Логотип «Мәйдан» журналы

Сәфәров Татарстан мәгълүмат чараларына яңа автомобиль ачкычлары тапшырды

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, «Татмедиа» АҖ директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров Татарстандагы шәһәр һәм район редакцияләренә 35 яңа автомобиль ачкычы тапшырды. Редакцияләрнең автопаркын...

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, «Татмедиа» АҖ директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров Татарстандагы шәһәр һәм район редакцияләренә 35 яңа автомобиль ачкычы тапшырды.
Сәфәров Татарстан мәгълүмат чараларына яңа автомобиль ачкычлары тапшырды<br>
Редакцияләрнең автопаркын тулыландыру Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мөмкин булды. Моның өчен 22,5 млн сум бүлеп бирелде.

«Милләтара һәм динара татулыкны ныгытуыгыз, безнең тату республикада яшәүче барлык халыкларның милли мәдәниятләрен һәм телләрен саклап калуыгыз өчен сезгә зур рәхмәт», — диде Сәфәров.
Ул шулай ук яңа автомобиль ачкычларын тапшыру — массакүләм- мәгълүмат чаралары хезмәтенә югары бәя, дип өстәде, һәм Татарстан массакүләм-мәгълүмат чаралары эшенең нәтиҗәлелеген арттыруга өмет белдерде.

«Бүгенге вакыйга - сезнең хезмәтегезгә югары бәя. Күптән түгел генә хезмәт хакын арттыру, телерадиокомпанияләрне техник яктан яңадан җиһазлау белән бергә, без сез хакимият һәм халык арасында коммуникацияне үстерү өчен тагын да нәтиҗәлерәк эшләрсез дип өметләнәбез», — дип йомгаклады «Татмедиа»АҖ директорлар советы рәисе.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының яңа җитәкчесен билгеләде. Ул - элек Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының мәгълүмат-аналитика идарәсен җитәкләгән Айдар Сәлимгәрәев.

Ведомствоның элеккеге җитәкчесе Айрат Зарипов Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетын җитәкләде. Карар Татарстан парламентының беренче сессиясендә кабул ителде.

Фото: Александр Эшкинин

https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/24/194164/

Комментарийлар