Гел шулай дидем…

Үфләгән җәрәхәтем син,
Әрнүем минем! –
Күкрәгемдә сулкылдаган
Ил-җирем минем…

Яшенең булып яшьнәрмен
Язгы күгеңдә –
Кагылмасын, тимәсеннәр
Җәрәхәтемә!

Җәрәхәтемә-илемә
Кул кагылдырмам,
Савык, ил генәм! –
Шуңарчы
Туктамам, тынмам!

Күкләрең булып күкрәрмен мин,
Булырмын яшен –
Ил туфрагына тама күрсен
Иң соңгы яшем…

Җанда сулкылдап торасың,
И газиз илем –
Үпсәң дә, типсәң дә,
Сиңа гел шулай дидем…
1990.

ik_gran2

Гомерлек ырымнарым

Ничекләр түзә комнары,
Ничекләр түзә яры? –
Вакыт адымнары сыман
Ыгымның агымнары…

Чиге бар микән дөньяда
Шулкадәр ыргылуның?
Туктата алмастыр сине
Кыямәт хәтта, Ыгым!

Табан астыннан комнарны
Умырып ала Ыгым…
Кинәнә Җир синең көчтән:
– Йә, тагын… тагын, ныгым!
…Күрсәт, Ык, тагынлыгың!

Талпынган тере суым син,
Алкынган тере суым,
Төн йокылары белмәгән
Гашыйклар сере –
Ыгым…

Гомернең адымнары бу,
Ыгымның агымнары,
Ыгымның агымнары шул,
Агымның ырымнары –
Гомерлек ырымнарым!
1993.

 

Пычкы елый

«Суслонгер» дигән тәмугъның
Газапларыннан
Сау котылган ул абзыкай
Сөйләшми… Тынган.

Кайчакларда, сүз ябешсен
Өчен, дип микән? –
Кыйсса сөйләр булып ул
Сүз
Башламак итә…

…Челләдә урман кисәбез.
Түземлек беткәч:
– Пыскытыйк, булмаса… – диде,
Бригадир иптәш.

«Суслонгер агай» пычкыны
Кулына ала –
Игәүли! Пычкы елый да
Елый да тына…

Елый да елый пычкысы –
Агай теш көйли –
Гүяки күргән, яшерен
Төшләрен сөйли…

Әйтеп сөйләргә ярамый!
Сөйләсен пычкы…
Ачасын-ачты тешләрнең,
Кысасын-кысты.

Сөйләве шул… Чыныккан ул.
Сабыр,
Тамыр нык –
Воркуталык сеңгән аңа
Һәм Суслонгерлык.

Авылымның чын тәмугътан
Чыккан шул ире:
«…Язмасын… Бик ерак йөрмәс
Ул көннәр…» – диде.

Әйттеме ул, әйтмәдеме! –
Аңлый алмадым –
Аның әйтәсен әйткәндер
Пычкы елавы.

…Искә төшә дә шул көннәр
Гел ямансулыйм.
Шул абзый пычкы игәүли
Һәм
Пычкы елый…
1998.

 

Алабута баскан

Алабута баскан… Зур утрау сыман…
Димәк, авыл булган урын бу…
Җиркәй, җирем!
Нинди заман килде,
Кем үтерә синең җырыңны?

…Кай тирәдә булды икән кое? –
Хыялымда суы чайпалды.
Ишетелде
түрге урам тулып,
Сөт аңкытып көтү кайтканы…

Ничә яшьлек идең икән, авыл?
Синнән күпме көтү узмаган!
Монда – кое сукмагыдыр, бәлки…
Суга барган хатын-кызлардан

Күпме серләр ишеткәндер сукмак!
…Әллә кайда бер чаң чыңлады:
Беренче бөтендөнья сугымы…
Гражданнар сугымы…
Бөек Ватан сугымы…
Сугым еллары…

Ач хатыннар алабута җыя:
– Син, ахирәт, нык тор, егылма…
– Аякларым тотмый…
– Нык бул, җаным…
– Безнеке дә китте
Сугымга…
– Бәләкәчеңне дә җирләдеңме?
– Ачтан инде…
– Ә безнеке… һаман… тегендә…
– Күпме генә тияр икән инде
Быел көзен хезмәт көненә…

– Алабутага да налог керсә…
– Тәүбә, диген!..
– Ничек яшәп булыр берьялгыз…
– Әйтмә инде…
– Кайчан бер көн килер?
– Нишләп кенә җиргә туганбыз?

– Бисмиллаң әйт! Ә бит андагылар
Ач килешкә мылтык атадыр…
– Ишек ватып кердек – дүрт көн элек
Үлгән булган Сәрби апабыз…

…Алабута җыя кыштыр-кыштыр
Мәңгелеккә язмыш коллары.
Беренче бөтендөнья сугымы…
Гражданнар сугымы…
Бөек Ватан сугымы…
Сугым еллары…

…Монда да бит кое сиртмәсенә
Тия-тия айлар баткандыр!
Җиргә сеңгән серен сөйли миңа
Күптән үлгән авыл… Япан кыр.
1972.

 

Ипи көрәге

– Миңа «Инәкәй!» дип эндәшегез! –
Диде безгә әнкәй нигәдер…
Әйтә алмыйм – бу сүз кайсы яктан,
Кайсы тарафлардан киләдер?

…Бар иде бит шундый рәхәт чаклар!
Караулы һәр казык, һәр такта…
Мич алдында чуен… бәрәңгеле…
Чыжлый чәйнек кече учакта…

Барыбыз да бергә – мич алдында…
Һәркем исән… Бергә бергәсен,
Ләкин беребез дә белми әле
Кемнең кая барып керәсен!

Ипи көтәбез лә:
– И инәкәй,
Ач инде шул мичнең капкачын!
– Ачар идем мичнең капкачын да…
Ярар микән аны ачкачтын?

Уртасы чи калып, асты көеп,
Нишләрмен соң өсте килмәсә?
…Абау бу инәкәй! Үз сүзе сүз!
Бирми икән Ходай бирмәсә!

Мич капкачын ачмый… Үзе исә
Шул капкачны ачып карый да
Әйтеп куя:
– Инде, Ходай кушып,
Йөзе генә килсә ярый ла!..

Мич көймәсе таман-таманын да…
Ипекәйнең өсте купмасын!
Чү, атасы! Суык кертәсең бит!
Яп ишекне! Шуның тупсасын

Киезлә, дип, ничә әйттем сиңа!
…Без – сәкедә… Ипи көтәбез…
Шул ипине кабып карар өчен
Мичкә керер хәлгә җиткәнбез…

Чү, агайне! Берүк шауламагыз! –
Мичтән ипи ала инәкәй!
Сындыра ул кайнар ипекәйне,
Чыжлатып май яга инәкәй!

Сап-сары май сеңгән ипекәйнең
Кайнарлыгы – авыз пешәрлек,
Тик бер генә кабып карау өчен
Сират күперләрен кичәрлек,
Яланаяк кузга төшәрлек!

…Бар иде бит шундый нурлы еллар –
Барыбыз да бергә, исәннәр!
Мич астында чикерткәләр сайрый…
Җылы идән, якты түшәмнәр…

Ниләр генә кичермәде кеше,
Күпме илдә, юлда йөрмәде!
Ләкин аның күз алдында торды
Җиңел саплы ипи көрәге…

Эзләп тапкач
юкәлекнең иң тын,
Баллы чәчәк аткан җирләрен,
Саф юкәдән иҗат итте оста
Изге корал –
ипи көрәген!..

…Иң түрдәге ипи булар бөрки…
Ала шуны ипи көрәге…
Кайнар көрәктәге кайнар ипи –
Шул,
инәкәй,
синең йөрәгең!
1999.

 

Җаннарга тия шул…

Татар җыры… Бер юлдашның
Әйткәне искә килә:
– Сезнең җырларны тыңлавы
Авыр бит… җанга тия!

Тугарылып алмыйсыз бер –
Санаулы бит һәр көне!
Сез, татарлар, җырлашмыйсыз –
Елашасыз шикелле…

…Хаклысың, юлдаш!
Күргән һәм
Көн иткән гомереңдә
Уйлаган уйга иңә шул,
Җырлаган җырга иңә.

Бетмәс-төкәнмәс аһ-зарлар
Җырдан җырга күчкәннәр:
«Сөялеп ял итә торган
Талларымны кискәннәр…»

Ничек һаман исән татар?
Ничек калды? Бетмәде?
Атлаган саен бит аның
Киселгән өметләре!

Хәлләр бөтенләй башка шул:
Җиңелсә горур халык,
Җиңүче туйдан туктамас,
Гомерлек үчен алып,

Изәр дә сытар горурны,
Гарьләнеп үзе өчен,
Моңарчы шушы горурга
Тезләнгән тезе өчен!

Үч алып туймас!
Китәр үч
Гасырлардан гасырга,
Җиңелгәннең сыкранулы
Өмете күчәр җырга.

Әйе, җанга тияр бу җыр,
Искәртеп торыр һаман:
«Түз! Хәлең җый! Көнең килер,
Синеке булыр заман!»

Һай бормалы, бормалы ла,
Бормалы җырларыбыз
Җанга тия:
– Көн киләчәк!
Күз ачып уйланыгыз!

Кайларга барып сөялеп,
Кайларда хәл алсын ул?
Ничек кенә аягүрә
Горур килеш калсын ул?

Атлаган саен упкынга
Эткәннәр дә төрткәннәр –
Күз алдында намазлыгын
Ертып ыштыр иткәннәр!

Күпме балталар чабылып,
Туралган тамырлары,
Тамыр ярасыдай сызлап
Сыкраган моң-җырлары…

Шашар иде бүтән халык
Шулкадәр тилмерүгә,
Һәр җыры шаһит
Милләтнең
Богаулы гомеренә!

Җиңүче безне алай да,
Болай да иткән була!
Җиңелгәнбез… Җиңелгәннең
Җырлары бүтән була…

Хәер, мескен дә җиңелә
Һәм җиңелгән мескенгә
Һич тә каныкмый җиңүче,
Һәм биеми өстендә!

Уйланыгыз!
Кара язмыш
Алып китмәсен кире!
…Менә шунда инде, юлдаш,
Сезгә бик авыр тоелган
Безнең җырларның сере…

Көнгә юл ярган чишмә күк,
Тирәннән килә алар…
Әйе,
Каннарга тия шул алар,
Җаннарны кыя алар…
1998.

 

* * *
Сердәш булды авыл йолдызлары –
Шат чагыммы, авыр чагыммы –
Керфектәге күз яшендә хәтта
Йолдызлы күк тетрәп чагылды,

Нишлисең бит… Китәселәр бар шул –
Бу гомерне артык сузалмам;
Минем кадәр сокланучы булмас! –
Күк гөмбәзен шуңа кызганам.
1998.

 

Көрсенү

Ут төрттеләр икән кемнәр
Безнең бөек чорларга?
Киек түгел, көек казлар
Калырмыни җырларда –
Без гөл өзгән кырларда?!

Яулар яндырган шәһәрме
Безнең эзләр бу җирдә?
Табынсынмыни оныклар
Бездән калган күмергә?

Киләчәккә хатлар бәйләп
Атар угым калмады, –
Безнең бу саф теләкләрне
Сәер утлар ялмады…

…Көрсенүем барып җитсен
Сез яшәгән чорларга,
Көек түгел, киек казлар
Булсын сезнең җырларда –
Без гөл өзгән кырларда…
1989.

 

Бирге ярдан аргы ярга

Тупыллардан яуган мамык
Ай нурында кар сыман,
Шулкадәр серле дөньяда
Әллә ниләр бар сыман…

Әйтерсең бу дөнья – инеш…
Инештән дә тар сыман!
Аргы яктан бирге якка
Сикерәсе яр сыман.

Теге ярда тагын да бер
Бүтән гомер бар сыман…
Төнге тупыл мамыклары
Ай нурында кар сыман!..
1998.

 

Шөкер

Үз көенә әйләнүдән
Җирме әллә туктады? –
Ишетелә тәрәзәдән
Шомырт чәчәк атканы…

Тамар-таммас чык җемелди
Яфрак очында гына…
Уянам… Төп нигеземдә!
Газиз туган ягымда!..

Әйтерсең әле бишектән
Төшеп тә карамаган,
Миңа сайрарга тиешле
Бер кош та сайрамаган!

Дөнья җитеш булсын дисәң
Яшәгән һәр көнеңдә,
Җитә икән бит уяну
Газиз төп нигезеңдә…

Мөлдерәмә тулы бәхет –
Шушыдыр… булмас бүтән! –
Әйтерсең, һәр гөнаһымны
Ходаем гафу иткән…

Кирәк түгел бүтән бәхет:
Уянсам икән көн дә
Сөйгән ярым кочагында,
Газиз төп нигеземдә!

…Уянып керфек ачам да
Мең кабат шөкер итәм:
Син – янда…
Бәхет тулсынга
Тагын ни кирәк икән?
1998.


Комментарий язарга