Логотип «Мәйдан» журналы

Сентябрьнең бере бүген...

***Сентябрьнең бере бүген...Кыңгыраулар чыңлады...Бүгенге көн нәкъ җәй төсле.Җәй бер көнгә соңлады. Димәк, әле көз күренми,Димәк, җәй дәвам итә.Соңлаган җәй күңелләргәБигрәк тә дәва икән... ...

***
Сентябрьнең бере бүген...
Кыңгыраулар чыңлады...
Бүгенге көн нәкъ җәй төсле.
Җәй бер көнгә соңлады.
 
Димәк, әле көз күренми,
Димәк, җәй дәвам итә.
Соңлаган җәй күңелләргә
Бигрәк тә дәва икән...
 
Җитми калган иде шул җәй...
Әйдә, ныграк соңласын!
Китмәсен әле, китмәсен!..
Уйлашырбыз шуннан соң...
 
Роберт МИҢНУЛЛИН.

Комментарийлар