Әкиятләрнең бармы чыннары?..

 Ягымлы яз! Әнием назы булып,

Күңелемә кереп кал әле.

Язгы кояш! Җылы нурларыңнан

Күңелемә күпер сал әле.

 

Җырлы күңелем! Көйгә тартым булып,

Сизелгәнсең син дә бишектән.

SONY DSC

Иң-иң назлы җырларны да, әни,

Мин бит бары синнән ишеткән.

 

Әле дә киң болынны яңгыратып,

Гүя көмеш тавышым чыңлады.

…Хыялымда балачакка кайттым.

Әкиятләрнең бармы чыннары?..

 

          Серләр эзлим…

Көн яктысы – йөзләреңнән,

Кояш нуры – күзләреңнән…

Серләр эзлим, серләр табам

Синең йөргән эзләреңнән.

 

Кая барсам, кайда йөрсәм,

Хыялымда синең сурәт.

Мине сиңа тоташтырган

Ни могҗиза, нинди сер?.. Әйт…

 

Төнге учаклар

                        Уртак учак сүнгән… Белмәгәнбез

                       Ничек дөрләтәсен ул чакны.

                       Тыным белән тергезердәй булам,

                       Сүнеп барган тәүге учакны!..

 

Яшьлегебез хәтерлиме икән

Без кабызган тәүге учакны?

Йөрәктәге кайнар хисләребез

Сүнмәс кебек иде ул чакны…

 

Ут кимегән саен, кочак-кочак

Чыбык өстәп тордык учакка…

Учактагы утлар сүрелгәндә,

Мин сыендым синең кочакка.

 

Гомерлеккә ләкин булалмады

Төнге учак җәйге кичләрдә…

Утлар сүнде. Алар белән бергә

Сүрелделәр безнең хисләр дә.

 

Киттең син

                     Мәхәббәт сикәлтәсендә

                    Күпме абындык –

                    Торып басып,

                    Йолдыз кебек

                    Балкып, тагын кабындык.

 

Йолдыз булып йөрәгемдә

Син ул – кабынган,

Мең мәртәбә кабул итеп

Кире кагылган.

 

Вулканга тиң чик-чамасыз

Сөю хисеңнән

Минем дәме вакытлыча

Күңлем исергән?

 

Тормышымнан ташулардай

Агып киттең син.

Гомереңне, учак итеп,

Ягып киттең син.

 

   Чишмә җырын көйлим

 Минем белән бергә сине сагына

Без очрашкан чишмә буйлары.

Син диңгездә. Чишмә җырын көйлим,

Башкаемны тотып югары.

 

Мәхәббәтем оныттырмас, димен,

Челтерәп аккан чишмә моңнарын.

Шушы моңнар, кая юнәлсәк тә,

Чиртеп тора күңел кылларын.

 

              Син генә бит…

Син генә бит минем тормыш язым,

Сөюемнең тәүге хисләре,

Күңелемнең ихлас, якты моңы,

Яшьлегемнең сихри кичләре.

 

Син генә бит минем яшьлек таңым,

Гомеремнең иң шәп чаклары,

Язмышымның иң хатасыз мәле,

Бәхетемнең иң-иң аклары.

 

Син генә бит гомер фасылларым:

Ак кышларда энҗе карым син,

Җәйдә – гөлем, көздә – сары яфрак,

Ә язымда – сөяр ярым син.

 

Туган як кадере

                   Исә җилләр, исә җилләр,

                  исә җил.

                  Җил иссә дә, искә төшә

                  туган җир. 

Туган як дип җыр ишетсәм,

Үзәгем өзгәләнә.

Чит җирдә аның җылысын

Тапмассың – эзләмә дә.

 

Туган җирең – тәүге бишек,

Сине үстергән карап.

Моңлы җырларны көйлисең,

Туган ягыңа карап.

 

Хыял канатлары белән

Туган яктан кителгән.

Туган җир, үксез бала күк,

Шулай ятим ителгән.

 

Туган төбәктән аерган

Озын юл, ерак ара.

…Киткәннәр хәлен белерсең,

Читләрдә яшәп кара?!

 

Хәтеремдә тотам сине

Бер уч туфрак – минем өчен,

Авылкаем, бер уч бирнә.

Мин ризамын шунысына да,

Миңа башка берни бирмә.

 

Хәтеремдә тотам сине,

Каен-имән урманнарын.

Кайткан саен басып торам,

Танымыйча урамнарың.

 

Бер уч туфрак шаһитым ул:

Ышанычың акладым мин.

Туган авылым! Намусымны

Күз карамдай сакладым мин.

 

   Кинәнеп яши кеше…

Язлар яшәртә күңелне,

Көзләр юмартлык үрә,

Кышлар акшарлый-агарта,

Җәйләр чәчәккә төрә.

 

Һәр фасылның үз эше –

Кинәнеп яши кеше…

 

       Тулпар атым

Яшьлегемнең тулпар аты

Кабат яшьлеккә әйди.

Онытылмас атым белән

Хәтер җепләрем бәйлим.

 

Томырылып, алга чапты

Минем акбүз атым да.

Атым белән янәшәдә

Очты сөю хатым да.

 

Мәхәббәтнең уемнары

Сыгылмалы, бормалы.

Сикәлтәле сөю юлы,

Атым кире бормады.

 

Тулпар атым минем белән,

Ул әле дә янәшә.

Тояк тавышлары мине

Янә яшьлеккә дәшә…

 

 Зәй ягы

 Зәй ягының энҗеләре

Туган җиргә сибелә.

Тырыш, батыр, горур халкын

Ватан зурлый, ил белә.

 

Зәй утлары балкып яна

Ераклардан яктырып,

Үзе үстергән шәхесләрне

Туган якка чакырып.

 

Батуллалар, Дунайлары

Зәйләр холкына ия:

Биргән сүзен төгәл үти –

Бездән булсын мәдхия.

 

Чал тарихлы Зәй буенда

Камиллекнең бер төре.

Дулкын-дулкын суларында

Милләтемнең хәтере.

 

Безнең Зәй яклары кебек

Булсын сезнең илегез.

Ямьле Зәй буйларын, дуслар,

Бер күрергә килегез.

 

Рухия АХУНҖАНОВА
Фото: https://vk.com/

 

«Мәйдан» №6 (июнь, 2019).


Комментарий язарга