Логотип «Мәйдан» журналы

Сәмигулла абзый

Өйдәге һәммә нәрсәне идарә итү Маһитап абыстайга тапшырылган булса да, чәй-шикәрне Сәмигулла абзый һәрвакыт үзенең хосусый химаясе астында* (*үз кул астында саклап) тота иде.Һәр чәй янына килеп утырыш...

Өйдәге һәммә нәрсәне идарә итү Маһитап абыстайга тапшырылган булса да, чәй-шикәрне Сәмигулла абзый һәрвакыт үзенең хосусый химаясе астында* (*үз кул астында саклап) тота иде.
Һәр чәй янына килеп утырышында, Сәмигулла абзыйның иң әүвәлге эше чәй савытын тотып селкетеп карау, аннан соң, аның капкачын ачып, чәйгә бер күз салу вә аннан да соң бер иснәп караудан гыйбарәт була, вә шул эшләрдән соң, ходаның бирмеш көне, түбәндәгечә сүз була иде:
– Анасы, чәең аз калган икән инде.
– Ник аз булсын: әле яртысы да бетмәгән.
– Юк, алайга калгач күпкә бармый инде ул... Инде кайсы чәйне башларсың икән, анасы? Бер көн алып кайткан Кузнецов чәен башларсың микән, әллә өченче көн алып кайткан Үтәмиш чәен башлап карарбыз микән? Хәер, әле безнең җәй көне алган теге яшел пичәтле чәйнең дә берәр кадагы булырга тиеш: аны башлап карарга да ярый.
– Кайсы туры килсә, шунысын башларбыз инде. Аның өчен әле бу көннән үк баш вата тормыйм.
– Юк, анасы, алай түгел ул. Теге яшел пичәтләсен башлап карыйк әле; аны җәй көне эчтек эчүен дә, озак торып, тәме башкарып китмәсен дим.
– Шуңар күрә мин сиңа: һәрвакыт чәй җыеп кайтма, дим шул, күп торгач, айный да торгандыр ул.
– Юк, анасы, алай түгел ул. Өйдә чәйнең мул торганы яхшы, чәй бетеп китсә, уңайсыз була ул.
Бу сүзләр тәмам булгач, Сәмигулла абзый капкачы ачылмаган шикәр савытын да бер селкеп, шалтыратып карый вә аннан соң, капкачын ачып, шикәргә карап тора, вә кайсы, вакытта кайбер шакмакларны бармаклары белән басып-басып та куя да:
– Анасы, әле безнең шикәр күптер? – дип сорый иде, һәм Маһитап абыстай кирәк күп дип җавап бирсен, кирәк аз дип җавап бирсен. Сәмигулла абзый мотлак* (*Мотлак – һичшиксез): – Алла теләсә, бер бик күпләп алып куярмын әле шул шикәрне, – дип куя иде.
Әгәр Сәмигулла абзый чәй янына чәй чәйнеккә салынмас борын чыкса, Маһитап абыстайның башына бер мәшәкать арта иде.
– Кара әле, анасы, чәйне бик күп үк салмасаң да ярар: мин күп эчмим, хәер, белмим тагы, син үзең күбрәк эчмәкче булсаң, ни әйтим. Алай да бик аз да салма, безнең балалар чәйне эчәләр бит.
Бу сүзләрне әйткәч, Сәмигулла абзый Маһитап абыстайның чәй салганын бик дикъкатьләп карап тора да, чәйле балкашыгы чәйнекнең авызына килеп җитәр-җитмәс:
– Юк, анасы, тагы бераз салмасаң, бу азрак булыр әле, – ди вә, икенче балкашыкны инде бик дикъкатьләп карап: – Бу – күп, бу – күп, карчык! Без үзебез әллә нихәтле эчмибез бит, – ди һәм Маһитап абыстайның алган чәенең яртысын савытка кайтарганын күргәч: – Юк, карчык, син бигрәк саранланып киттең тагы; монысы азрак булды. Балкашыкның очына гына эләктереп, тагы бераз өстәп җибәрми ярамас, анасы, – ди торган иде.
