Логотип «Мәйдан» журналы

Сезне мин яраттым көчлерәк

Сезне мин яраттым көчлерәкУйламый үз хәлең турында,Куасың дөньяны ник, диләрБер тотам гомерең... алып калҮзеңә кирәген син, диләр –Бик мулдан яшәргә өндиләр.Кешеләр,Мин сезне, тормышныКөчлерәк яраттым...

Сезне мин яраттым көчлерәк
Уйламый үз хәлең турында,
Куасың дөньяны ник, диләр
Бер тотам гомерең... алып кал
Үзеңә кирәген син, диләр –
Бик мулдан яшәргә өндиләр.
Кешеләр,
Мин сезне, тормышны
Көчлерәк яраттым үземнән...
Сез барда, берни дә кирәкми.
Тәм табам һәр туар көнемнән,
Канәгать – яшәлгән гомердән,
Урын юк куркырга үлемнән!
 
Мин килермен әле кабат
Канат җәеп очып барам кебек
Фани дөнья аша чиксез күккә.
Чиксезлеккә, димәк, Мәңгелеккә.
Еллар үткәч, бер килермен әле
Аккош булып шушы үзәнлеккә,
Гашыйк булып сезнең гүзәллеккә.
 
Бер генә кат килмәс әле җаным
Кунак булып шушы җирләргә,
Дөнья куып, бәхет эзләргә.
Чәүкә булып килсә әгәр җаным,
Ашыкмагыз мине тиргәргә –
Чәүкәләр дә кирәк илләргә.
 
Канат җәеп китеп барам кебек
Фани дөнья аша Мәңгелеккә.
Мәңгелеккә, чиксез зәңгәр күккә.
Зәңгәр күкләр аша килермен күк
Аккош булып шушы үзәнлеккә,
Гашыйк булып сезнең гүзәллеккә.
Фарсель Зыятдинов.

Комментарийлар