Логотип «Мәйдан» журналы

Сәламәтлек эликсиры

Ул кан тамырларының томалануын дәвалый, кандагы холестерин күләмен киметә, салкын тигәннән булыша, иммунитетны ныгыта, бавырга организмны чистартырга ярдәм итә. Шулай ук арыганлыкны бетерә, инфекциялә...

Ул кан тамырларының томалануын дәвалый, кандагы холестерин күләмен киметә, салкын тигәннән булыша, иммунитетны ныгыта, бавырга организмны чистартырга ярдәм итә. Шулай ук арыганлыкны бетерә, инфекцияләрне юк итә.

Сәламәтлек эликсирын ясау өчен дүрт баш сарымсак, дүрт лимон, кечкенә генә имбир тамыры, ике литр су кирәк.
Лимонны юып турыйбыз. Сарымсакны әрчеп, имбир, лимон белән бергә блендерда изәбез. Массаны металл савытка салып, өстенә ике литр су агызабыз да ут өстенә куябыз. Болгатып торып, кайнап чыгар алдыннан ут өстеннән алабыз. Суынгач, сөзеп алып, пыяла шешәгә тутырабыз.
Даруны һәр көн ашарга ике сәгать кала эчәбез. Сарымсак исе килә дип борчылырга кирәкми, ул исне лимон бетерә, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.




Автор: Фануз Хабибуллин


Фото: pixabay.com



Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/S-lam-tlek-eliksiri-804837/


 

Комментарийлар