Чәй салынып бетеп, чәйнек самовар башына куелгач кына Сәмигулла абзый, үзенең гаять эшлекле борчылу кыяфәтен үзгәртеп, тынычлап кала һәм чәй пешә башлагач, аны самовар башыннан алып, борыны тирәсенәрәк китерә дә:
– Араматлы, хуш исле. Анасы, син дә иснәп кара, – ди торган иде.
Сәмигулла абзыйның шушы чәй-шикәр мәсьәләсендәге артык катышучанлыгы кайсы вакытта Маһитап абыстайга бик зур уңайсызлыклар да ясап куя иде. Бу уңайсызлыкларның берсе моннан ике ел элек булды: Сәмигулла абзый белән Маһитап абыстай кызларын кияүгә бирделәр. Туйлар булды, кияүләр керде, фәләннәр булды. Көннәрнең берсендә кияүнең ата-аналары үзара мәхраманә генә* (*Мәхрманә генә – кардәш-ыругдан гына торган) бер мәҗлескә чакырылдылар. Менә бервакыт кода-кодагыйга бик тәкәллефле* (Тәкәллефле – әдәплелек кагыйдәләрен нык саклап) генә чәй хәзерләнде. Килен-кыз чәй салырга тотынды, Сәмигулла абзый, гадәтенчә, моны бик эшлекле борчылу белән карап тикшереп тора иде. Килен-кыз бер балкашык чәй салды, ике балкашык чәй салды, өченче балкашыкны тутырырга чәй савытына кашыкны тыкты, Сәмигулла абзый чыдый алмады:
– Чү, кызым, җитте. Ике балкашыгы салдың бит инде! – диде һәм, гадәтенчә: – Мин күп эчмим, анаң да әллә ни күп эчми. Хәер, белмим тагы, ни әйтим, кунаклар күп эчә торган булсалар гына, – дип тә өстәп җибәрде.
Кода һәм кодагый бик тизлек белән:
– Юк, юк, җитәр, җитәр, безнең эчәсебез килми, – диештеләр һәм, уңайсызланып, бер-берсенә карашып алдылар.
Кирәк килен-кыз вә кирәк Маһптап абыстай кызарындылар, оятларыннан нишләргә дә белмәделәр. Кунаклар исә, әүвәлге чынаякны эчкәч тә, чынаякларын каплап куйдылар вә һичбер төрле кыстау да инде аларга икенче чынаякны эчертә алмады.
Кунаклар киткәч, кирәк Маһитап абыстай вә кирәк кызы Сәмигулла абзыйны бик орыштылар:
– Мондый мәҗлесләр гомер эчендә бер генә мәртәбә киләләр, әүвәл мәртәбә килгән кодаларыңнан чәй дә кызганып утырган шикелле сүз сөйлә, имеш. Бигрәктә оятка калдык, фәлән-төгән... – диделәр.
Сәмигулла абзый исә әүвәл:
– Юк, алай түгел, анасы... – дип, үз эшенең килешсез булмаганына бер дәлил китерергә теләп караса ла, дәлил таба алмагач: – Юк, алай түгел ул, анасы, чәйне аны бик яхшы пешерергә кирәк. Чәй яхшы пешеп җитмәсә, эчне күптерүчән була. Чәй кызганганнан түгел үл, әле бездә Кузнецов чәе генә дә алты кадак бер дә башланмаган килеш ята бит. Күп салсаң чәй пешми ул... – дип кенә химая итенү* (*Химая итенү – акланып калу) белән канәгатьләнергә мәҗбүр булды.
Вакытында бу күңелсез вакыйга Сәмигулла абзыйның ихласып чәй мәсьәләсеннән кайтарып торган вә хәтта ул инде чәй савытын да селкетеп карамый башлаган вә шикәр савытын да чәй яны саен ук: шалтыратып карамаска күнгән иде. Ләкин, берәр атна үтеп, вакыйганың хатирәсе онытылу белән, Сәмигулла абзый яңадан чәй-шикәр мәсьәләсе белән шөгыльләнә башлады.
Әле менә быел да, күптән түгел генә Сәмигулла абзыйның бу табигатеннән тагы бер уңайсызлык туып алды: Сәмигулла абзый улы белән бергә Мәкәрҗәгә барырга җыена иде.
– Кара әле, анасы, без, алла теләсә, иртәгә кичкә сәфәр чыгабыз инде. Көне җиткәч кенә хәзерләнү уңайсыз була, мин бүгеннән үк кайсыбер нәрсәләремне эрәтләп куймакчы булам, – диде ул Маһитап абыстайга.
Карчыгы аңа саквояжын табып бирде.
– Карчык, мин нинди чәй алырмын икән юлга? – дип, Сәмигулла абзый, әүвәл кадаклы чәйләр янына барып, аларны берәм-берәм алып караса да, ахырдан, аларның берсенә дә күңел утырта алмыйча, өстәл өстендәге чәй савыты янына килеп, аны селкетеп карады, капкачын ачып күз салды, иснәп бакты һәм: – Карчык, монда сезнең чәй дә аз калган икән. Кая әле, китер әле әнә теге өстән өченче тора торган «Кәрван» чәен; шуның сыйган кадәр-лесен монда салып, калганын үзебезгә юлда эчәргә алырмын, – диде.
Ләкин Маһитап абыстай «Кәрван» чәен алып биргәч кенә Сәмигулла абзыйның планы тагы үзгәреп китте:
– Юк, алай түгел, анасы... бу «Кәрван» чәе торып торсын әле; бу Мәкәрҗәдән кайткач эчәргә яхшы булыр. Син миңа әнә теге астан икенче, Үтәмиш чәен алып бир әле. Юл өчен ул яхшы булыр, – дип, Сәмигулла абзый, өелеп куелган кадаклы чәйләрне таратып, Үтәмиш чәен алдыртты. Ләкин кулга тотып һәм төргән кәгазе аркылы иснәп карагач, Сәмигулла абзыйга юл өчен бу чәй дә муафыйк* (*Мауфыйк – яраклы) булмас шикеллерәк тоелып китте:
– Юк, карчык, әле моңар караганда әнә теге иң астагы алтын пичәтле чәй юл өчен яхшырак булыр, ахры, – дип, ул тагы бер төрле чәй алдырып карамакчы булса да, бу юлда инде Маһитап абыстай аңар ирек бирмәде:
– Йә, ярар инде, карт, шул кулыңдагыны гына ач та шуның белән булсын, – диде, Сәмигулла абзый:
– Юк, анасы, алай түгел ул, чәй белән чәйнең аермасы бар аның. Бәгъзы чәй прахутта* (*Прахут – пароход) эчәр өчен чыгышсыз була ул... – дисә дә, артык үз сүзләнмәде, кулындагы чәйнең кәгазен ачарга тотынды.
Кадаклы чәй кәгазен ачу Сәмигулла абзыйның дөньяда иң яратып эшли торган эшләреннән берсе иде. Моны ул хосусый бер тантаналы җитдият белән эшли вә, тәмам иткәч, бер галибанә* (*Галибанә – җиңүчеләрчә) як-ягына каранып куя вә бераз торгач: – Анасы, булды бу! – дип, Маһитап абыстайны чакырып китерә иде. Бу юлы да ул чәйне, гадәтенчә, тантаналы ачты, иснәп карады, як-ягыннан каккалап, бераз әллә нишләтте вә аннан соң, Маһитап абыстайны чакырып китереп, аңар чәйне савытка бушатуда ярдәм итте. Бөртекләр читкә төшмәсен өчен кулын, буранка кыяфәтенә китереп, савыт авызына куеп торды. Чәйнең яртысыннан артыгы савытка сыймый калгач, Сәмигулла абзый аны яңадан иснәп карады да тантаналы вә эшлекле кыяфәт белән аны саквояжга китереп салды вә үзе бераз вакыт саквояж янында, идәндә, аякларын сузып утырып торды. Ләкин сәфәр хәзерлеге моның белән тәмам түгел иде әле:
– Анасы, шикәрне нишләрмен икән мин! – диде Сәмигулла абзый.
