Логотип «Мәйдан» журналы

Сез дә петуния үстерәсезме?

Бу чәчәкнең орлыклары яктыда гына чыкканын оныта күрмәгез.Петуния иртә чәчәк атсын өчен орлыкларын февраль башында ук чәчәргә кирәк. Бу көннәрдә чәчәк утырту өчен аеруча уңайлы көннәр. Үсентеләргә өст...

Бу чәчәкнең орлыклары яктыда гына чыкканын оныта күрмәгез.
petuniya-usteru
Петуния иртә чәчәк атсын өчен орлыкларын февраль башында ук чәчәргә кирәк. Бу көннәрдә чәчәк утырту өчен аеруча уңайлы көннәр. Үсентеләргә өстәмә яктырту чаралары булганда, бу эш аеруча нәтиҗәле.
Петуния орлыклары бары тик яктыда гына шытып чыга, шуңа да аларны ком яки туфрак белән күмдермиләр. Бары тик стакан өстен үтәкүренмәле полиэтилен кисәге белән каплап, аны резинка белән эләктереп куярга кирәк.
Җылы урында орлык дүрт-биш көндә шытып чыга. Көненә бер-ике тапкыр ачып җилләтеп, җыелган су тамчыларын сөртеп торырга, туфракны киптермәскә, сиптергечтән сак кына су сиптереп торырга кирәк.
Үсентеләр өченче яфрак чыгармыйча өстенә япкан полиэтиленны алмагыз, бары тик энә белән берничә урыннан тишкәләп чыгыгыз. Нечкә булып үсеп киткән очракта, үсентене яфракларына кадәр җайлап кына ком белән күмдерергә кирәк. Ныгып киткәч, өстен ешрак ачарга һәм түбән температурага тәрәзә төбенә куярга була. Болай иткәндә, үсентене күчереп утыртмыйча, төбенә туфрак өсти-өсти үстерергә дә була.
Күчереп утырткан очракта, үсентеләрне ике көнгә салкын, караңгы урынга куеп торыгыз. Алар авырмасын өчен алсу төстәге марганцовкалы су сибәргә кирәк. Иң яхшысы — кар суы. Ул үсентеләрне ныгыта, тукландыра. Көннәр җылыткач, көндезен тәрәзәне ачып, салкынча һавада чыныктырырга яисә теплицага чыгарып куярга да була. Бераз гына көч түгеп, күңел биреп эшләгәндә, бик матур петунияләрне үзеңә дә үстерергә мөмкин.
 
https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар