Ир­түк то­рып Зөл­фәт ярат­кан бә­леш­не, ток­мач­лы аш­ны пе­ше­реп куй­ды бү­ген Зөл­фия. Зар­ла­на-зар­ла­на бул­са да ире­нең эш­тән кайт­кан ки­ем­нә­рен юып ал­ды.

– Сө­еп-сө­е­леп ке­нә яшәр чак­лар­да, Сак бе­лән Сок ке­бек го­мер ки­че­рә­без, исән ге­нә йөр­сен ин­де. Биг­рәк­ләр бе­те­ре­нә, кли­мат алыш­ты­ра бит, эш­тән кайт­кан­да, нәкъ агу­лан­ган та­ра­кан ке­бек бу­ла, яше дә ба­ра шул, – дип сөй­лә­нә-сөй­лә­нә бәй­лә­мен ал­ган иде, ишек та­вы­шы­на сис­кә­неп үк кит­те ул. Ир­түк то­рып чы­гып кит­кән Зөл­фә­те урап кайт­кан да икән. Ай­лар буе бар бул­мы­шы бе­лән ирен са­гы­нып тор­ган Зөл­фи­я­нең кү­зе Зөл­фәт ку­лын­да­гы ак кә­газь ки­сә­ге­нә төш­те.

– «Пор­тян­ка» – дип җа­вап бир­де ире со­рау­лы ка­раш­ка.

– Күп­ме? – ди­де та­гын те­ге со­рау­лы ка­раш.

raschetka

– Аң­ла­ма­дым, әл­лә нәр­сә­ләр язып бе­тер­гән­нәр, эш кө­не аз иде бит, ике мең бул­са ки­рәк, мә, үзең ка­рар­сың, – дип, кә­газь ки­сә­ген ха­ты­ны­на суз­ды Зөл­фәт.

Күз­ле­ген ки­еп, Зөл­фия «пор­тян­ка»­га тө­бәл­де.

– Нин­ди ике мең бул­сын, ике мил­ли­он бит, җи­де сан, күр­ми­сең­ме­ни? Нок­та, нок­та­дан соң ике сан, аны­сы ти­ен­нә­ре, – дип, үзе дә сиз­мәс­тән кыч­кы­рып җи­бәр­де ха­тын.

– Нәр­сә, са­та­ша­сың­мы әл­лә? Тот­тыр­ды­лар ди си­ңа, дө­рес яз­ма­ган­нар­дыр. Ярый, ми­нем эшем бет­мә­де әле, – дип чы­гып кит­те мог­җи­за­га ышан­ма­ган ире.

Сө­е­неч­тән ба­шы әй­лән­гән Зөл­фия, ку­лын­да­гы бәй­лә­мен ку­еп, иң ях­шы күр­сә­тә тор­ган күз­ле­ген ки­еп, «пор­тян­ка»­ны җен­тек­ләп ка­рый баш­ла­ды.

– Ме­нә бит исе­ме, фа­ми­ли­я­се аны­кы, эш­лә­гән уры­ны да шу­шы, раз­ря­ды ал­тын­чы – ту­ры ки­лә, эш кө­не дә аз, са­лым­ны да хәт­сез тот­кан­нар, кул­га ала­ча­гы – ике мил­ли­он дүрт йөз, ти­ен­нә­ре бе­лән!!!

Ни­гә дө­рес бул­ма­сын ди, дө­рес­тер. Яңа ел ал­дын­нан, бө­тен Җир ша­ры бәй­рәм көт­кән­дә, га­и­лә­сен, йорт-җи­рен кал­ды­рып, шал­тыр-шол­тыр ки­леп тор­ган ма­ши­на­сын­да утыз биш гра­дус су­ык ди­ми, җир чи­те­нә чы­гып кит­те бит Зөл­фә­те. Көн са­ен хә­бәр­лә­шеп тор­ды­лар. «Нин­ди ку­нак­ха­нә­дә ку­на­сың?» – ди­гән са­ен, «У­ра­лоч­ка»­да, ди­гән бул­ды тор­мыш ип­тә­ше. «Нәр­сә, трас­са буй­лап бө­тен җир­дә дә «У­ра­лоч­ка» сал­ган­нар­мы­ни?» – дип со­ра­ды Зөл­фи­я­се чи­рат­та­гы сөй­ләш­кән­дә. – Нин­ди ку­нак­ха­нә бул­сын, ма­ши­на­да, «У­рал»­да йок­лый­быз», – ди­мә­сен­ме ире. – Ак­ча­сы чы­га­мы? – ди­гәч, – Со­ра­ма­дым – ди­гән бул­ган иде бит, чу­кын­чык! Ир­тән ире­нең ка­ра ко­рым­лы ки­ем­нә­рен юган­да, ак ­күл­мәк­ле ху­җа­лар­ны тир­гә­ве­нә ­кы­ен­сы­нып ­куй­ды Зөл­фия.

«Ме­нә, Хо­дай Тә­га­лә­нең би­рә­се кил­сә, ху­җа­лар күр­ми­ме­ни, бел­ми­ме­ни кем­нең ни­чек эш­лә­гә­нен», – дип те­ге «пор­тян­ка»­ны бик ка­дер­ләп чит­кә куй­ды да, ку­лы­на бәй­лә­мен алып, ти­рән уй­га чум­ды.

Өй­лә­неш­кән­нән бир­ле бер көн дә эш кал­дыр­ма­ган ире ни­чә ел ин­де Се­бер­дә эш­ләп тә, ак­ча­га туя ал­мау­ла­ры­на эче по­ша иде аның. Иң бе­рен­че­ләр­дән бу­лып чы­гып кит­кән иде ул. Эчәр­гә су­ла­ры, яшәр­гә урын­на­ры юк, ка­ра ко­рым­га ба­тып кай­та иде Зөл­фә­те ул ва­кыт­та да. «Бул­ды, ха­тын, ка­ра ал­тын чы­га баш­ла­ды, ак­ча­ны ишә­без хә­зер», – дип ку­а­нып кайт­кан иде бер­ни­чә ел эш­лә­гәч. Икен­че ба­ру­ын­да, «ху­җа» ал­ма­шы­нып, ак­ча арт­ты­ру ту­рын­да сүз дә бул­мый, ди­де. Ир ба­шы чы­дый ин­де.

Ка­ра әле, ул чак­лы ак­ча бе­лән нәр­сә эш­ләр­без икән, дип уй­лап, те­ге «пор­тян­ка»­га та­гын бер кат ягым­лы ка­раш таш­ла­ды Зөл­фия һәм уй­лар диң­ге­зе­нә чум­ды: «Ба­ла­лар­га би­рим ди­сәң, әле­гә то­рыр урын­на­ры бар. Олы кы­зы­ның ире­нә әни­се үзе­нең фа­ти­рын бир­гән иде, ә ке­че кы­зы­ның га­и­лә­се фа­тир­ны ун­биш ел­га бу­рыч­ка ал­ды. Ал­ла­га шө­кер, ко­да­гый­лар пен­си­я­дә, алар тү­лә­шә. Ә үзе­без­гә урын алып, ях­шы йорт сал­сак? Олы­гая-олы­гая ба­ры­бер җир­гә тар­ты­ла­сың. Бак­ча­да кеч­ке­нә өй бар да ул… Авыр­га ту­ры кил­де шул кар­ты­ма. Ике­без дә эш­лә­сәк, җи­ңел­рәк бу­лыр иде. Ни­чә ел­лар чир бе­лән кө­рәш­тем. Ин­ва­лид­лык ак­ча­сы то­рак­ка бул­са да тү­ләр­гә җи­теп ба­ра иде ба­ру­ын, озак тот­ма­ды­лар, эш­кә ярый­сың, дип, аны да тук­тат­ты­лар.

Әк­рен­ләп ба­ла­лар­ны да үс­тер­дек. Алар­ны укы­тыр­га, баш­лы-күз­ле итәр­гә ак­ча ки­рәк бул­ды. Ты­рыш­тык ин­де, тү­ләп бул­са да укыт­тык. Хө­кү­мәт­тән бу­рыч­ка ак­ча алып, гөр­лә­теп туй­лар ясап, олы тор­мыш юлы­на озат­тык үз­лә­рен.

Тук­та әле, ул өй­не ни­че­ге­рәк итеп са­лыр­быз икән? Бер кат­лы­сы ях­шы­дыр, яшь тә ба­ра. Әнә те­ге алып­са­тар Кә­рим­не­ке ке­бе­ге­рәк бул­са, ә? Эш ара­сын­да Төр­ки­я­гә, яи­сә Ана­па­га ба­рып ял итеп кай­тыр­га ки­рәк. Ал­да мә­шә­кать­ләр күп икән әле».

Шу­шы уй­ла­ры­на ел­ма­еп куй­ды Зөл­фия. Зур ка­нә­гать­лек бе­лән уң ку­лы та­гын те­ге «пор­тян­ка»­га су­зыл­ды. Ки­ре­дән ан­да­гы һәр­бер сүз­не, һәр­бер хә­реф­не ка­рый баш­ла­ды.

– Ба­ры­сы да ту­ры ки­лә, кул­га ике мил­ли­он дүрт йөз, ти­ен­нә­ре бе­лән яры­лып ята! Ка­ра әле, сул як­та, иң ас­та, поч­мак­та нин­ди сүз бу? «Под­раз­де­ле­ни­е»?

Өс­те­нә эс­се су сип­кән ке­бек то­ел­ды Зөл­фи­я­нең. Ди­мәк, бу, го­му­мән, ире эш­лә­гән учас­ток эш­че­лә­ре ала тор­ган ак­ча. Ире­нә бу ту­ры­да хә­бәр ге­нә җи­бәр­гән­нәр. Бәй, бе­рен­че ка­ра­ган­да бу сүз сул кул­ның баш бар­ма­гы ас­тын­да яше­ре­неп кал­ган бул­ган икән. Бер сүз! Ба­ры бер сүз! Ул Зөл­фи­я­нең бө­тен уз­ган го­ме­рен бар­лап чык­ты, бул­ган тат­лы өмет­лә­рен үтер­де.

Аң­ла­ды Зөл­фия ху­җа­лар­ның ни­гә ак­ча тү­ләр­гә те­лә­мә­гән­нә­рен – алар­ның ха­лык­ны мә­шә­кать­ли­се кил­ми икән шул! Ма­тур йорт­лар, чит ил­дә ял итү­ләр мә­шә­кать бит ул. Мә­шә­кать! Күп­ме э-с-с-т-р-е-сс!

Озак ка­рап утыр­ды Зөл­фия Се­бер «пор­тян­ка»­сы­на. Тор­мыш – сәх­нә, ә ке­ше­ләр ан­да уй­нау­чы, ди­ләр. Ә без­нең яз­мыш жан­ры нәкъ ко­ме­дия икән бит!

Исән-сау­быз, бул­ган­на­ры­на шө­кер итик, ки­лә­чәк­тә дөнь­я­лар имин бул­сын. Хо­дай Тә­га­лә би­рә­се кил­сә, бу­лыр әле, дип, чын мө­сел­ман ха­тын-кыз­ла­ры­на гы­на хас са­быр­лык бе­лән ел­май­ды Зөл­фия.

 

Рә­фи­сә Сә­лим­җа­но­ва
Фото: www.consultant.ru/

Комментарий язарга