– Алырсың! – диде Маһитап абыстай...
– Алуын алам инде. Әле тик кайсы шикәрдән алырмын икән, дигән сүзем: башлыдан ватып бирерсең микән, әллә өйгә дип ватып куйганнан гына алырмын микән? Әллә теге пилүни* (*Пилүни (пиленый) – шакмаклы) шикәрдән бирәсеңме?
– Кайсысыннан бирим соң?
– Шуңар аптырап торам әле шул үзем дә. Булмаса, бар әле, анасы, һәммәсен дә китер әле: барысын да карап уйлашып багыйк.
Шикәрләр китерелгәч, Сәмигулла абзый беразы ватып алынган башлы шикәрне күтәреп карады, калын кәгазьгә төялгән ватылган шикәрне, кәгазенең әле бер ягын, әле икенче ягын күтәреп, шалтыратып бакты. Пиленый шикәр тартмасын да селкетеп шалтыратты вә, аннан ике шакмакны алып, бармаклары белән кысып-кысып карап куйды.
– Пилүни шикәр ләззәтсез була, анасы, юлга аны алмам; ватканны бирерсең ахры син. Хәер, белмим тагы, ваткан өйгә аз кала дип уйласаң, башлыдан ватып бирсәң дә ярар. Алай дияр идең, аны кайчан ватып тормак кирәк, миңа бит аны хәзердән тутырып куярга кирәк... Шулай, анасы, хәзергә әле ватканны алып торыйм; икенче уй төшсә, аны алмаштырып алып та була бит.
Сәмигулла абзый, зур бер кәгазьне җәеп, ватылган шикәрдән аңар алып сала башлады: бер уч салды, ике уч салды, дүрт уч салды да, бераз уйланып, каранып торды:
– Анасы, болай күбрәк булып китте, ахрысы?
– Күбрәк булса, беразын кире салырсың.
– Шулай итми ярамый, карчык. Сәмигулла абзый бер уч кайтарып салды, ике уч кайтарып салды да, бераз уйланып, каранып торды:
– Юк, анасы, болай бигрәк азаеп китте.
– Беразын яңадан алып сал соң.
– Шулай итми ярамый, карчык. Сәмигулла абзый бер учны яңадан кайтарып салмакчы булды да, ләкин бөтенләй салып бетермичә, өч шакмакны кулында тотып вә бераз уйланып торганнан соң, аны өйгә каласы шикәрләр арасына ыргытты.
Хәзер эш тәмам иде инде. Сәмигулла абзый гаять дикъкать таләп итә торган бер эшне эшләгәндәге пөхтәлек белән шикәрне төрде дә саквояжга салды вә үзе бер аргансымак сулап куйды һәм, сәгатен карап:
– Һа, сәгать ун тулган. Юлга хәзерләнә торгач, базарга соңарак та калганмын, – дип, ашыгып, базарга хәзерләнә башлады.
Базардан кайткач, Сәмигулла абзый, саквояжны ачып, чәй-шикәрне карады һәм Маһитап абыстайга:
– Кара әле, карчык, бу чәй күбрәк булыр, ахры. Миңа бер кәгазь бирсәң, мин моның беразын бушатып, монда калдырыйм, чәй савыты бераз бушагач та, син үзең инде аны шунда урынлаштырырсың, – диде. Һәм әйткәнен җиренә китерде вә аннан соң, шикәр кәгазен ачып карап, андагы шикәрне азсынды булырга кирәк, тавыш-тынсыз гына, өйгә калдырган шикәрләр төргәгеннән биш-алты шакмак шикәр алып килеп өстәде.
Сәфәр китәчәк көнне иртә белән Сәмигулла абзый, карчыгыннан калай чәй тартмасы эзләтеп таптырып, юл өчен хәзерләнгән чәйне шуңар бушатты.
Шикәр өчен катыргы канфит тартмасы соран алды вә аннан соң улына:
– Мин чәй-шикәрне хәзерләдем инде, Хәкимулла, башка кирәк-яракны син кара. Әйберләрне җыештырып, хәзерләп куй, базардан кайту белән прахутка китәрбез, – диде.
Сәмигулла абзый чыгып киткәч, әйберләр җыештырылды, төеннәр төйнәлде, һәмма хәзер ителде. Ләкин Сәмигулла абзый базардан яңа план белән кайткан иде. Бәйләп куелган төеннәрне һәм саквояжны күтәреп карады да ул:
– Юк, анасы, без чәй-шикәрне саквояжга салганбыз, аларны менә шушы мендәрләр төененә бәйләргә кирәк, – диде. Саквояжны ачтырды вә пөхтәләп, нык итеп, каеш белән бәйләнгән төенне чиштерде һәм, үзе хәзерләп куйган чәй-шикәрне тоткан килеш, шактый уйлап торганнап соң:
– Кара әле, карчык, мин юлга бер дә башланмаган кадаклы чәй алыйм, ахры, китер әле әнә шул алтын пичәтле чәйне. Прахут өчен шундый чәй чыгышлы була. Калганы үзебезгә Мәкәрҗәдә эчеп тотарга булыр, – диде. Ләкин моның белән генә әле эш тәмам түгел иде: – Карчык, шикәрне дә, ахры, алмаштырмый ярамас. Монысын бушатып, пилү-нине тутырырга кирәк булыр. Ник дисәң, чөнки прахутта шикәрне салып эчелә. Пилүнинең, ике шакмагы бер стаканга таман гына була. Әмма ваткан шикәр алай түгел...
Базардан ашыгып кайткан Хәкимулла, үзе төенләп чыккан төеннәрнең таратылып ташланганын вә картның һаман әле чәй-шикәр белән булышканын күргәч, аптырап китте:
– Кара әле, әти, прахут китәргә бары ярты сәгать вакыт калган, син монда чәй-шикәрне авыш-түеш китереп азапланасың.
– Юк, улым, алай түгел... Һәммә нәрсәнең җае бар аның: чыгышсыз чәй белән прахутта нишләмәкче буласың... алай түгел ул. Алла теләсә, бу прахутта ашыйсы ризыгыбыз булса, өлгерербез. Бер дә курыкма.
Хәкимулланың ашыктыруына да карамыйча, төеннәрне янадан рәтләп җиткерүгә чирек сәгать вакыт киткән иде. Мөсафирләр ашык-пошык атка чыгып утырыштылар. Ат кузгалып киткәч, Сәмигулла абзый, артына борылып:
– Аллага тапшырдык, карчык! Теге калай савытлы чәйне үзең карап тотарсың инде! – дип, ахыргы саубуллашу сүзен әйтте.
Ләкин сәгать ярым вакыт уздымы, юкмы, безнең мөсафирләребез, төянеп, кире кайтып керделәр. Хәкимулла кәефсез вә бераз ачулырак, әмма Сәмигулла абзый бераз төчерәк вә гафу үтенгәнсымак кыяфәттә иде:
– Анасы, бу прахут белән китү насыйп түгел икән безгә. Барып җиткәндә, яңа гына пристаньнан кузгалып торадыр иде, – дип, ул карчыгына төче бер караш белән карады.
– Юк нәрсә белән җенләнгәч, шулай була ул, әти, – диде аңар каршы Хәкимулла.
Сәмигулла абзый:
– Юк, алай түгел ул, Хәкимулла, – дип, бу турыда үзе гаепле түгел, бары тәкъдир гаепле икәнлеккә дәлил китермәкче иде дә, ләкин андый бер дәлил табылмады вә шунлыктан ул, сүз булсын дип кенә: – Бүген актыккы прахут иде шул ул... Актыккы прахутка төшкәндә һәрвакыт шундый берәр эш булмый калмый. Менә иртәгә, ходай теләсә, иртәнге прахут белән китәрбез, – диде.
Кичке чәй янында утырганда Сәмигулла абзыйның башына өр-яңа вә гаять муәффәкыятьле* (*Муаффәкыятьле – җитди) бер фикер төшсә дә, ул Хәкимулла алдында аны карчыгына әйтергә жөрьәт итмәде:
«Юк, алай түгел ул. Безнең Хәкимулла эшнең җаен белми. Дөнья күрмәгән ул», – дип уйлады.
