Ялгыштым шул, ялгыштым – нигә эндәштем соң? Мин күпме алсам да, барыбер түгелме аларга, минеке аларга, аларныкы миңа булмый бит! Ычкындырдым шул ун меңнән артык алачакмын дип, чүпрәккә төшкән ут кебек кабындылар да киттеләр. Кайдан барысы бергә туры килгәннәр, сөйләшеп куйганнар, диярсең! Камилемнең мутон тун бүләк иткәнен дә белгәннәр, юбилеемның түрендә утырмадылар да соң.

Көтмәгәндә сүз озак еллар яратып башкарган, тамагымны туйдырган һөнәремә күчте.

– Гомер буе бала-чага ризыгы ашадыгыз, халык чәйгә салырга ике шакмак шикәргә интеккәндә, варенье кайнатып яттыгыз! – дип, кызып китте түбән оч савымчы Зимфира.

Зимфирага биш баланы күтәрергә туры килде шул! Ире үзгәртеп коруга чаклы колхозда тракторчы булып эшләде, ә инде колхозның исеме генә калгач, тегендә бәрелде, монда сугылды, я эш юк, я акча түләмиләр. Үзем авыл уртасында яшәгәч, ел буе итек эчендә йөргән матур аяклы Зимфираны, зифа буена сокланып, менә ничә еллар фермага эшкә озатып калам. Ә кайтканда! Теге зифа буй хәтсез тазарып китә: биле дә югалган, янбаш та юк, куштубыкланып киткән төз матур аякларын да тырышып-тырышып алып сала. Югары очтан егерме литр сөте белән җилене тулган Зимфираның сыеры Манька кайта, диярсең. Аерма шунда: Маньканың сөте – җиленендә, ә Зимфираныкы – «полторушкада». Үтеп киткән саен җәлләп калам аны. Соң, Манька кайта да, саудырып, бер табак онын ялый да, ял итә. Ә Зимфирага! Тавык чүпләсә дә бетмәс бит хатын-кыз эше: савылган сөтләрне эш итәргә, аннан соң савыт-сабасын юыштырырга, ял көне җиткәч, базарга барып сатарга кирәк бит әле! Зимфираның эшчәнлегенә күңелемдәге соклану хисе көчлерәк булгангадырмы, сүзләрен ишетмәгәнгә салышып, гаепле бала кебек, почмаккарак сыендым. Моны сизгән колхоз бухгалтеры Галия, сараена бәйләнгән ун үгезенекенә охшаган кап-кара күзләрен акайтып, миңа төбәлде:

– Могҗиза! Өч тиенгә эшләп! Кайда, кемне дөресләдең тагын? Гомерегез буе минем балаларымның өлешен алып кайтып, тамагыгызны туйдырдыгыз, – димәсенме?

И-и, ике бөртек баласын! Мин алып кайтмасам, шул калдык-постыкны чучкаларга бирерләр иде инде. Кызлары Айгөл тамакка бигрәк нәзберек булды шул, Данис исемле малай белән икесенә бер кәтлит ашап үстеләр, бәлки шуңа да язмыш кавыштыргандыр әле аларны. Ә аларның уллары Динис – убыр да убыр инде менә. Алма агачыннан ерак төшми дип, ярты кәтлит биреп караган идем башта, килеп җиткән, дәү әнисенеке кебек кап-кара күзләрен тәгәрәтеп. «Где моя половинка?» – ди, анысын да ашап бетерде дә, «Добавку хочу!» – ди. Көчкә котылдым тегеннән, үземнең өлешемне биреп. Галия үгезләре дә кеше түгел, ашарларына булмаса, күршеләренә кереп «добавка» сорый алмыйлар. Ач булса, тиз сүнә малның күз нурлары, колхозның исеме генә булса да, җилкәсе калын әле аның.

Гомер буе сатуда эшләгән, хәтта үзгәртеп корулардан соң да алыпсатарлар арасында үз урынын тапкан Гөлчирә «хәрәмнән дә курыкмадыгыз» дип сүз кыстыра бит, ичмасам. Курыкмаган ди!

