Логотип «Мәйдан» журналы

Сергей Марков Татарстанны Сингапур белән чагыштырды

Татарстан халык арасында традицион кыйммәтләр һәм икътисадның югары үсеше бергә үрелгән уникаль төбәк булып тора. Сәясәт белгече, РФ Үзәк сайлау комиссиясенең фәнни-эксперт советы әгъзасы Сергей Марко...

Татарстан халык арасында традицион кыйммәтләр һәм икътисадның югары үсеше бергә үрелгән уникаль төбәк булып тора. Сәясәт белгече, РФ Үзәк сайлау комиссиясенең фәнни-эксперт советы әгъзасы Сергей Марков фикеренчә, Татарстан бу яктан Сингапурга охшаш. Бу хакта ул бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә әйтте.
Сергей Марков Татарстанны Сингапур белән чагыштырды
Аның сүзләренчә, Россиядә югары үсешле икътисадлы һәм традицион кыйммәтләр көчле булган төбәкләр бар. "Ә Татарстанда икесе дә бар. Татарстанны Сингапур белән чагыштырып булыр иде, анда да шундый үрелеш бар", - диде Марков.
Ул Европа мәйданнарында эксперт буларак чыгыш ясаганын әйтте. "Татарстанны христианнар һәм мөселманнар арасында багланышлар ягыннан үрнәк итеп китерәм. Татарстан Европа өчен кискен проблемаларны хәл итүдә лидер булып тора", - диде.
Марков әйтүенчә, француз, немец, итальян, британнарны монда җибәреп, христианнар һәм мөселманнар арасында багланышларны ничек урнаштыруга өйрәтергә кирәк. Бу максаттан семинарлар уздырып булыр иде дип саный.
Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/08/193166/

Комментарийлар