Логотип «Мәйдан» журналы

СӘЕР ҖАН

Сәер җаным йөри бәхет эзләп,Күктән якты йолдызкаен күзләп.Караңгыда куркып, адашып.“Хәлләрем шәп”, – диеп алдашып.Сәер җаным сорый күктән ярдәм,Ябылмасын диеп өмет пәрдәм,Сабырлыгым җитсә иде диеп,Баш...

Сәер җаным йөри бәхет эзләп,
Күктән якты йолдызкаен күзләп.
Караңгыда куркып, адашып.
“Хәлләрем шәп”, – диеп алдашып.
Сәер җаным сорый күктән ярдәм,
Ябылмасын диеп өмет пәрдәм,
Сабырлыгым җитсә иде диеп,
Башкайларын аска түбән иеп.
Сәер җаным сәерлеген аңлый,
Тик, кызганыч, ул үзгәрә алмый.
Аңа ышанычлы терәк кирәк,
Тик Сәерне аңлаучылар сирәк...
 

Фәнсилә ШӘЙДҮЛӘТОВА


Фото: https://ru.freepik.com


 
 
 

Комментарийлар