Логотип «Мәйдан» журналы

Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында китап басылып чыкты

Беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган әдәби-документаль китап басылып чыкты. Чираттагы китабы басылып чыгу сөенечен “Татар-информ” белән язучы Айгөл Әхмәтгалиева урта...

Беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган әдәби-документаль китап басылып чыкты. Чираттагы китабы басылып чыгу сөенечен “Татар-информ” белән язучы Айгөл Әхмәтгалиева уртаклашты.
Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында китап басылып чыкты
“Китап “Туташ”дип атала. Бик зәвыклы эшләнгән, Ринат Хәсәншин бизәлешендә. Тышлыгында күренекле рәссам Зөфәр Гыймаев картинасы файдаланылган. Романның журнал варианты “Мәйдан”да басылып чыккач укучылардан бик күп уңай фикерләрләр алган идем. Татарстан китап нәшриятында 2 мең данә тираж белән басылды”, - ди автор.

Айгөл Әхмәтгалиева Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяны артистка буларак кына түгел, хатын-кыз буларак ачарга омтылуы турында әйтә. “Аның бәхете һәм бәхетсезлеге бербөтен кебек. Әгәр ул салган сукмактан башланган олы юлда гөрләп торган татар театрлары эшли икән – халкы өчен хезмәт иткән шәхесне ничек бәхетсез диясең?! Шул ук вакытта рухи ялгызлыкка дучар булуы – аның шәхси бәхетсезлеге”, - ди ул.

“Туташ” - Татарстан язучылар берлегенә бирелгән заказ буенча язылган роман.

  • 2012-2013 елларда Татарстан Президенты Татарстан Язучылар берлегенә, аның рәисе Рафис Корбан соравы буенча, әдәби әсәр язу өчен 2 млн сум акча биргән иде. Биш татар язучысы - Ркаил Зәйдулла, Ләис Зөлкәрнәй, Рөстәм Галиуллин, Галимҗан Гыйльманов, Айгөл Әхмәтгалиева 400 мең сумга тарихи шәхесләр турында әсәр язарга йөкләмә алды. 2017 елда Рөстәм Галиуллинның “Васыять” исемле китабы басылып чыга. Калган өч китап әле басылмаган, аларның бер өлеше язылу стадиясендә.


Фото: kitaphane.tatarstan.ru, Салават Камалетдинов

Комментарийлар