгәч:

– Син сора әле аннан, нигә телсез ул? Минем аста утыруымны өнәмәсә, мин өскә менәргә әзер, – диде.

– Нәрсә инде сез, – дип елмайды проводник, – барысы да тәртиптә. Сез аңа бик шәп җавап бирдегез.

Сөләйман кәрзиненнән берничә алма үрелеп алды (юлда ашарсың, дип карчыгы тыккан иде аларны) һәм өстәлгә таратып салды.

– Аша! – дип чакырды ул проводникны. – Безнең колхозныкы! Беренче сорт!

Агарган мыек каплаган ирен читләрендә сизелер-сизелмәс кенә елмаю төсмерләнә иде, кәефе яхшы чакларда Сөләйман һәрчак шундый кыяфәттә була…

 

Тулысынча журналның февраль (№2, 2019) саныннан укый аласыз.

Эффенди Капиев.
Рәшит Бәшәр тәрҗемәсе.

Комментарий язарга