Илебездә ислам дине күтәрелеп, дингә өйрәтү башлангач, кайнанам күрше авылга мәчеткә йөреп, догалар өйрәнеп, намазга басты. Бигрәк тә тату яшәдек без кайнанам белән. «Көндәлек күчтәнәчләр» белән икебез генә чәй эчеп утырганда, кайнанам сүз башлады:

– Балам, мин дингә кердем хәзер, намаз укыйм, бу ризыклар безгә ярый микән, әллә алып кайтмый башлыйсыңмы? – диде. Кайнанамны бик хөрмәт иткәнгә күрә, аңа бу дөньяда оҗмахтан урын эзләргә ниятләп, бер әйтүгә үк ризалаштым. Икенче көнне эшкә барып, хәлне сөйләп бирдем, өлкән пешекче генә мине аңларга теләмәде:

– Фу, әллә сиңа гына күктән бәхет төштеме дип торам. Соң, әйт аңа, син, кайнанам, хәзер олы яшьтә, кеше кулында. Без нәрсә алып кайтсак, шуның белән туярга тиешсең. Әгәр инде, чынлап та, гөнаһ булса, бездән өстә дә кешеләр бик күп, безгә әз генәсе кала аның, дип тынычландыр. Әле алган эш хакыңа ничек яшәргә уйлыйсың, ичмасам өч тапкыр күбрәк түләсәләр, эшкә киеп йөргән кием-салымыңнан икмәк-тозлык калыр иде. Бар, эшлә, без уйлап чыгарган эш түгел бу, безгә кадәр уйланган инде, – дип, ярыйсы гына тиргәп, чыгарып җибәрде.

Кайнанама кайтып сөйләгәч, алган мәгълүматне дөрескә санап, күнеккән көнкүреш белән яшәп киттек, тагын. Кем-кем, сатучы Гөлчирә хәләлнең нәрсә икәнен үз җилкәсендә күп тапкырлар сынаган кеше инде ул!

Инде бу капкыннан ничек ычкынам дип торганда, бүгенге көндә дүрт авылда фельдшер булып эшләп йөрүче Газимә апа телгә килде:

– Нигә капландыгыз кешегә, исән-имин булырга язсын диегез. Кем кайда эшли, шуннан файдалана инде. Ничек, эштән туктарга уйлыйсыңмы, әллә дәвам итәсеңме? – дип миңа төбәлде.

– И-и, эшләтсәләр, эшләр идем, гомер буе хыялланган бер хыялым бар. Пенсия акчамны җыеп, Төркиягә барып, дөнья күреп кайтасым килә. Утыз җиде ел хезмәт стажым булса да, Уфадан ары бер кая да барганым юк. Бәхетемдер инде, унынчы классны тәмамлагач, югары уку йортына укырга керә алмадым бит. Заводка эшкә кердем, биш ел зарарлы эштә эшләп кайттым, ул елларның индексациясе да яхшы икән, менә шуның белән зур пенсия алам инде, – дидем бит ачык авыз, аклангандай.

– Эшләтерләр, эшләтмичә ни, кодагыең балалар бакчасы мөдире бит хәзер, синең аркада кызыңның да тамагы тук, – дип, тагын эләктереп алды сатучы Гөлчирә. Икенче бәрелеш башлануын тоеп, монысыннан исән калырыма ышанмыйча, Гөлчирәнең сәүдә ноктасы почмагыннан авырлык белән кыймылдап, күрше авылга эшкә китәргә җыенган Газимә апа артыннан иярдем.

Исән-имин урамга чыккач, авылымның матурлыгына сокландым, тыныч күгемнең якты кояшы астында аякларым таныш сукмакларны парлады. Авылдашларымның тар күңеллелегенә кәефем кырылса да, серле сан җанымны җылытты. Гаепләмим авылдашларымны, рәнҗемим мин аларга, нәрсә эшлисең – һөнәрләр төрле булса да, кәсепләр бер бит безнең.

 

Рәфисә САЛИХҖАНОВА

Фото: ok.ru

 

«Мәйдан» №1, 2021 ел.

 

 


Комментарий язарга