Ләкин тамак төбе кымырҗый вә муаффәкыятьле бу планны карчыкка әйтәсе килә иде. Чәй эчелеп тәмам булгач та, Сәмигулла абзый карчыгын үз бүлмәләренә чакырды:
– Карчык, сиңа йомыш бар.
Картлар бүлмәләренә керделәр. Сәмигулла абзый кәефле елмаеп кына карчыгына якын килде дә серле генә бер тавыш белән сүз башлады:
– Кара әле, анасы, мин пристаньнан кайтканда бер дики нәрсә уйлап чыгардым әле... Нәрсә булыр дип уйлыйсың, карчык, йә әйтеп кара? – дип, ул Маһитап абыстайга төче генә итеп карап торды. Карчык таба алмагач, сүзендә дәвам итте: – Мин быел Мәкәрҗә бүләгенә өләшергә яшел чәй белән Бохар шикәрен алып кайтмакчы булам, карчык!..
– Ай, карт, күңелле булыр микән соң ул... Бер дә кешедә юк эш бит...
– Бигрәк дики* (*Дики (дикий) – гаҗәп) була инде ул, анасы. Әле мин шуңар гаҗәпсенәм: ничек хәзергә хәтле ул берәүнең дә башына килми торган...
Бу эшне карчыкка сөйләгәч, Сәмигулла абзый бүген кич буена инде ничек хосусый бер кәефлелек хис итеп торды; пароходтан калу, Хәкимулланың «эшнең җаен белеп җитмәве» ләрнең кәефсезлеге онытыла язган иде.
Карт белән карчык бүген йокларга гадәттәгедән дә иртәрәк яттылар. Сәмигулла абзый үзе йоклап китәр алдыннан, куерып кына ята торган карчыгын уятып:
– Кара әле, анасы, мин Мәкәрҗә бүләгенә өләшергә дигән яшел чәйне ничә кадак алсам ярар икән? – дип сорады һәм, карчыгының йокысын бүлеп җавап бирергә теләмәгәнен күргәч: – Ярый, йокла алай булса, анасы. Иртәгә уйлашырбыз әле, – диде дә, бераз торгач, инде тәмам йоклап киткән карчыгына: – Без өйдә юкта үзегез теге яшел чәйне башлап эчеп карасагыз да ярар; мин, алла теләсә, өйдә эчеп тотар өчен дә яшел чәйне күпләп алып кайтырмын, – диде. Аның үзенең дә йокысы тәмам җиткән иде инде. Шуңар күрә: «Яшел чәй... бик дики нәрсә... үзең карап тотарсың...» – дигән фикерләрне ул төшендә күрдеме яхут өнендә әйтте дә берәү дә ишетә генә алмадымы, һичкемгә мәгълүм түгел иде:
– Яшел чәй... Бохар шикәре... чәй... шикәре... кәре...
Сәмигулла абзый бүген йокысында да гаять ләззәтле төш күрде: гүяки, ул зур бер бакчада йөри, имеш. Бу бакчада алмагачы шикелле агачларда, алмалар урынына, кәгазьгә төрелгән кадаклы чәйләр үсеп утыралар, имеш. Гүяки, Сәмигулла абзый ул чәйләрне иснәп карый да, «бик араматлы, хуш исле» дип, мактап йөри, имеш. Ул арада каты җил исеп китеп, чәйләр, алмагачларыннан өзелеп, туп-туп җиргә төшә башладылар, имеш:; гүяки, Сәмигулла абзый шулардай берсен Маһитап абыстайга иснәтеп карар өчен алып кайтырга карар бирде, имеш; гүяки, бу агачлар арасында, үләннәр урынына, кәгазьгә төрелгән хәлдә башлы шикәрләр үсеп утыралар, имеш; гүяки, бу бакчаның бакчачысы Сәмигулла абзый үзе, имеш...
Һәм рәхәт, һәм ләззәтле иде бу төш!
1916 ел.

Комментарийлар