Әнкәй наратлары

Нәни кошлар тезелеп
утырганнармыни,
Очар өчен җәеп канатлар.
Урман буен ямьләндереп
үсеп килә,
Син утырткан, әнкәй,
наратлар.

Һәр күзәнәк үсәр өчен үрләп,
Синең күзләреңнән нур алган.
Тамырына аның
Һәрберсенең
Кулларың җылысы уралган.

Гүя үз сабыең алар – борчыласың,
Аварлар, – дип
җилләр иссәләр.
Үз җаныңа тигән сыман,
әрнисең син,
Рәнҗисең таптап китсәләр.

Туган якларыма кайткан саен,
Сагынып киләм,
шулар янына.
Наратларың, сеңелләрем кебек,
Күңелемә якын булганга.

704966_62

Әниемә

Иң җылы сүз кайдан табыйм икән,
Җылытырлык синең йөрәкне.
Шул йөрәгең барда, и Әнием,
Башка нәрсә миңа кирәкме?

Иң якты нур кайдан алыйм икән,
Күзләреңә, Әни, багарга.
Синең карашыңнан ягымлырак
Мөмкин түгел берни табарга.

Иң матур моң кайдан табыйм икән,
Назлар өчен тагын бер сине.
Синең кочак – назлар иле бит ул,
Оныткандыр аны дисеңме?!

 

 

Ике улым

Ике улым – ике күзем нуры,
Күкрәк сөтемнең ул ике тамчысы.
Ике шатлыгым ул, язмышымның
Ике балы, ике ачысы.

Ике моңым, ике җырым минем,
Ике улым – ике канатым.
Гомер елгамның ул ике яры,
Пар колыным минем, пар атым.

Ике улым – тормыш күгемдәге
Ике йолдыз, иң-иң яктысы.
Күңелемнең ике нечкә кылы,
Кояшымның ике яртысы.

 

Синсез – мин сөюсез

Синсез – мин сөюсез,
Канатсыз мин синсез, хыялсыз.
Синнән башка җәйләрем гөлләрсез,
Көзләрем күңелсез.

Синнән башка язлар килмәс инде,
Мин калырмын мәңге кышларда,
Җанны назлап гөрләвекләр акмас,
Кайтмас инде җырчы кошлар да.

Йолдызлар да минем өчен янмас,
Җилләр булыр усал, аяусыз.
Белсәң иде, синсез – мин сөюсез,
Канатсыз мин синсез, хыялсыз.

 

Арышларым

Сездән башка яшәү мөмкин түгел,
Йөрәкләрне баса сагышлар.
Бер күрим дип, тагын кайттым әле,
Саумысыз, и, саумы, арышлар!

Кем уйлаган, әйтче, юрауларым
Юш булыр дип шушы иртәдә.
Туегызга туры килгәнмен ич,
Басу өсте кабат серкәдә!

Килегез, кил, барыр юлда туктап,
Бер иркәлим кайнар сулыштан.
Алар сүзсез иңнәремә үрелә,
Башаклары шундый тулышкан!

Сөн буенда йөрим сезне уйлап,
Иртәгәдән юлга чыгасым.
Кавышуга түземлекләр җитсә,
Аерылуга ничек чыдарсың?

Җылылыгы туган туфрагымның
Табаныма сеңсә яшь чактан,
Арышларым, үзәк тамыр булып,
Йөрәгемә минем тоташкан.

 

Ташлар моңы

Уйламагыз, ташлар моңсыз, диеп.
Ташлар бит ул, – диеп тойгысыз.
Аларга хас моңнар бар икән ул,
Таш йөрәге була тынгысыз.

Таулар куеныннан ташып чыккан,
Салкын чишмә нигә саф сулы?
Бу – ташларның энҗе күз яшьләре,
Бу – аларның йөрәк ярсуы.

Ташлар елый, нигә еламасын,
Саклый алар солдат каберен.
Саклый сөелмәгән күзләр серен,
Пуля кискән яп-яшь гомерен.

Тыныч торды микән Моабитның
Җан өшеткеч салкын ташлары?
Киселгәндә палач балтасыннан,
Мусаларның горур башлары.

Мәрмәр ташлар…
уеп язылганы,
Исемнәре батыр ирләрнең.
Сездә бетмәс горурлык мин тоям,
Бөеклеген изге җирләрнең.

Уйламагыз, ташлар хиссез, диеп,
Ташлар бит ул, – диеп тойгысыз.
Аларга хас моңнар бар икән ул,
Таш йөрәге икән тынгысыз.

 

Шигырьләрем

Кичерегез, кайвакытта сезне
Килә минем ташлап китәсем.
Имеш, миңа шулай сездән башка
Бик тынычлап дөнья көтәсе.

Хисләремә ирек куймый гына,
Яланнарга чыгам, кырларга.
Туган якны зурлап күңелемнән
Эзләмим күк яңа җырлар да.

Мин, янәсе, шигырьләрем онытып,
Тауга менәм, йөрим кинәнеп.
Тик котылу мөмкин түгел икән –
Яңалары кайта ияреп.

Шигырьләрем, тормышыма минем
Кайдан болай килеп кердегез?
Танымыйча, шулай ялгыш кына
Шагыйрь диеп әллә белдегез.

Хисләремә үрелеп, орлык сыман,
Шытаргамы миндә уегыз.
Шаштырдыгыз бугай үзегез белән,
Шаяртмагыз әле, куегыз!

Сезгә генә ачтым серләремне,
Сөйләмәгез зинҺар бүтәнгә.
Кавышу көнен көткән гашыйк төсле
Гөлләр чәчтем әле түтәлгә…

 

 

«Мәйдан» журналы архивыннан.


Комментарий язарга